Домой Наши партнёры Айсылу (Автобиографик очерк)

Айсылу (Автобиографик очерк)

0
Айсылу (Автобиографик очерк)
Фото: wi-fi.ru

8

Айсылу яз көне авырып, озак кына больницада ятып чыкты. Шуңа күрә сигезенче класстан соң иптәшләре белән имтиханнарны бирә алмады. Ләкин аны олы куаныч көтә иде.

Мәктәптә укулар тәмамланырга санаулы гына көннәр калган чак. Беркөнне директор Айсылуны үз кабинетына чакырып кертте дә:

– Сине районның мәгариф бүлеге башкалабыз Мәскәүгә бару өчен путевка белән бүләкләде. Беләсеңме, Айсылу, районнан бер сине генә! Сиңа күрсәтелгән зур ышаныч бу! – диде.

Кыз аптырап калды.

– Ни өчен?- дип сораганын үзе дә сизми калды.

Ни өчен аны гына? Юкса районда аның кебек укучы беткәнмени? Иптәшләре ни уйлар? Ул бит алар кебек үк гади укучы. Ни өчен?

– Аны үзең дә аңларга тиеш. Син – мәктәпнең иң яхшы укучысы, активисты бит.

– Юк, мин бара алмыйм, Нури абый. Районда минем кебек укучылар бик күп бит. Берәрсенә бирсеннәр ул путевканы, – дип, Айсылу борылып чыгып китә үк башлады.

– Туктап тор әле. Сине райком җыелышы раслады бит инде, Уфага характеристикаңны да җибәрдек. Ничек тә каршы килә алмыйсың, Айсылу, аңла.

– Алай булса, рәхмәт, Нури абый. Мәскәүне бер күреп кайту – үзе зур бәхет бит ул! Ышанычыгыз өчен тагын да рәхмәт, – диде кыз, дулкынланудан калтырап.

– Менә, әллә кайчан шулай кирәк иде. Бар инде, дәресеңне укы, – дип, Нури абыйсы аңа чыгып китәргә рөхсәт итте.

Директор үзе дә нинди шат иде бит! Укучысы шундый бүләккә лаек булсын әле!

Айсылу Нури абыйсын аларның мәктәбенә эшкә килгән көненнән үк якын күрде. Кечкенә генә буйлы, балаларга һәрвакыт ягымлы карашта булган, елмаеп торган абыйның һәр хәрәкәтен, йөрешен, хәтта йөзен дә Владимир Ильич Ленинга охшата иде Айсылу. Менә шул абыйсы бүген аңа шатлыклы хәбәр әйтте.

Ул Мәскәүне хәзер якыннан беләчәк, музейларында йөриячәк, һәйкәлләргә чәчәк салачак. Шундый татлы уйларга чумып, Айсылу класс бүлмәсенә кереп китте.

* * *

…Җәйге башкала бигрәк тә матур икән! Урамнарда искиткеч тигез итеп үскән куаклар, бәрхет кебек яшел үлән һәм кәүсәләре ак буяуга буялган агачлар карашыңны иркәлиләр. Ә чәчәкләр? Кая гына карама – урман болынына килеп керәсең кебек! Боларның барысы да кеше хезмәте җимешләре икәне күренеп тора иде.

Башкортостан мәктәпләреннән җыелган иң алдынгы 68 комсомол бүген Мәскәү урамнары буйлап атлый. Сөйләшкән тавыш ишетелми. Ишетелмәс тә. Алар бит күптән түгел генә Ленин мавзолеенда булдылар. Шунда алган тәэсирдән, тиз арада гадәти хәлгә күчеп, сөйләшеп китәргә аларга йөрәкләре базмады.

Бераздан инде алар автобуска утырып, даһи юлбашчы соңгы елларда яшәгән һәм эшләгән Горки авылына юл тоттылар.

Автобустан төшкәч тә, Айсылу алдына музей кебек бер йорт килеп чыгар, дип уйлаган иде ул. Ләкин аны бөтенләй башка күренеш тетрәндерде дә, куандырды да. Мондый бакчаны Айсылуның әле беркайчан да, беркайда да күргәне булмагандыр. Күкләргә ашкан наратлар, усаклар, каеннар арасыннан кояш нурлары үтеп кереп, ап-ак төскә буялган эскәмияләргә төшәләр. Тибрәнгән яфраклар күләгәсенә карап торсаң, менә әле яңа гына шушы урындыктан Ленин үзе торып киткән кебек тоела.

Аяк астында йомшак хәтфә үлән үсә. Аңа аяк белән басарга кыймый торасың, рәнҗерләр кебек тоела. Гүя Ленин да шушы яктыга үрелгән үсентеләргә басмыйча гына аларның башларыннан сыйпап үткән.

Бу табигатьнең гүзәллегенә сокланмыйча мөмкин түгел иде. Агач, үләннәрдән бөркелгән хуш ис җанны тынычландыра, ял биргән кебек тоела. Владимир Ильич та бу бакчада ял итәргә яраткан, урманның саф, шифалы һавасын сулаган.

Сукмак буйлап бара торгач, Айсылу ачыклыкка килеп чыкты. Каршында ике зур гына ак йорт тора иде. Ә алар янындагы клумбада – розалар, Айсылу белгән бөтен төсләр дә бар иде монда.

Кеше… Ниләр генә эшли алмый ул! Әнә бит Ленин да чын кеше булган. Әгәр ул халыкларга юл күрсәтмәсә, азатлыкка чыгармаса, Айсылу хәзер менә шулай йөри алыр идеме? Бүлмәләрдә йөргәндә ул әнә шул сорауларга җавап эзли иде.

Ленинның аяклары басып үткән идәннәр, аның кулы тигән өстәлләр, күз нурларын чәчеп укыган, үзе язган китаплар…

* * *

Башкалада үткән берничә көн эчендә кайларда гына булмадылар алар! Владимир Ленин музеенда да, Тарих музеенда да, СССРның кораллы көчләр музеенда да. Санап бетерерлек түгел. Ә күпме тәэсирләр, истәлекләр алды Айсылу!? Ул күргәннәрен язып та бирә алмас, рәсемгә төшереп тә күрсәтә алмас иде, мөгаен. Үз күзләрең белән күреп, күңел күзең аша үткәрергә кирәк боларның барысын да. Чөнки бик күп бөек кешеләр яшәгән, күпне күргән, күпне кичергән башкала бит ул. Аны шуның өчен үз күзең белән күрмичә сөйләп бирерлек түгел. Кем ничектер, ә Айсылу нәкъ шулай уйлады.

Төнге тын шәһәр күген Кремль курантлары яңгыратып, «Тыныч йокы сезгә, тыныч йокы сезгә», дип кабатлыйлар сыман иде.

9

Тугызынчы класста Айсылуга уку авыррак бирелә башлады. Башка еллардагыга караганда, программасы катлаулырак кебек тоелды. Ләкин һәрвакытта да тырышып, һәр дәрескә әзерләнеп йөрергә өйрәнгәнлектән, ул дружинада пионер эшләрен дә алып барырга, яхшы укырга да өлгерде. Моның сәбәбе, бәлки, Айсылуның көннең һәр минутын дөрес файдалана белүеннәндер. Ул бит һәр кичне, дәресләрен әзерләп бетергәч, иртәгесе көнгә план төзеп куя иде. Һәр иртә саен физзарядка ясарга да онытмый.

– Зарядкадан соң мин үземне көн буе яхшы хис итәм, гел хәрәкәтләнәсе генә килеп тора, – дип җавап бирә иде ул сораган иптәшләренә.

Дәресләр беткәч, пионер бүлмәсенә барып, ни дә булса эшләмичә, өенә кайтмый иде ул. Бер дә эш булмаса, дружина көндәлеген тутырып куя, яисә газета-журнал укый. Ул бигрәк тә «Вожатый» журналын укырга ярата иде. Чөнки анда бүгенге көндә үзеңә кирәк булган файдалы мәкаләне тапмыйча калмыйсың. Илебездәге пионер дружиналарының эшенә карап соклана иде ул. «Безгә дә менә шушы сборны әзерләргә була!» – дип хыяллана да башлый. Үзенең дәфтәренә дә язып куя әле, Зилә апасына да күрсәтә.

Өйгә кайтып төшке ашны ашап алгач, Айсылу суга барып кайта, өйләрне җыештырып ала да кыш булса – чаңгы шуарга, ә җәй булса – йөгерергә чыгып китә. Саф һавада күңелен күтәреп кайтканнан соң, кичке ашны әзерләргә керешә. Бергәләп ашап-эчеп алгач, ул дәресләрен укый башлый. Вакыты калса, иртәгедән соң керә торган предметларны да карап куя.

Бу вакытта бөтен гаилә йокларга әзерләнә. Ләкин Айсылу ятарга ашыкмый әле. Ул кулына кичә генә библиотекадан алып кайткан Николай Островскийның «Корыч ничек чыныккан» романын ала. Ул бу романның киносын да караган иде, бервакыт китабын да укып чыккан иде. Ләкин, тормышны күбрәк аңлый башлагангамы, аны тагын бер кат укыйсы килеп китте.

Дружина эшләре белән күбрәк мәшгуль булгангадыр инде Айсылуның әдәби китаплар укырга вакыты күп калмый. Шуның өчен, төнлә генә булса да, ул кулына китап алырга тырыша. Укыган саен үзендә яшәү көче сизә, чөнки китап тормышта үз урыныңны табарга булыша, чынбарлыкны һәм үткән тормышны чагыштырып карарга өйрәтә. Кайгы килгәндә, китап аның юатучысы, киңәшчесе булды.

Айсылу үзенә ошаган җөмләләрне аерым бер блокнотка күчереп яза бара. Күптән түгел генә ул Ш.Рәкыйповның «Таңнар һаман матурмы?» повестен, Габдрахман Әпсаләмовның «Күк күкрәр» романын, Х.Дәүләтшинаның «Ыргыз» романын укып, үзенә ошаган урыннарын язып алган иде. Аның блокнотында фән, хезмәт турында бөек кешеләрнең әйтемнәре, халык мәкальләре язылган: «Хәтер белән түгел, бәлки үз зиһенең белән үзләштергән белем генә чын белем» (Лев Толстой); «Артык күп укуга караганда, мәгънәсенә тирәнрәк төшенеп уку яхшырак» (Надежда Крупская); «Укудан туктаган кеше уйлаудан туктый» (М.Дидро) һәм башкалар.

…Берничә көннән Айсылу блокнотына Николай Островскийның яшәү, тормыш турындагы уйларын да язып куйды. «Самое дорогое у человека – это жизнь. Она дается ему один раз и прожить ее надо так, чтобы умирая смог сказать: вся жизнь и все силы были отданы самому прекрасному в мире – борьбе за освобождение человечества».

10

Җәйге аяз көн. Кояш аяусыз кыздыра. Хәтта йортта йөргән тавыклар да күләгәдән чыгарга куркып җим чуплиләр.

Айсылуның бик нык итеп эчәсе килә башлады. «Эх, булса иде хәзер безнең чишмә суы. Сусау шундук басылыр иде», – дип, күз кырые белән генә кояшка карап куя ул. Су сорар иде дә, Ләйсән дә, Илнур да күренмиләр. Ә үзе алып эчә алмый, чөнки куллары буяуга батып беткән. Ул яшел үлән төсендәге коймаларга ак чәчәкләр төшерә. Бер урында таҗ яфракларын җәеп ике чәчәк утыра. Берничә адым киткәч, тагын шундый ук ак чәчәкләр калкып чыга. Бакчада үсеп утырган чын чәчәкләр диярсең! Эше тәмамлангач та, Айсылу, үзенең иҗатына карап, озак кына басып тора. Йорттагы, урамдагы коймаларда, җирдән үк, чәчәкләр үсеп чыккан иде. Сокланып тора-тора, Айсылуның сусавы басылган кебек тоелды. Үзеңнең эшеңне күреп куанудан да зур бәхет бармы икән?! Хәзер ул кайдан кайтып керсә дә, аны ак чәчәкләр каршы алачак. Кипкәнме икән дип, кыз бер таҗ яфрагына кулын тидереп карады. Кипкән! Шушы кояшта да кипмәсә инде!

Ул өйгә кереп китте. Анда да кичә төшереп бетерергә өлгермәгән рәсеме көтә иде аны.

…Кып-кызыл кояш диңгез артына яшеренергә маташа. Аның нурлары күперенеп утырган болытларны ал төскә манчыган. Нинди гүзәллек! Диңгез дә кичке шәфәкъ нурларына төренгән. Аның куе кызыл төскә кергән дулкыннары кояшка кул болгыйлар кебек тоела.

Адашып килеп кергән болыт кисәкчеге кояшның бер күзен кысарга мәҗбүр иткән. Ах, нинди шаян, ә! Кояшы да бит әле күңелле генә елмаеп торган кебек, һаман диңгез артына төшеп китәргә җыенмый. Һаман күктә, саубуллашырга теләмәгәндәй, асылынып тора. Айсылу менә шушы күренешне күздән кичереп ясаган иде дә инде рәсемне. Чыннан да ул уйлаганча килеп чыккан бит. Аның күңел дөньясына шатлык китергән, шифа биргән бу рәсемгә рәхмәт әйтәсе килеп китте. Ул һәр уңышлы рәсеме өчен шулай сөенә иде.

Айсылу, быел яз көне авырып, өч ай буена Уфада больницада ятты. Кайтуының икенче көнендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме булырга тиеш иде. Больницада ятканда, ул әдәби китаплар укырга тырышты, яңа һөнәрләргә дә өйрәнде. Төрле төстәге кәтүк җебеннән челтәрләп шапка бәйләргә, җиз калайга тишекләп рәсем ясарга, хәтта открыткалардан шкатулка ясарга да өйрәнде. Ул вакытын бушка уздырмады. Авыруын онытырга тырышты. Өйгә кайткач та әле ул әнисенә биш почмаклы, өстенә йолдыз кебек капкач ясалган шкатулка ясап бирде. Теш пастасыннан бушаган савытларның эчен тышка әйләндереп, чеканка да ясап карады. Үзенә җәй көне кияр өчен челтәрләп шапка бәйләде, кулъяулыкларның читләрен бизәде. Менә шул вакытта нишләптер рәсем төшерү белән дә ныклап мавыгып китте. Ул, үзең уйлап төшергән рәсем генә чын рәсем була, дип уйлый иде. Һәм рәсемнәрен һәрвакытта да күз алдына китереп, яки натурадан карап ясый иде. Һәр рәсем саен Айсылуның кисточкасы шомарак йөри, төсләре матурлана бара. Төшергән саен төшерәсе генә килеп тора иде аның. «Гимнастка кыз», «Кичке шәфәкъ нурларында», «Яз сулары», «Март ае», «Гөлчәчәк апа һәм тамчы гөле», «Романтика» дип аталган рәсемнәрен ошата иде ул.

«Алмаз» санаториясенә ял итәргә баргач та, ул буш вакытын гел рәсем төшереп үткәрде. «Җиләк җыйганда», «Һәр рәсемдә кояш» дигән рәсемнәрен иптәшләре дә яраттылар.

Монда Айсылу үзенә яңа дуслар тапты. Алар бигрәк тә Гүзәл исемле кыз белән тату иделәр. Ул үзе Уфада яши. Хат язышып торырга сүз куештылар. Айсылу «Орленок»тагы дуслары белән дә хат алышып тора әле. Бөтен ил буенча дусларың булу – нинди зур куаныч икән ул!

Кара диңгез Айсылуны һаман да булса үзенә тартып тора иде. Канатлары булса, «Орленок»ка очып кына барып кайтыр иде дә бит! Бигрәк сагынды шул…

Үткән ел көз көне асфальтка рәсем ясау конкурсында да Айсылу үзе ял иткән «Звездная» дружинасы бинасын, аның янында уйнап йөргән балаларны төшергән иде. Иң өскә «Бәхетле балачагыбыз өчен рәхмәт сиңа, туган илебез!» дип язып та куйды. Шул бәйгедә аңа икенче урын биргәннәр иде. Ә Айсылу анда мәктәп исеменнән катнашыр өчен генә килгән иде бит.

Тормыш шулай уйламаганда гына аның алдына йә шатлыгын, йә кайгысын китерә дә сала иде. Бәлки, шулай кинәт булгангадыр, Айсылу күп вакытта, ни эшләргә, нидән башларга белмичә, югалып кала иде.

Менә мәктәпне тәмамларга да бер ел гына калган, ә ул үзенең кем булырга тәләвен әле белми дә. Әлбәттә, ул яшьтән үк балаларны яратты, укытучы булырга хыялланды. Ә башка профессияләр беткәнмени? Мәсәлән, ул рәсем төшерергә ярата. Бәлки, аңа шушы юл буенча һөнәр сайларгадыр? Дөрес, соңгы вакытта Айсылу китапханәдән гел рәссамнар турында китаплар ала башлады. Андагы рәсемнәргә озак кына карап утырырга ярата, рәссамнарның ни уйлаганын, тойгыларын аңларга тырыша иде ул. Рәссамнарның күзләре аңа, башка кешеләрнекенә караганда, сизгеррәк тә, серлерәк тә кебек тоела. Ә үзенең дөньяга карашы нинди булуын белми иде әле ул. Кайвакыт, шул турыда уйланып, тирән уйга баткан кеше кебек, озак кына дәшми-тынмый утыра иде.

Нәрсә уйлый икән ул? Әллә аның күзләре дә сизгерләр дә, серлеләр дә микән? Әллә башка фикерләр чагыламы анда? Бәлки, сагыштыр, ә бәлки, кем белә бит, кайчан да булса балкып чыгарга җыенып, бәхет нурлары яшеренеп ятадыр?

Кеше алдан барысын да белеп торса, яшәве дә күңелле булмас иде шул. Яши-яши, ул үзендә һәр көнне нинди дә булса яңалык таба, үстерә, гадәткә әверелдерә, тискәре якларыннан арынырга тырыша. Кеше әнә шулай үз-үзе белән көне-төне көрәш алып бара. Көрәш кенә аңа яшәү көче бирә, начар якларын җиңеп чыгарга ярдәм итә.

Һәр кеше ул – үзе бер тормыш. Нинди генә булса да, ул бәхетле булырга тиеш. Ләкин, кызганычка, тормыш барлык кешеләргә дә бәхетне тигез бүлеп бирми шул. Аны үзеңә эзләргә һәм табарга туры килә.

Әнә шундый уйлар борчый зур тормышка аяк басарга әзерләнгән яшүсмер кызны. Ул күп нәрсәне белми шул әле. «Син бәхетлеме?» дигән сорауга да әлегә җавап бирә алмас иде…

Дәвамы бар…