Домой Главные новости АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ ҮЗЕ САКЛАСЫН!

АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ ҮЗЕ САКЛАСЫН!

0
АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ ҮЗЕ САКЛАСЫН!

Хәрби операциядәге якташларыбызга берничә айга җитәрлек ярдәм тапшырылды
автор: Эльмира Сәйфуллина

Май ахырында Региональ диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Ихсан” волонтерлар берләшмәсе тырышлыгы белән махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм тапшырылды. Равил Фазлетдинов җитәкләгән командага бу юлы мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм Вагыйз хәзрәт исемендәге мәчет имамы Ильяс Яруллин да кушылдылар.

Сәфәр Луганск Халык Республикасының Бахмут (Артемовск) һәм Алчевск шәһәрләрендә хезмәт итүче Камышлы районы һәм Башкортостан Республикасы хәрбиләре белән очрашудан башланган. Хәрбиләргә “Нива” машинасы, медикаментлар, маскировка челтәрләре, хәләл ашамлыклар тапшырганнан соң, волонтерлар Донецк Республикасына юл тотканнар. Снежное шәһәре мәчетендә алар җирле мөселманнарның Диния нәзарәте рәисе Рәшид хәзрәт Брагин һәм Кызыл Байраклы 2нче гвардия гомумгаскәри армиясенең 30нчы аерым мотоукчылар бригадасы батальоны замполиты, сугышка кадәр Самара өлкәсе губернаторы администрациясе башлыгы булып эшләгән Дмитрий Холин белән очрашканнар. Аларга да гуманитар ярдәм калдырып, “Саур-Могила” мемориаль комплексына да кереп, тынычлык өчен башларын салган каһарманнарыбыз рухына дога кылырга вакыт тапканнар.

“Ихсан” волонтерлары Шахтерск шәһәре янында хезмәт иткән Самара егетләре янына дә сугылганнар, көндәлек тормышта кирәк булган әйберләрне, якыннары җибәргән посылкаларны, Самара өлкәсе аләмен, “Памир” штурмлау отрядына – төзелеш материаллары, укучылар язып җибәргән хатлар, хәләл ашамлыклар тапшырганнар.

Еленовка бистәсендәге 33нче полк хәрбиләре белән очрашу аеруча үзенчәлекле узган. Чөнки бу көнне анда ике төп дин әһелләре, Талип хәзрәт һәм рухани Георгий атакай очрашканнар. Башта мөселман динендәге егетләр хәзрәт белән намаз укып алганнар, аннан соң христианнар белән бергә дин, әхлак, тәрбия темаларына фикер алышканнар.
– Әлеге очрашу искиткеч эчтәлекле, файдалы һәм күр¬кәм узды. Егетләребез рух ныклыгы һәм җан җылысы туплап калдылар. Аларга да медикаментлар, хәләл ашамлыклар һәм көндәлек әйберләр калдырып, Макеевкага юл тоттык. 2023 елны каршылау төнендә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган обелиск янына барып, аларның рухына дога кылдык, – дип сөйли Равил.

Сәфәр кылучылар Енакиево һәм Мариуполь шәһәрләрендә дә булганнар. Анда да мәчеткә кереп, дога кылганнар, Түбән Новгородтан килгән Рәфыйк хәзрәт белән җомга намазы укыганнар, очраклы рәвештә Самара төзүчеләре белән очрашканнар.

Токмак шәһәрендә урнашкан хәрби частьтә хезмәт итүче Зубчаниновка бистәсе егетләре янына барып җиткәндә, төн булган инде. Алып килгән запчастьләрне, медикаментларны һәм башка кирәк-яракларны бушату белән сәфәрчеләр Мелитопольгә юл тотканнар. Анда Талип хәзрәт Россиянең Запорожье өлкәсенә УФСИН начальнигы итеп билгеләнгән Евгений Заярко белән очрашкан, мәчеткә кереп чыкканнар. Самара активистларын монда да зурлап каршы алганнар, кунак иткәннәр. Якташларыбыз бераз ял итеп алганнар да иртән-иртүк юлга чыкканнар һәм бер тәүлек эчендә Самарага кайтып җиткәннәр.
Изге юлда йөрүчеләрне Аллаһы Тәгалә үзе сакласын!


Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”