Домой Главные новости ЭКО ясатырга исәпләүче Римма Никитина: Баласыз калырга ярамый

ЭКО ясатырга исәпләүче Римма Никитина: Баласыз калырга ярамый

0
ЭКО ясатырга исәпләүче Римма Никитина: Баласыз калырга ярамый

Җырчы Римма Никитинаны эстраданың “зажигалка”сы диләр. Стиле аерылып тора. Иҗатына карата фикерләр гел төрле һәм каршылыклы. — Римма, күптән күрешкәнебез юк иде. Нинди яңалыкларың бар? — Әни әйтмешли, бер көн — Камчаткада, икенче көнне Татарстанда мин. Гел юлда, иҗатта. Аллага шөкер, эш бар. Римманың бертуган апасы Альбина һәм игезәге Тимофей гаиләләре белән Питрәчтә яши. — Тимош миңа абый була (көлә): башта — ул, 25 минуттан соң мин туган. Тимош — 2,3 кг, мин нибары 1,9 кг булганмын, — ди Римма. — Бер-беребезне тоябыз. Күп нәрсәләребез туры килә. — Интернетта хейтерларың аз түгел, ниләр генә язмыйлар. Ничек уздырып җибәрәсең? — Күңелгә бик тисәләр, ачу саклый торган гадәтем бар. Әмма үпкә озак утырса, кешене төпкә тарта башлый. Шуңа ачуны үткәреп җибәрергә өйрәнергә кирәк. Үземне җиңәм. Аллаһы Тәгаләдән генә куркам һәм әнием сүзен генә күңелгә якын алам. — Берара: “Кияүгә чыкмасам, ЭКО ясатачакмын”, — дигән идең? — “39-40 яшемә хәтле кияүгә чыкмасам, үзем өчен булса да бала табам”, — дип әйткәнем бар. Балаларны бик яратам. Баласыз калырга ярамый.

 https://matbugat.ru