Домой Главные новости Айдар Фәйзрахманов Казан тамашачысына юбилей концертын тәкъдим итте

Айдар Фәйзрахманов Казан тамашачысына юбилей концертын тәкъдим итте

0
Айдар Фәйзрахманов Казан тамашачысына юбилей концертын тәкъдим итте

Кичә Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Тәгәри тормыш арбасы» дип исемләнгән юбилей кичәсе булып узды. Иҗатын хөрмәт итүче тамашачылар танылган артистны тулы зал белән каршы алдылар.

Салават Камалетдинов

Концерт башында Айдар Фәйзрахмановны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде. «Юбилярның фәлсәфи күңел коесында сафлылык, зыялык, тормышны матур итеп күрә белү кебек сыйфатлар тупланган. Алты дистәдән соң кире дүрт дистәгә кайтып булмаса да, иҗат итеп яңадан дүрт дистәне өстәп яшә әле», дигән теләктә калды Марат Әхмәтов.

Юбилей концертында Татарстанның танылган артистлары Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Айдар Сөләйманов, Сиринә Зәйнетдинова, Алсу Барышникова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Мирас» инструменталь ансамбле һәм халыкара конкурслар лауреаты Ильяс Камал катнашты.

Айдар Фәйзрахманов көйләренә салынган күп кенә җырлар җырчылар тарафыннан беренче тапкыр яңгырады. Яңа җырлар, халык биюләре, милли музыка кораллары тавышы, шигъри сүзләр халык җырлары белән аралашып тамашачыга җиткерелде. Айдар Файзрахманов һәм Филүс Каһиров тарафыннан «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җыры башкарылды.

Айдар Фәйзрахмановның иҗат юлы күп вакытлар белән сыналган. «Минем яшь чак белән бәйле истәлекләр Сара апа Садыйкова, Мәхмүт Хөсәен заманына барып тоташа, шуннан мин инде үземне шул кадәр борынгы кеше дип уйлап куям. Мин тулы заллар җыя гына башлаган вакытта алар белән гастрольләргә йөрергә туры килде», — дип истәлекләр белән уртаклашты данлыклы җырчы.

«1981 елда мине опера һәм балет театры җитәкчесе Мәсхуд абый Имашев баянчылары авырып китү сәбәпле Ташкентка җибәрде. Анда мин радиодан гына ишетеп белгән артистлар җыелган иде, Мәхмүт абый Хөсәен: «Монда җырчылар муеннан, уйныйсың да бетте китте», — дигән сүзләр белән каршы алган иде», — дип иҗат юлының башын искә алды Айдар Фәйзрахманов.

Кичәдә булган тамашачылар җырчының иҗатына карата фикерләре белән уртаклаштылар. «Ул безнең тарихыбызны тотучы, иҗаты белән җәмгыятькә бик зур файда китерүче шәхес», — дип уртаклашты Әнвәр Мавлютов.

«Мин Айдарга татар халкына җибәрелгән бүләк итеп карыйм, бик йомшак тавышы белән күңелләргә килеп керде, фольклор ансамблен чиксез зур биеклеккә күтәрде. Аның киләчәктә берәр татар операсын сәхнәләштерүе турында хыялланам», — дип уртаклашты Сәлимә Хисмәтова.

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров: «Җырчы буларак та, композитор буларак та, җитәкче буларак та Айдар Фәйзрахмановны татар җыр сәнгатенә зур өлеш керткән һәм кертүче дип саныйм. Фольклор ансамблен күп еллар дәвамында Татарстан эчендә генә түгел, Россия күләмендә, чит илләрдә танытучы зур шәхес», — дип белдерде.

Гөлүзә Ибраһимова

intertat