Хөрмәтле Рамил Идрис улы котлыйм сине туган көнең белән!
Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын – озак еллар яшәвеңне телим. Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.
Фәхретдин Канюкаев,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,
Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты