Домой Жизнь татар Татары в регионе Мәчәләй авылы халкы үзенә юл сала

Мәчәләй авылы халкы үзенә юл сала

0
Мәчәләй авылы халкы үзенә юл сала

Мәчәләй авылы халкы үзенә юл сала


Мәчәләй авылы Кинельгә агып төшә торган Шарла елгасы буенда урнашкан. Шарлага исә көнбатыштан Коры һәм Мулла елгалары килеп ку­шылалар. Бу елгалар Мә­чә­ләйне өч өлешкә бүлә. Ә Шарла елгасы, кечкенә ел­галар килеп кушылгач, ту­лы сулы инеш хасил итә һәм, үз нәүбәтендә, авылны зур ике өлешкә бүлә: Аскы һәм Иске урамнар барлыкка килә. Заманында авылдан бер­ничә бистә аерылып чыга – Кинельнең сул як болынна­рында Үрнәк бистәсе барлыкка килә. Зур гына Казанка авылы, Яңа Мәчәләй төзелә башлый.

Подбельск станциясенә җәяү барып җитәр өчен 45 – 50 минут вакыт кирәк булса, машинада 5 – 7 минутта барып җитәсең. Кызганычка, заманында туры юлыбыз ябылды, агач күпер җимерелде, ра­йон түрәләре бай совхоз бу­лып саналган “Северный Ключ” аша юл салдылар, зур кү­перне дә алар авылы янә­шә­сендә төзеттеләр. Шулай итеп, юлыбыз озынайды – турыга 6,5 км булса, Савруха аша – 22 чакрым узарга туры килә. Иске юлны торгызуга район түрәләре һәм депутатлар каршы килделәр, бер авылда да ике яклап районга йөрү юлы юк, дип нокта куйдылар. Әмәнәк авылы аша да районга юл булгач, иске юлыбызны төзекләндерү өмете өзелде. Ә шулай да авыл халкы, газаплар кичереп булса да, туры юлдан йөрүен дәвам итте. Чөнки елга аша колхоз кырлары бар иде.

Ата-бабаларыбыздан калган юлдан күп йөрдек инде, пычрак, кар баскан дип тормадык. Шулай да, көрәкләрне гел багажникта йөртергә ту­ры килде. Шунлыктан тимер һәм бетон кушып, тәбәнәк кенә күпер салынды. Язгы ташу вакытында ул су астында кала иде. Үткән елларда зур ташулар булмый иде бит. Йөзеп килгән агачлар күпергә төртелгәндә, бу мәсьәләне Самарада яшәүче эшкуар Рәфыйк, аның әтисе Исхак Газизов һәм “Восток” авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре хәл итә торды. Ә менә Үрнәк авылын элеккеге елларда су баса, урамнарыннан бозлар агып килә иде.

Тора-бара табигать үз­гәр­де: элек коеларда көзен сулар бетә иде, ә 2024 ел язы башында кинәт кенә су күтәрелде, бөтен булган күлләр тулды. Ә майда инде күперебез исән-имин килеш яңадан калкып чыкты. Әлбәттә, җиренә җиткереп эшләнгән булса, бетон белән тимердән ясалган күперне хәтта су да ала алмый.

Шуннан соң авылыбыз эш­куарлары киңәштеләр дә туры юлны яхшылап ясарга планлаштырдылар. Авылдашлар, мәчетләр, “Восток” предприятиесе, күрше Первомайский, Яңа Мансур авыллары халкы, шатланышып, бу эшне башкарып чыгарырга дип, кем күпме булдырды, шулкадәр акча җыеп бирделәр һәм эшне Шамил Касыйм улы Субеевка тапшырдылар. Дөрес, Шамил үзе Мәскәүдә яши, ләкин Мә­чә­ләйдә дә өе бар. Мондый тө­зек йорт һәм өй авылда бер ге­нәдер, дип уйлыйм. Хуҗасы булдыклы кеше, үз тырышлыгы белән эшләп чыгарды бит барысын да. Бу гаиләнең ярдәме белән авылда бик күп эшләр башкарылды.

Сүз уңаеннан, әтиләре Касыйм Закир улы Мәчәләйдә туган, 7нче сый­ныфны тә­мам­лагач, тракторга утырган. Германиядә хезмәт ит­кәндә шоферлыкка укып кайткан, колхозга шо­фер булып урнашкан. Бик төпле бәндә булуын күреп, аны те­гермәнгә эшкә алалар. Шә­фигулла Булатов белән бер­гәләшеп тегермәнне төзек­ләндергәннәр. Шушы он­нан пешкән ипине рәхәт­лә­неп ашый идек атна буе.

Касыйм абый белән Гайшә апа 4 бала үстерделәр, ике малайлары – Таһир белән Шамил институт тәмамладылар. Кызлары фермада кон­тро­лер-ассистент булып эш­ләде. Кече малайлары Равил, техникум тәмамлагач, “Восток­неф­тестрой”да эшләде, өй­лән­гәч, абыйсы янына Мәс­кәү­гә китте…

Бу гаилә турында бик күп нәрсәләр язарга була. Малайлары Таһир инженер-төзүче булып, бригадалар җы­еп, колхоз эшчеләренә өй­ләр сал­ды, фермалар корды, авыл­га газ уздыру эшенә дә зур өлеш кертте – үз кулы белән проектлар, эскизлар ясап, халыкка газ кертергә булышты.
Бу гаилә авыл халкына күп игелек күрсәтте. Аллаһы теләсә, Шамил Субеев һәм авыл халкы тырышлыгы бе­лән яңар­тылган Бәхет юлыбыз да, күперебез дә менә дигән – такыр булырлар.
Аллаһы Тәгалә исәнлек-сау­лык, озын гомер, бәрә­кәт­ле маллар, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы бирсен иде!

автор: Шамил Мамышев