КАМЫШЛЫГА КИЛ ӘЛЕ!

0
КАМЫШЛЫГА КИЛ ӘЛЕ!

«Кече Татарстан» кунакларга шат

Гүзәл Рамазанова Гюзяль Рамазанова , «Туган тел» Туган тел җәмгыяте директоры

Камышлы районының татар авылларын да күреп кайту идеясе башыбызда “Самара татарская” экскурсиясеннән соң туды. Аңлашыла ки, Самара татарларын өлкә каласының татарлар белән бәйле булган урыннары гына түгел, авыллары да кызыксындыра. Һәр авылның үз атмосферасы, тарихи урыннары, данлыклы шәхесләре, шагыйрьләре һәм язучылары бар.

Беренче экскурсиябезнең Камышлы районыннан башлануы гаҗәп хәл түгел, чөнки аны “Кече Татарстан” дип атыйлар һәм бу районда авылларның күпчелеге – татар авыллары.

Сәяхәтебез Камышлы районының төньягыннан – Татар Байтуганы авылыннан башланды. Табигате генә дә ни тора бит! Урал таулары итәге булган калкулыклар, җиләк-җимешкә бай урманнар, чиста һава, челтерәп аккан чишмәләр… Менә шушы матур авылда Әлифба авторы Сәләй Вагыйзов туып-үскән. Аның истәлегенә багышланган музей да бар. Аны шушы авылда фельдшер булып эшләгән Нурания Абзалова булдырган. Ул әле Сәләй Вагыйзов исән чагында аның шушы авылда туып-үскән булуын ачыклап, үзен эзләп таба һәм хат алышу башлана. Шулай музей булдыру идеясе туа. Эшкә Татарстан, Самара өлкәсе хөкүмәте, район җитәкчелеге җигелә. Авыл халкы да актив булыша. Шулай, уртак эш, идея авторының үҗәтлеге музей ачуга китерә. Хәзер инде музейга ел саен бихисап кунаклар килә, ә юлда югалмасыннар өчен “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров авыл өстендәге тауга “Әлифба” дип зур хәрефләр белән язылган язу урнаштырган, М5 трассасыннан ук күренеп тора ул.

Байтуган – нефтьчеләр төбәге дә бит әле. Шуңа күрә бу яклар алдынгы нефтьчеләргә, авыл хуҗалыгы уңганнарына, авыл интеллигенциясенә бай. Ә шулар арасында иң данлысы – Нурания Абзалова @id632084493. Без аның Байтуган тарихын, Сәләй Вагыйзов истәлеген саклау эшенә керткән тырышлыгын күреп сокландык.

…Менә инде алдыбызда район үзәге – Камышлы авылы. Безне киң колач җәеп китапханә мөдире Зөлфия Яруллина һәм хезмәттәшләре каршы алдылар. Зөлфия Әсхәтовна авыл тарихы, җирле осталар, кул эшләнмәләре, иҗат коллективлары белән таныштырып үтте, Камышлы турында төшерелгән фильм күрсәтте, музей экспонатларын карап йөрдек. Бигрәк тә замандашыбыз, биатлончы Эдуард Латыйпов турында ишетү кызыклы булды. Ул бит туган авылында биатлон үзәге оештырып, яшьләрне зур спортка җәлеп итә. Аның белән Самара өлкәсе генә түгел, бөтен Россия дә горурлана.

Камышлы буенча экскурсия эстафетасы җирле “Туган як” оешмасы җитәкчесе Раилә Сафинага күчкәч, ул безне Камышлының иң биек калкулыгы булган Кәҗә тавына алып менде. Камышлы һәм тирә-ягы уч төбендә генә кебек – күз күреме еракларны колачлый.

Камышлы яклары чишмәләргә бай бит. Экскурсоводыбыз безне Кара төп һәм Күкерт чишмәләренә алып барды. Барыбыз да Камышлының йомшак суын шешәләргә тутырып, туганнарыбызны сыйлау өчен әзерләп куйдык.

Төшке ашны Камышлының “визит карточкасы” булган Сабан туе болынында ашадык. Өстәл Татарстанның Кукмара районы авыллар Сабан туена алып килгән һәм бүләккә калдырып киткән җыйнак кына татар өендә корылган иде, ашап-эчеп алгач, табигать кочагында ял иткән арада фотога төштек.

Ә ахырда безне “Бөркет” биатлон комплексын күрсәтергә алып киттеләр. Биредә чаңгы-роллер трассасы төзелеп бетеп килә, анда өлкәбезнең күп чаңгычылары ярышларга әзерләнә алачаклар икән. Эштән кайткан авыл халкы прокатка бушлай чаңгы алып йөреп килә ала…

Без Камышлыдан искиткеч милли колорит алып кайттык. Бөтен җирдә дә татарча сөйләшәләр, татар ризыклары ашаталар, татар тормышын күрсәтәләр. Җае чыкканда, эш белән түгел, менә шулай безнең кебек килеп, ял итеп йөрегез әле бер. Татар рухына, табигатенә, биек урманнарына, җиләкле кырларына күзегез ачылыр, йөрәкләрегезгә май йөгерер иде. Безгә шушы хөрриятне күрсәткән китапханәчеләргә, авыл администрациясенә рәхмәтләребезне белдерәбез.

– Туганнарымыни, колач җәеп каршыладылар, коймак-җәймәләр, бал да май белән чәйләр эчереп, яраткан авылларын зур горурлык белән күрсәтеп йөрделәр. Һәр яклап та җитешле авыл буйлап үтүе дә рәхәт бит. Ә кешеләре нинди иҗат җанлылар! Нурания Абзалова гына да ни тора! Барчасына да бәхет-сәгадәт, иминлек телибез. Булдырасыз, камышлылылар, – дип ихлас рәхмәтләрен белдерде Тәслимә Мостафина.

– Камышлы – чын татар авылы ул, – дип уртаклаша тәэсирләре белән Алсу Салихова. – Биредәге халык йомшак сөйләшә, бөтен атамалар да татар сүзләреннән алынган. Татарстанның бер кыйпылчыгы буларак, милләтебезне саклау утраучыгы булып калсын иде. Таныш-белешләребезгә бу якларны килеп күрергә тәкъдим итәчәкбез.

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”