Иске Мәчәләй авылының ихтирамлы шәхесе, ветеран укытучы СӘГЫЙДӘ СУБЕЕВАГА 90 яшь тулды
АВТОР: Зөлфия Таштабанова Зульфия Таштабанова
Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең тормыш юлы сикәлтәләрсез үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – боларның барысы да 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар.
20 октябрьдә Иске Мәчәләйнең ихтирамлы шәхесе, бөтен гомерен мәктәпкә, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран укытучы Сәгыйдә Юныс кызы Субеевага 90 яшь тула! Дөресен генә әйткәндә, бу санга ышанырлык та түгел, чөнки юбилярыбыз үз яшеннән күпкә яшьрәк күренә, сөбханаллаһ. Күңеле дә картаймаган аның: һаман да шул ук тормыш сөюче, шаян сүзле, актив һәм дәрт-дәрманлы хатын-кыз!
Ә бит язмыш Сәгыйдә ханыма сынауларны җитәрлек биргән. Аның әтисе сугышта һәлак булган. Әнисе Зәйнәпкә 5 кызны берүзенә аякка бастырырга туры килгән. Ул чорларда үскән кешеләрнең балачагы булмаган, билгеле. Ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт – нужага түз генә! Шушы кыенлыклар, аларның үзәгенә үтеп кереп, йөрәкләрендә гомерлеккә уелып калган.
Милләттәшебез Камышлыда педагогия училищесын тәмамлаган. Яшь белгеч беренче эш тәҗрибәсен Төрекмәнстанда ала. Анда укытучыга карата хөрмәт аеруча зур булган икән. “Эшкә урнашкач, беренче вакытларда ашау ягы начар булды, һәм ач булуыбызны аңлаган укучылар безгә йөзем, ипи китерәләр, үзләрендә булган нәрсә белән бүлешәләр иде”, – дип искә ала Сәгыйдә апа. Бу күренеш аны бик тетрәндергән булган шул.
Төрекмәнстаннан кайткач, ул туган авылы мәктәбенә урнаша. Орскида читтән торып югары белем дә ала һәм рус теле белән әдәбияты фәннәрен укытуга керешә. Ә соңрак квалификациясен күтәрү курсларын үтеп, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара.
Колхоз рәисе булып эшләгән ире Вазыйх ага белән бәхет кичереп яши Сәгыйдә ханым. Өч бала тәрбияләп үстерәләр алар. Барысына да өлгерәләр, лаеклы тормыш алып баралар. Йорт хуҗалыклары да искиткеч була. Авылда бер Субеевларның өе генә балконлы иде! Ул хәзер дә бар әле. Анда Сәгыйдә апа җәйләрен, саф һава сулап, орчык белән җеп эрләп утырырга ярата. Ире күптән вафат инде. Кызганыч ки, якты дөньяны бик иртә калдырып китте шул ул.Әле күптән түгел генә тагын бер зур сынау кичерде якташым – улы Наилне соңгы юлга озатты. Бу олы кайгы, әлбәттә, аны аяктан екты, ләкин ул бирешмәде, Аллаһы Тәгалә кушканча сабырлык күрсәтеп, малае рухына догалар кылып, үз тормышын дәвам итә.Язмам героеның озак яшәвенең сере нидә икән соң? Минемчә, аның пакь калебле булуында. Сәгыйдә апа беркайчан да беркемгә дә авыр сүз әйтмәс, низагка кермәс, берсенә дә үпкәләмәс, ачу тотмас. Шундый эчкерсез, олы йөрәкле, миһербанлы, күркәм холыклы ханым ул. Кыенлыкларга карамастан, тормышны ихластан яратып, кешеләргә мәрхәмәтлек күрсәтеп гомер итүнең, авырлыкларга түземле була белүнең үрнәге.Юбилее белән котлап, Сәгыйдә апабызга исәнлек, хәерле көннәр, җан тынычлыгы телибез. Үз аягында йөреп, үз зиһенендә булып, балалары һәм оныклары арасында бәхетле картлык кичереп яшәргә язсын!