Домой Главные новости КАРТАЯМЫНИ СОҢ ЙӨРӘК…

КАРТАЯМЫНИ СОҢ ЙӨРӘК…

0

2024 елның 1 октябрендә, “Яктылык” мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

 Өлкән кеше көне – ул үзенчәлекле бәйрәм! Россиядә бу искиткеч бәйрәм 1992 елдан бирле билгеләп үтелә.

Бу көнне без әби-бабайларыбызга, педагогик хезмәт ветераннарына рәхмәт әйтә, аларның безгә кадерле икәнлекләрен күрсәтә алабыз, һәм без аларны үсеп килүче яшь буын өчен башкарган эшләре һәм аларның безнең өчен хәзер эшләгән эшләре өчен бәялибез.

Яшь артистларыбыз бәйрәмдә ясаган чыгышлары белән шатландырды, брошка ясау буенча мастер-класс узды, мәктәп педагоглары фотозона ясаганнар, бәйрәмнән соң кунакларны бәйрәм чәенә чакырдылар.

Бәйрәм бер сулышта үтте һәм өлкән буынга күңелле хисләр бүләк итте. Актлар залыннан чыкканда бик күпләр рәхмәт һәм рәхмәт сүзләрен әйттеләр.