Кичә Пензада “Татар кызы – 2024″конкурсының финалы узды. Анда Самара өлкәсеннән “Дуслык” Самара төбәк иҗат оешмасы әгъзасы Фәрзәнә Мәхмүтова чыгыш ясады һәм “ИҢ ҖИТЕЗ КЫЗ” номинациясендә дипломга лаек булды.
Фәрзәнә, котлыйбыз сине моның белән! Бу синең сәләтләреңнең, талантыңның, харизмаңның якты чагылышы һәм лаеклы чыгыш булды! Сиңа ышанычлылык һәм максатчанлык, якыннарыңның һәм дусларыңның тугры ярдәмен, шулай ук кыюлык, тәвәккәллек һәм уңай кәеф телибез!
“Дуслык” Самара региональ иҗади иҗтимагый оешмасы әгъзалары