Быел Тукаебызның бакыйлыкка күчкәненә – 110 ел. Гомере 27 яше дә тулмыйча өзелгән, иҗат гомере дә кыска булган бөек шагыйребез безгә бәяләп бетермәслек әдәби мирас бүләк итеп калдырган. Милләтебезнең киләчәккә барыр юлын да сызган. Тукай юлы – татар өчен мәңгелек юл. Тукай рухы һәр татар күңелендә яшәсә, милләт тә озын гомерле булачак.
Еллар узган саен хәтер дә әкренләп юылырга мөмкин, шуңа күрә без аны һаман яңартып торырга тиеш. Бүген исә, аның вафат булган көнендә, Тукайны мәңгелеккә илткән юлның соңгы чакрымнарын, шагыйрь гомеренең соңгы мизгелләрен күңелдә тагын бер кат барлыйсы, яңартасы килә.
1913 елның 17 нче апрель (4 нче апрель иске стиль буенча) көне. Казанның үзәк Проломный урамы буйлап Клячкин шифаханәсе ягына халык агыла. Төш турысы җиткәч, больница капкасыннан чәчәккә күмелгән мәрхүмне алып чыгалар. Шәһәрнең Яңа бистә зиратында бөек шагыйрьнең гәүдәсе кабергә иңдерелә. Габдулла Тукайның үлемсезлеккә, мәңгелеккә илтүче соңгы юлы әнә шулай тәмамлана. Казан каласының моңа кадәр шул дәрәҗәдә күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Меңләгән кеше сөекле шагыйрен озатырга килә. Бу көнне газета, журналларда Тукайга багышланган мәкалә, истәлекләр, шигырь, бәетләр бастырыла. Нәшриятлар, китап кибетләре, редакцияләр ябыла. Мәдрәсәләрдә укулар туктатыла. Рәсәйнең төрле почмакларыннан кайгы телеграммалары агыла.
1913 нче елның 15 нче апрелендә (иске стиль буенча 2 апрель) Габдулла Тукайның гомере үпкә чиреннән өзелә. Туберкулезның беренче билгеләре Тукайны 1910 нчы елда борчый башлый. 1911 нче елның май аенда, ул табиб һәм җәмәгать эшлеклесе Нариман Нариманов киңәше буенча, Әстерханда кымыз эчеп, бераз сәламәтлеген яхшырта. Көз җитә. Тукай яшәгән кунакханә бинасы тиешенчә җылытылмый. «Миңа шул якмый торган арада бизгәкнең шәбе эләккән.
Шуңа күрә, мин, җылылык-фәлән сизмичә, көне-төне туңуда идем», – дип искә ала ул үзе. Кунакханәнең салкынлыгына түзә алмыйча, Тукай декабрь башында ямщик яллап Өчилегә юл тота. Туганы Кәшфелкәбирнең тормыш иптәше, Тукайның җиңгәсе Рәбига Әмирова истәлекләрендә мондый сүзләр бар: «Ул чанада толыпка төренеп яткан иде. Аягында – чуар киез итек. Чанадан үзе төшә алмады, ирем белән без култыклап төшереп, күтәреп өйгә алып кердек. Гәүдә бик кечкенә булганга, ябыкканга күрә күтәрергә бик җиңел иде. Үзенең әйберсе дә, акчасы да юк иде.
Без аны башта үзебез тора торган өйгә генә урнаштырдык. Ул вакытта кышын ягылмый торган кечкенә бер өебез бар иде. Ул кайткач, җылытып, Габдулланы шунда күчереп урнаштырдык. Берәр атнага кадәр урыныннан кузгала алмады… Үзенең рухы бик төшенке, бер дә рәтләп сөйләшми иде. Мин ашарга хәзерләп кертәм, ирем ашата иде… Ул миңа бик рәхмәтләр укый иде. Шул вакытта абыйсына: «Кашки минем сабый вакытымда да шул җиңги булган булса икән», – дип сөйләгән».
Яз җитүгә, янәдән көч җыеп, калага кайта Тукай. 1912 елның апрелендә Петербург университеты студентларына лекция укыган
вакытта, шагыйрьнең хәле кинәт начарлана. Авыруны университет профессоры, табиб Александр Поль бик җентекләп караганнан соң төгәл диагноз куя. Тукайның замандашы, юрист, педагог Шакир Мөхәммәдъяровка бу хакта хәбәр итә. Хәле авыр булуын искәртеп, бер як үпкәсенең бөтенләй эштән чыкканлыгын, икенче үпкәнең дә яртысы гына сау булуын аңлата. Кичекмәстән хастаханәгә ятарга тәкъдим итә. Габдулла Тукай ризасызлыгын белдереп: «Без больницаны үлемнең әүвәлге стансасы дип беләмез.
Аз булса да дөньяда торып калыйм», – дип җавап бирә. Дуслары киңәше буенча Троицк шәһәрендә кымыз белән дәваланганнан соң, янәдән Казанга кайта. Ләкин авыру бик тиз аза, шагыйрьне бер нәрсә дә коткара алмый. 1913 елның февраль аенда, Тукай Клячкин клиникасына керер алдыннан дусты Фатих Әмирханның: «Тиз терелеп чык, тиз күрешик!» – дигән сүзләренә «Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә!» – дип җавап бирә. Шагыйрь гомеренең инде санаулы гына көннәре калганын сизенә. Шуңа күрә бер генә көнен дә әрәм итми, халыкка әйтәсе сүзләрен әйтеп калдырырга ашыга. Соңгы минутларына кадәр үзен иҗатка багышлый.
Тукай – чын мәгънәсендә милләтпәрвәр, халык язмышы өчен янып яшәгән шәхес. Тукай кабызган шигърият учагы гасырдан артык безнең күңелләребезне кояштай җылыта! Якташыбыз шагыйрь Наил Касыймов Тукай язмышының асылын шушы дүрт юлга сыйдырып бетерә алган кебек:
Ятимлеге аның – язмыштандыр,
Бөеклеге ләкин – халыктан!
Тукай үзе – халкын үксезлектән
Йолып алыр өчен калыккан!
Руфия Хөрмәтова, Тукай-Кырлай музее хезмәткәре