Домой Главные новости Уңганлыклары белән алдыралар

Уңганлыклары белән алдыралар

0
Уңганлыклары белән алдыралар

Мәчәләйнең такта яру це­хы бригадиры булып 12 ел буе Наил Субеев эшли. Наил Мәгъсутов, На­ил Яруллин такта ярдыра­лар, бүрәнәләрне бура бурау өчен әзерлиләр, заказ буенча мунчалар салалар. Урман эше җиңел түгел ул, күмәк эшләсәң генә, башкарып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә урманга барганда аларга Хәбибулла Хәсәнов һәм Рәис Иваев ярдәм итәләр. Заказларга кытлык юк, кыйммәт булмаган такта-бүрәнәләрне район халкы алып кына тора. Шулай яхшы эшли торган пилорамалар районда икәү генә.

Сабан туе мәйданын да шу­шы егетләр бәйрәмгә әзер­лиләр, эшләре өчен ак­ча да алмыйлар.

Егет­ләр­гә исән­лек-сау­лык, эш­лә­рен­дә уңыш­лар те­­ли­без. Бик ки­рәк­ле эш башкаралар авыл халкына. Ты­рыш­лыклары белән татар мил­­ләтенең уң­ган­лыгын күр­сә­тә­ләр.

автор: Шамил Мамышев

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”