Домой Видео-файлы Видео Балтачта ике башлы бозау туган (ФОТО)

Балтачта ике башлы бозау туган (ФОТО)

0
Балтачта ике башлы бозау туган (ФОТО)

Беркөнне дустымнан хәбәр алдым, Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылы фермасында ике башлы бозау туган. Башта ышанмый тордым, тик дәлил буларак фотосурәтләре дә бар иде. Соңрак башка танышларым да дәлилләде бу яңалыкны.

Кызганыч, бозау исән калмаган. Сыерын да суйганнар. Истәлеккә шушы авылдан Зөлфия Хөсәенова төшергән фотолары гына калды.
Ике башлы бозау туу – дөньяда уникаль ук булмаса да, сирәк күренеш. Безнең якларда беренче очрак дип беләм. Татарстанда мондый хәлне гәҗит-журналларда да, интернетта да күргәнем юк.

Мондый бозауларның исән калган очраклары да җитәрлек икән. Мисал өчен, 2003 елда Мисырда, ә төгәл бер ел элек Грузиядә шундый вакыйга булган.

Аномаль бозаулар туу күпчелек очракта начар экология белән бәйләп күрсәтелә. Бездәге очракны нәрсә белән бәйләргә дә белмәссең…

Рөстәм ХӘЙРУЛЛИН.

“Матбугат.ру”.