Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурска багышланган матбугат конференциясе узды. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында премиянең жюри рәисе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов та катнашты. «Интертат» чара барышындагы сөйләшүләрне тәкъдим итә.
Бу көннәрдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурска багышланган матбугат конференциясе узды.
- Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара конкурс 2018 елның 19-22 октябрендә үткәрелде. Татарстаннан, Россиядән 500дән артык конкурсант, 40тан артык чит ил катнашучысы (АКШ, Кытай, Һиндстан, Үзбәкстан, Мисыр, Израиль) катнашты. I халыкара конкурста Гран-прины Илнар Миранов алды. Актаныштан Лилия Хөсәенова халык җырларын иң яхшы башкарганы өчен югары бүләккә лаек булды.
- II Халыкара конкурс 2019 елда узды, 1882 конкурсант катнашты. Гран-прига Казан дәүләт консерваториясе студенты Алмас Хөсәенов лаек булды.
Матбугат конференциясендә сүз бәйгедән тыш темаларга да кереп китте. Бу – матбугат конференциясенә килгән халык артисты Салават Фәтхетдиновның «боевой настроена» бәйле иде.
Чара Әлфия Авзалованың кызы, аның исемендәге фонд президенты Зөлфия Авзалова сүзләреннән башланып китте. Ул фестиваль-конкурска 2 атна эчендә 200дән артык гариза кабул ителүен әйтте.
«Безнең фестиваль-конкурс халыкара булгач, татар телендә генә түгел, ә рус, казах һәм башка телләрдә дә булачак. Күп кунаклар көтәбез. Гаризаларны 22 марттан бирле кабул итәбез. 2 атна эчендә 200дән артык гариза килүе мине бик шатландырды», – дип сөйләде ул.
Салават Фәтхетдиновка сүз биргәч, ул журналистларга мөрәҗәгать итте. «Мин сезнең һәрвакыттагыча оригиналь, супер сорауларга җавап бирергә әзер», – диде ул. Залдагы кешеләр кайсы көлде, кайсы башын аска иде, кайсы елмаеп куйды.
Конференция 1 сәгать барды. Ярты сәгатьтән артык Салават абый гына сөйләде. Ә журналистлар, бик канәгать булып, үз сораулары белән «утка утын салып» торды булса кирәк.
«Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова исемнәрен берләштереп, бер «супер» конкурс үткәрергә кирәк»
Салават абый чара буе үзен бик кырыс тотты. Сүз башында ук Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировның рейтингы бүген иң түбән дәрәҗәдә торганын әйтте.
«Сүземне үпкәдән башлыйм. Илһам абый белән Әлфия апаның рейтингы бүген иң түбән дәрәҗәдә тора. Бу – чын татар стиле. Бигрәк тиз бөтен нәрсәне онытабыз: яхшыны да, яманны да! Бу, кызганычка, безнең яшәү рәвеше. Кеше әлеге фестивальгә эләгү турында хыялланырга тиеш. Ә Әлфия апа турында кызы Зөлфия тынгысыз булганга күрә генә онытмыйлар. Илһам абыйны максатчан онытабыз. Бу – коточкыч! Әллә бар, әллә юк», – диде ул.
Аның фикеренчә, Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова исемнәрен берләштереп, бер «супер» конкурс үткәрергә кирәк. «Мин күптән әлеге ике исемне бәйләргә кирәк, дип саныйм. Хатын-кыз тавышын ир-атныкы белән чагыштырырга ярамый. Бу – икесе ике төрле юнәлеш. Аларны бергә бәйләп «супер» конкурс үткәрергә кирәк. Икесен бергә кушып эшли алсак, Аллаһка шөкер була. Бу очракта кемне гаепләргә дә белмим. Әмма Әлфия апа белән Илһам абыйны түгел!» – дип сөйләде ул.
Салават Фәтхетдинов Татарстанның халык артисты Вил Усманов белән сөйләшү турында әйтте. «Миңа Вил Усманов шалтыратып, Салават абый, берәр нәрсә эшлик инде. Бигрәк юк бит инде», – дип борчылды. Туганнардан тыш, борчылучы кешеләр бар ул», – диде ул.
Салават Фәтхетдинов ике бөек исемнең престижын, рейтингын күтәрергә кирәклеген әйтте.
Миңа калса, шушы ике легендар кешенең престижын, рейтингын күтәрергә кирәк. Кызы, яраткан бер-ике кешесе йөри. Ә калганнарның вакыты юк. Бөтен кешенең эше күп. Калганнар «җир җимертеп» эшлиләр. Мин мактанып утырырга урын тапмыйм. Бу зур булмаса да – трагедия! Моның нәрсәгә бәйле булганын белмим. Ялкаулыкмы икән бу, хәерчелекме? Татарда нинди генә сүз юк: «булмаган», «булдыксыз», «ялкау», «мәгънәсез», «тәртипсез», рус телендә – «дебил»! Бөтенесе шунда керә. Чагыштыру өчен, бер кешене сүгәр өчен, 8 вариант кирәк, – диде ул. Аннары журналистларны бу җырчыларны мактап язарга өндәде:
Әйдәгез, шуннан башлыйк әле, егетләр һәм кызлар. Күпме матурлап язабыз, күпме күтәрәбез [икән]. Шул рәвешле, без аларны түгел, ә милләтне күтәрәбез. Алайса, Әлфия апа белән Илһам абыйдан 10-20 тапкырга түбән кешеләрне күтәреп йөртәбез, – диде ул.
Әлфия Авзалованың кызы Салават Фәтхетдиновка кушылды.
Мин сезнең белән килешәм. Бер генә сүз әйтәсем килә: миңа ачуланма инде. Мин тырышам! Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров – ул бер сүзтезмә. Гомер буе шулай булды, – Зөлфия Авзалова.
Салават Фәтхетдинов журналистларны Әлфия Авзалова турында күңелгә үтеп керерлек материаллар язмауда гаепләде.
Берәрегезнең йөрәкне ярырлык, елатырлык итеп язганнары бармы Әлфия апа турында? Елый-елый укырлык берәр материал чыкканы бармы? Юк! Әнә, Альфред («Бизнес-Онлайн» хәбәрчесе Альфред Мөхәммәтрәхимовка күрсәтеп) булмаганны да яза. Ул нәрсә дә булса яза, тик тормый. Болар бит (залда утыручыларга күрсәтеп) булганны да язмый! – диде ул.
Матбугат конференциясенең алып баручысы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина журналистларны яклапчыкты.
Язмыйлар? «Шәһри Казан»нан Элвира Шакирова яңа гына алып кереп бирде үзенең җылы интервьюсын Зөлфия апага. Рәхәтләнеп елый-елый укый аласыз, – диде ул.
Тәнкыйть шунда тукталды. Чөнки сүз ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры, Мәдәният министрлыгы вәкиле Нурия Хашимовага бирелде. Ул Әлфия Авзалованың җырлау рәвешен күбрәк өйрәнергә кирәклеген әйтте.
– Белгәнегезчә, быел – милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы. Шушы елда Әлфия апаның 90 еллык юбилее булу бик тә куанычлы. Без Әлфия апаның иҗаты һәм шәхесе турында күбрәк сөйләрбез, язарбыз. Әлфия апаның җырлау рәвеше өйрәнелмәгән, аны күбрәк өйрәнергә кирәк. Илһам абый белән Әлфия апа – татар сәнгатенең асылташлары. Без аларны барларга тиеш, – диде ул.
II Халыкара фестиваль-конкурс лауреаты Татьяна Ефремова Әлфия Авзалова шикелле җырчыларның бүгенге көндә булмавын әйтте.
Әлфия Авзалованың иҗаты белән таныша башлаганчы, аның җырларын балачактан бирле тыңлап үсәбез. Кайбер чакта шуңа игътибар итәм: балалар «Картаямыни соң йөрәк?» дип, зурлап, күңелне тутырып җырлый. Ә без аның мәгънәсен дә аңламадык. Бөтен җирдә аның җырлары яңгырагач, ул тавыш күңелгә сеңеп калды. Әлфия Авзалованың конкурсына әзерләнә башлагач, аның иҗаты белән якынрак таныштым. Ул үзенең концертларындагы репертуарына керәшен җырларын да керткән икән. Мин моңа бик сөендем. Шул рәвешле ул халыкара дуслыкны ныгыта. Ул барлыгы 17 телдә җырлаган. Хәзер андый җырчылар юктыр, дип уйлыйм, – дип сөйләде ул.
Татьяна Ефремова «Суда балык» дип аталган керәшен җырын башкарды. Тавышы бик матур яңгырады. Зөлфия апа да, Салават абый да канәгать булып кул чапты.
Сүз кабат Салават абыйга биреләсе иде, әмма Зөлфия апа приз фондының күләме турында искәртергә булды.
Бер генә сүз әйтәм. Приз фонды турында сүз барса…
«Лучше» әйтмә, – дип бүлдерде Салават Фәтхетдинов.
Әйе, ярый. Бер миллионга якын шундый приз фонды була, – дип, барыбер әйтте Зөлфия апа.
- Бәйгенең икенче туры 2023 елның 9 сентябрендә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә була. Гала-концерт Әлфия Авзалованың 90 яшьлеге уңаеннан, 23 октябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак.
«Чыгып киткән татарны эзләп йөрергә кирәкми – Татарстандагы татарның кадерен белергә кирәк»
«Бизнес-Онлайн» хәбәрчесе Альфред Мөхәммәтрәхимов Салават Фәтхетдиновка Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-конкурста җиңүчеләрне Россиянең яңа территорияләренә җибәрергә тәкъдим итте.
Бик аз гына татар артистлары Лисичанскига, Бахмутка агитация бригадасы белән йөри. Миңа Курчак театры һәм Җыр һәм бию ансамбле барачагы турында мәгълүм. Моның сәбәбе нәрсәдә? Бәлки, Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-конкурста җиңүчеләрне дә шунда җибәрергәдер? – дип сорады ул.
Салават абый бу сорауга гаҗәпләнде:
Җиңүченең теләге булмаса, аны ничек җибәрергә? Анда бит теләк булырга тиеш… Бу бит Сабантуй түгел. Миңа калса, бу теманы күтәрмәскә кирәк. Бу – һәр кешенең үз хыялы. Кайсыдыр илдә «наркотик» сүзен кулланган өчен җәза бирәләр… Әйтергә ярамый ул сүзне. Әйтмәвең – әйтүдән яхшырак. Миңа калса, икенче хыял, икенче өметләр белән барырга кирәктер анда. Хәзер анда район башлыклары бар. Безнең әле анда эшлисе эшләребез күп булачак. Бу хакта күпме азрак сөйләшсәк, шул кадәр тынычрак, – диде ул.
Зөлфия ханым чит ил татарлары фестиваль-конкурсның лауреатларын концерт белән көткәннәрен әйтте.
Миңа Азәрбайҗаннан шалтыраттылар, Үзбәкстан кешеләре белән дә сөйләштем. Алар миннән лауреатларның ни сәбәпле концерт белән килмәгәннәрен сорады. Аларда татарлар күп булуын, Әлфия Авзалованың җырларын ишетәселәре килүләрен әйттеләр. Бик теләп барыр идек, – диде ул.
Салават Фәтхетдинов моңа каршы чыкты.
Без, шушы илдә 6 татар бар икән, дип җыелабыз да, бөтен ансамбльны төяп, чыгып китәбез. Бу дөрес түгел. Татар кайда яши? Мәскәү, Уфа, Санкт-Петербург, Чиләбе, Пермьдә. Алар күп. Бөтен чакырган җиргә дә барырга ярамый. Мин бер тапкыр барып кайттым инде. Җәй айларында Мамадышта сөйләшеп торабыз. Килеп туктады 2 машина. Икесендә дә икешәр кеше. «О, Салават абый, фотога төшик әле?» – диләр. Төштек. Берсе сорый: «Сез нишләп килмисез «на дому»?» Кайда соң ул, минәйтәм. Аңлаттылар, каршы алырга вәгъдә иттеләр, татарлар күп булуына ышандырдылар.
Чакырган җиргә начар юлдан 6 сәгать буе бардык. Барып җиткәнче чирләп беттем. Барып җиткәч, сәхнә ачылып китте. Тегендә 6 кеше утыра. Аншлаг полный! Соңыннан 70-80 кеше җыелгандыр инде. Мәңге бармаска, дип сүз биреп кайттым. Шуңа күрә, Зөлфия, чакырырлар ул. Бөтен чакырган җиргә дә барырга кирәк, дигән сүз түгел.
Мин – әзрәк усалрак кеше. Чыгып киткән татарны эзләп йөрергә кирәкми. Киткән бит инде ул! Киткән икән, шунда китсен! Күп вакытта аларга очкыч җибәреп монда кайтаруы 10 тапкырга арзанракка төшә.
Монда мин шундый принципиаль кеше. Татарстанда яшәгән татарның кадерен белергә кирәк. Монда калган бит ул. Монда эшли, монда яши. Юк, без төкереп чыгып киткән татарның артыннан барабыз. Нәрсәгә кирәк ул? Мондагы татарның хәлен белик, монда яшәгәннекен!
Журналистлар Салаватны үпкәләтә аламы?
Алга таба журналистлар сорауларына күчтек. Беренче булып сорауны «Сөембикә» журналы хәбәрчесе Лилия Гәрәева бирде.
Салават абыйны үпкәләтим әле мин.
Үпкәләтә алмыйсыз, – дип бүлдерде Салават абый. Ә матбугат конференциясен «Сүземне үпкәдән башлыйм» дигән иде гәрчә…
Әлфия Авзалованың рейтингы түбән, дип әйттегез. Яшьләр тыңламый, дип тә әйтәсездер. Менә мин сезнең белән килешмим.
Бик әйбәт.
Минем 18 һәм 23 яшьлек ике балам бар. Малаем машинада Әлфия Авзалованың һәм Илһам Шакировның җырларын тыңлап йөри. Ул бүгенге яшь башкаручыларны тыңламый. Әле ул аны сеңлесенә дә тыңлата. «Син бу җырны беләсеңме?» – дип.
Минем ул малайны күрәсем килә, – дип елмайды Салават абый, ниһаять.
Күрергә язмасын. Ул Тикшерү комитетында эшли.
Мин аңа бармыйм. Үзе килсен минем янга. Ник мин аны эзләп барырга тиеш?
Салават абый, менә сез рейтингны күтәрергә кирәк, дип әйттегез, хәерче, дидегез. Элек бит татарны ак байлар күтәргән. Мәдрәсәләрне дә алар тоткан, ә дәүләт түгел. Шәкертләрне дә алар укыткан. Мин сезне «всемогущий» да, миллиардер да димим. Әмма сез бик күп кеше белән аралашасыз. Сезнең аралашкан кешеләрегез арасында миллиардерлар да, «всемогущий»лар да бар. «Татар радиосын»да һәр көнне Әлфия Авзалованың һәм Илһам Шакировныкың бер җыры яңгыратыла ала. Әгәр көн дә тыңлап тормыйсың икән, алар бит онытыла. Рейтингны күтәрер өчен күп нәрсә кирәкми. Бары тик радиодан бер җыр кирәк. Җырны кую әллә нинди зур чыгымнар таләп итми. Бу – бик мөмкин эш.
Ул минем малай белән синең кыз тыңларга мөмкин җырларны. Монда тагын башкалар бар. Аларныкы тыңлыймы?
Әнидән тора ул. Әни нәрсә тыңлый, бала шуны тыңлый. Әни дусты – синең дустың, – диде Лилия Гәрәева.
Без соңгы 15 елда «пап», «мам» дигәнгә канәгать. Зур кызым үзе итагатьле инде, намазда, әмма «папа», ди. Ул миңа шулай дәшкәндә мин дәшмим. Юри әллә нәрсәләр эшлим. «Әти!» дигәч, «әү, кызым!» дим. Тәрбия өйдән башлана.
«Китап» радиосының тапшырулар редакторы Гөлинә Шәйхи дә Салават абыйның сүзләре белән килешмәде.
Гафу итегез, Салават Закиевич, менә сез, яшьләр тыңламый, дисез. «Китап» радиосында көн дәвамында Әлфия апа белән Илһам абыйның җырлары яңгырый.
Бу – башка тема. «Тәртип»кә, «Китап»ка претензия юк, – дип җавап кайтарды Салават абый.
Юк, яшьләр дә тыңлый. Яшьләр көн дәвамында: «Нинди җыр ул?» – дип сорый.
Ничә кеше сорый? «Китап»ка сүз юк. Мин сезнең белән бу темага бәхәсләшмим. Ә яшьләр тыңлый, дип мактанып утырырга хакыгыз юк. Ул 6 яки 8 кеше шалтыратырга мөмкин сезгә. Әмма, кызганыч, алар күп түгел. Куйсаң, тыңлыйлар инде. Радио бит ул. Аны ябып та, ачып та куеп була. Мәҗбүр итәргә кирәк күп вакытта. Көненә 1 мәртәбә булса да яңгырарга тиеш бит инде.
«Шәһри Казан» газетасы журналисты Эльвира Шакирова Салават Фәтхетдиновтан жюриның конкурста җиңүчене билгеләгәндә нинди критерийларга нигезләнеп эш итүен сорады. «Беренче чиратта башкаручыларда сез нәрсәгә игътибар итәсез?» – диде ул.
Бервакытны конкурста беренче урынны бирергә кеше юк. Кеше эзлиләр, баш ваталар, бәхәсләшәләр. «Юк бит инде! Тагын бирегез Филүс Каһировка. «Двукратный» булсын», – дим. Беренче урынны бирергә кирәк, дип кенә бирергә ярамый. Җиңүче булмаска да мөмкин. «Гран-при» булыр өчен кимендә Филүс хәтле булырга кирәк, – диде Салават Фәтхетдинов.
«Тукай премиясе 5 елга бер генә бирелергә тиеш»
Салават Фәтхетдинов чара барышында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе турында да үз фикерен белдерде.
Миңа калса, Тукай премиясе – 5 елга бер генә бирелә торган премия. Анда ел саен талаш, ел саен бәхәс. 2008 елда Тукай премиясен миңа, Башкортстаннан килүчегә һәм бер чуваш милләтеннән булган рәссамга бирделәр. Ачуы килептер инде, Камил Кәримов, кемгә премия бирделәр дигәч: «Ике Башкорт, бер чуаш», – диде. Бу – бик бәхәсле, зур мәсьәлә. Әгәр дә ул Татарстанның иң зур Дәүләт премиясе икән, ул ел саен бирелергә тиеш түгел. Талантлар көн саен тумый. Аны кайвакыт кемгә бирергә белмичә, аптырап бетәләр, – диде ул.
«Татар-информ» журналисты Салават Фәтхетдиновтан режиссер Алексей Барыкинны Тукай премиясенә кандидат итеп күрсәтүгә карата фикерен сорады.
- Казан дәүләт мәдәният институты шушы уку йортының доценты, сценарист, режиссер Алексей Барыкинны «Заступница», «Осанна», «Святитель» фильмнары өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә тәкъдим итте. Фильмнар православ руханилар турында, «Святитель» фильмы – Казан ханлыгы алынганнан соң бу төбәктәге беренче митрополит Гермоген турында.
«Сез дә шул уку йорты укытучысы, коллегагыз Алексей Барыкинны бу премиягә тәкъдим итүгә ничек карыйсыз?» дигән сорауга Салават Фәтхетдинов туры җавап бирмәде: «Башка милләт белән бәхәсләшә алмыйм. Мин аларның мәдәниятен дә, аларча юньләп сөйләшә дә белмим. Мин күп вакытта үз милләтем, үз телем өчен җавап бирәм», – дип җаваплады.
Матбугат конференциясе тәмам, журналистлар Салават абыйның яңа тәкъдимнәрен ишетте, үпкәләрен тыңлады һәм кайбер сорауларга карата карашларын белде. Тагын бер тапкыр Салават абый журналистларның көтеп алган кадерле кунагы булуына инандык.