11
Еллар үткән саен, яз сулары аккан саен Айсылу да үсә торды. Ул хәзер уйлабрак эш итә, әнисеннән киңәш сорый, кайгы-шатлыклары белән бүлешә.
Стенада әнисенең фотокарточкасы эленеп тора. Озын кара толымнарын җыеп төйнәгән, үзе шат, елмая. Игътибарлы күзләрен кыса төшеп, Айсылуга көлеп карап торган кебек тоела. Елмайган иреннәре арасында ап-ак тыгыз тешләре күренеп тора.
Ул вакытта Гөлгенә бик яшь булган әле, бәлки, Айсылуның да дөньяда булмаган чагы булгандыр. Нинди чибәр һәм бәхетле булган аның әнисе! Ә хәзер Айсылу әнисенең шулай бәхетле елмайган чагын күргәне бармы икән? Юк, ахрысы. Булса да, бик сирәктер.
Мәктәптә ул татар теле һәм әдәбияты, математика дәресләре укыта. Айсылуга әнисенең теманы аңлаешлы, ачык һәм гади итеп аңлатуы ошый иде. Тәрбия сәгатьләрендә аның сөйләгәннәрен балалар тын да алмыйча тыңлап торалар да соңыннан бу темага фикер алышалар. Чөнки Гөлгенә апа гел тормыштан мисаллар китереп сөйли, шуның өчен тәрбия сәгатьләре балалар өчен бер күңелле дәрес була иде.
Айсылу үзенең әнисе белән чын күңеленнән горурлана. Чөнки балалар аны киң күңелле, мөлаем йөзле булуы өчен бик яраталар иде. Мәктәптә Гөлгенә апа үзен тыныч тота, шуңа балаларның күңеле аңа тартыла. Ә Айсылу әнисен өйдә башкача итеп күрә иде. Авырлыкларга түзәргә, эш белән генә кайгысын басарга өйрәнгән әнисенең карашы салкыная, күңеле сагыш белән тула. Ничек түзә икән ул? Әтисе бит аңа юньләп дәшкәне дә юк. Дәү әнисе әтисенә нәрсәне булса да икенче төрле сөйли дә, әтисе юкка-барга тавыш чыгара. Көн буе мәктәптә балалар белән эшләп кайткач, өйдә, йортта да күп эшләп арыган әнисен ник җәберли икән ул? Эх, Айсылуның әтисенә җавап кайтарырлык, аның дөрес эшләмәвен аңлатырлык хокукы булса икән? Юк шул. Аның өчен Айсылу чүп тә түгел. “Әле син әтиеңне өйрәтәсеңмени, эт баласы!” – дип кенә җикерә ул аңа. Нигә шундый шәфкатьсез, җансыз икән ул? Берәр кайчан сабыйлыктан чыгып, акылга утырырмы икән? Айсылу балачагыннан ук көтте бу үзгәрешне. Менә-менә ул төзәлер, әнигә дә, миңа да тимәс. Ул да кеше баласы бит, дип көтә-көтә, бик күп еллар үтеп китте. Ләкин ул төзәлмәде, хәтта уйламады да бугай.
Хәер, соңгы елларда ул бик сирәк эчә. Чөнки аяклары көч-хәл белән атлап йөри башлады. Ләкин эш анда мени? Аек акыл белән кешенең җанын әрнетү үзе бер газап түгелмени? “Мин шулай авырып китеп, балаларым һәм хатыным кулына калырмын”, – дип уйламыймы икән ул?
Айсылуның колак төбендә әле дә котычкыч сүзләр яңгырап тора: “Син аңа пычак ат!” Әйе, әти дигән кеше шулай диде! Үзенең туган әтисе. Иртән йокыдан торганда ишетте ул бу сүзләрне. Әнисе сыер саварга чыгып киткән иде. Ләйсән дә, Илнур да йоклыйлар әле. Дәү әнисе “Айсылу, Айсылу” дип нидер сөйли. Сүз нәрсә турында барганын Айсылу ишетмичә калды. Дәү әнисе колакка катырак булганлыктан әтисенә кычкырып сөйләргә туры килә. Шуңа күрә “Син аңа пычак ат!” дигән сүзләрне ул ачык ишетте. Айсылуга, димәк, пычак ат… Ул берни дә ишетмәгән кебек юрган астына кереп чумды да үкси-үкси елады. Әнисе уятырга килгәндә инде яшьләре кипкән иде..
Дәрестә дә бу сүзләр аңа тынгы бирмәделәр. Исенә төшерә дә, тамагына төер килеп тыгыла. Менә-менә елап җибәрәм дип торганда, кешеләр арасында булуы исенә төшә… Юк, юк – түзәргә кирәк.
Тарих дәресе бара. Нури абыйсы, тактага тырышып яза-яза, нидер сөйли. Ә Айсылу беренче парта артында утырса да, аны ишетми… Колагында теге котычкыч сүзләр яңгырый. Күз яшьләре үзеннән-үзе тәгәрәп төшәләр, аларны тыеп кына булмый бит. Нури Галимович кинәт туктап калды. Аннан соң ягымлы тавыш белән:
– Әллә авырыйсыңмы, Айсылу? – дип сорады.
Айсылу башын какты. Ни дип әйтсен инде ул шушы яхшы күңелле кешегә. Сөйләсә дә, ышанмаслык нәрсә бит.
* * *
Дәрес вакытында Айсылу әнисеннән күзен алмыйча тыңлый иде. Соңгы елларда аның чем кара чәчләре арасында ак чәчләр дә күренгәли башлады, сагыш ябык йөзендә сырлы эзләр калдырды. Күзләре дә яшь чагындагы кебек елмаеп тормыйлар, эчтән генә сулкылдыйлар кебек. Тик елмайганда гына ак тешләре тезелешеп күренеп калалар да, йөзе яктырып киткәндәй була.
Шушы тормыш авырлыкларына түзеп яшәргә өйрәнгән әнисе һаман яхшы күңелле, мөлаем йөзле булып кала бирде. Айсылуның әнисеннән башка бер якын кешесе дә юк иде. Ул аны шатландырыр өчен, һәр бәйрәм саен үз куллары белән ясап бүләкләр әзерли иде. Ләкин аның бер шарты бар: кибеттән әнисенә дигән открытканың иң матурын, гадиен, әнисенә охшаганын сайлап, тик берне генә ала иде. Хәтта “Орленок” пионерлагереннан да ул берне генә – зәңгәр күк йөзе төсендәге чәчәкләр төшкән 8 Март открыткасы алып кайтты, иртәгә бәйрәм дигән көнне генә әнисенә, йөрәгеннән чыккан теләкләрне теләп, бүләк итте. Ә иртән торуга… Айсылу куйган урында открытка юк иде. Ул радио өстен, астын, яннарын берничә мәртәбә карап чыкты. Ләкин аның әнисенә биргән бүләкләре юк иде. Энесенең керүен көтеп алды ул.
– Илнур, син ары-бире безнең бүләкләрне күрмәдеңме? Әни алып куйдымы икән әллә?! – дип аптырады. Илнур башта әйтергәме-әйтмәскәме, дип уйлап торды да:
– Иртән мин уянганда, әти синең открытканы укып утыра иде. Аннан соң: “Күрсәтермен мин сиңа “сөекле әниеңне”, – дип, открытканы ертып, мичкә ташлады, – дип, апасына дөресен әйтмичә булдыра алмады.
Айсылуның күзенә яшьләр килеп тыгылды. Елаганын ишеттермәс өчен, ул өйдән чыгып китте. Әтисенең шундый җансыз булуына ачынып-ачынып елады ул. Менә ничә ел инде 8 Март көне шулай үтә иде Айсылу өчен. Үч иткән кебек, әтисе шушы көнне генә эчеп кайтып, тавыш чыгара иде. Әнисе өчен бәйрәм әсәре дә калмый.
Менә тагын йөрәгенең бер изге өлеше кисеп алынган кебек өзелеп төште. Бу гаиләдә әнисенең хәлен Айсылу гына аңлыйдыр. Әнисен кызганып күпме генә күз яшьләре түкмәде ул! Әтисе аңа берәр начар сүз әйтсә, ул, әнисен яклап, бер сүз әйтергә кыймый, авызын ачып кына кала шул. Әйтергә хокукы юк. Ә “әти” дип аталган кеше әнисен тагын да ныграк кыерсытырга керешә. Имеш, алтын тишектән төшкән балаң хәзер атасын чүпкә дә санамый, син өйрәттең аны, дип әллә нәрсәләргә кереп китеп, әнисенең җанын ашый башлый.
Айсылу бер журналда балаларның әтиләре турында язган хатны укыган иде. Бәлки, безгә дә ярдәм итәрләр, әнинең язмышын җиңеләйтерләр, дип Айсылу да хат язды.
Ул вакытта аңа 10 гына яшь иде әле. Ни сәбәпледер хатны икенче көнне җибәрмәде кыз. Әтисенең яхшыруына, әнисенә карата кешелекле булачагына ышанып, уеннан кайтты. Ләкин, кыерсытулар дәвам иткәч, хат исенә төшеп, эзли башлады, ләкин куйган урыныннан таба алмады.
Әнисе генә алып куйган булырга тиеш иде аны. Айсылу, әлбәттә, әнисеннән сорарга кыймады, ә хат редакциягә бармыйча калды…
12
Уку алдынгылары слеты бара. Сәхнәдә өстәл артында уку алдынгылары, укытучылар утырган. Алар укуның тормышта ни өчен кирәклеген аңлатып, мәктәптән нигезле белем алып чыгу өчен, ничек уку, кемнәргә тиңләшү, тормыш юлын дөрес итеп сайлау турында киңәшләр бирәләр.
Айсылу да өстәл артында утыра. Залдагы бөтен кеше дә аңа карап тора кебек. Әллә шуңа инде аның бит очлары кызарган. Икегә аерып үргән чәч толымнарына кадаган ак бантиклар аның йөзенә сафлык биреп торалар. Ул да, дружина советы рәисе буларак, бөтен дружина пионерлары исеменнән укучыларга киләчәк мәктәп тормышында уңышлар теләде, ә бүген үзләрен иң бәхетле итеп сизгән алдынгы укучыларны, белем дөньясының серләренә төшенү өчен, тагын да тырышыбрак укырга, үз белемнәрен арттыру өчен, мәктәп программасыннан тыш китаплар укырга өндәде. Айсылу чыгыш ясап, урынына кереп утыргач, иптәшләре аңа елмаеп баш кагып куйдылар. «Бигрәк тә яхшы килеп чыкты, Айсылу. Синең укытучы гына буласың калган инде», -дип, күңелен күтәреп җибәрделәр хәтта.
Тантаналы өлештән соң алдынгы укучылар хөрмәтенә әзерләнгән концерт башланды. Биюләр җырлар белән алмашынды, нәфис сүз сөйләүчеләр дә күп булды. Менә сәхнәгә кечкенә буйлы нечкә генә кыз йөгереп чыкты да «тәгәрмәч» кебек күнегүләр ясый башлады. Әнә ничек бөгелә бит ул, ничек итеп аягы башына җитә икән аның? Ә өстенә кигән кара төстәге гимнаст костюмы үзенә ничек килешеп тора. Чү! Зал гөр килеп кул чаба -гимнастка программасының иң соңгы күнегүен ясап бетерә иде. Ничек булды әле бу? Үзе шпагатка утырырга уйламаган да иде, күпме тырышты, ләкин булдыра алмады. Ә менә бүген, көтмәгәндә-уйламаганда шпагатка утырды да куйды. Бөтен зал сәхнәдән вак-вак адымнар атлап кереп киткән Айсылуга кул чаба иде. Бу юлы ул кулына берни дә алмыйча гына ясады күнегүләрне. Ә аның тасма һәм кыршау белән эшләнгән программасы да бар. Тасмалысын ул районда узган фестивальдә күрсәтте. Айсылу үзен гимнастика дөньясына җитәкләп алып кереп киткән Энҗене һәр физзарядка саен искә төшерә. Энҗе аның иң якын балачак дусты булып гомерлеккә калачак. Алар кыш көннәрендә бергәләшеп чаңгы шуарга чыгып китәләр иде. Шарты да бар бит әле -кем таудан шуганда күбрәк карга чума, шул шигырь чыгара. Айсылуның шушы уңайдан язган шигыре әле дә булса күңелендә. Ул анда исемнәрен генә үзгәртеп язган иде. Шигырь Энҗегә дә бик ошады. Ул Айсылудан ике яшькә өлкәнрәк. Шуның өчен Энҗе Айсылуга апасы кебек якын иде.
Алар укыган китаплары турында фикер алышалар, биюләр өйрәнәләр, шигырьләрнең үзләренә ошаганнарын хәтта ятлап та алалар. Ә җәй көнне урманга җиләк-җимеш җыярга йөриләр. Айсылу әле дә булса Энҗе белән үткән көннәрен якты истәлек итеп исенә төшерә. Мөгаен, Энҗе киләчәктә чын кеше булыр, ә бәлки, ул Айсылуны онытыр да. Ләкин, күңеленә ул балачак дусты булып, гомерлеккә кереп калыр.
13
Түземсезлек белән көткән, күңелдә шатлык та, аерылышу билгесе дә булып калган «Соңгы кыңгырау» бәйрәме дә үтеп китте. Аккошлар кебек тезелешеп, «Кыңгыраулы мәктәп еллары» җыры астында линейкадан таралдылар. Ата-аналарның, укытучыларның йөзендә шатлык та, тагын ниндидер әйтеп бирә алмаслык сагыш та чагыла кебек. Менә яңа гына кулларына үзләреннән дә зур портфельләр тотып, мәктәп ишеген ачканнар гына иде бит алар… Бүген алар өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Чәчәкләр, чәчәкләр… Яңа тормыш юлына аяк басучы егет һәм кызларның укытучыларга, әти-әниләренә үзләренең иң изге теләкләрен, рәхмәтләрен белдереп бирә ала торган иң яхшы бүләк бит алар. Сезнең күңелләрегез һәрвакыт шушы чәчәкләр кебек керләнмичә, саф булып калсыннар. Ак юл, бәхет сезгә, мәктәп карлыгачлары!
14
Көн кичкә авышып килә. Ләкин җәйге кояш әле бу гүзәл дөньяны калдырып, диңгез аръягына тәгәрәп төшеп китәргә бер дә ашыкмый. Сирәк кенә күренгәләп киткән сары яфраклары булса да, яшелгә төренеп утырган агачларның башларыннан туйганчы сыйпыйсы, чәчәкләргә кичке ал шәфәкъ нурларын сеңдереп калдырасы, үзенең елмаюы белән кешеләрнең күңелләрен күтәрәсе килә.
Әнә бит, күк йөзенә манган кебек зәп-зәңгәр күлмәк кигән, җилкәсенә көянтә-чиләк аскан кыз да шат елмаеп, әледән-әле кояшка әйләнеп карый. Ә көнчыгышта йөзгән ак болытлар ал төскә манчылганнар. Ул шушы сихерлеккә хозурланып, нидер уйланып бара. Унҗиде яшьлек кызның табигатькә соклануы юкка гына түгел, әлбәттә. Аның нәрсә уйлаганын кем генә белсен? Бәлки, иптәш кызы Айгөл беләдер? Ул аның иң якын дусты бит.
Айгөлнең әнисе Мария Ивановна бөтен тормышын медицинага багышлаган. Ул авыл больницасында шәфкать туташы булып эшли. Нинди генә авыруларны дәваларга туры килмәгән аңа, күпме йокысыз төннәр үткәргән ул?! Ә гаиләдә?! Ришат абый да электән үк бик эчә иде. Моңа күпме түзәргә мөмкин соң? Мария Ивановна өеннән чыгып киткән һәм балалары белән больница биргән фатирда яши башлаган. Айгөлнең Юлай исемле абыйсы да бар. Ул хәзер эшли инде. Үткән атнада гына кайтып киткән иде.
Айсылу чиләкләрен капка төбендә калдырды да чирәм өстеннән генә йөгереп килеп тәрәзә шакыды. Җавап бирүче булмагач, бәләкәй капканы ачты һәм чәчәкләр дәрьясына чумды. Веранданың буеннан-буена чәчәк түтәлләре сузылып киткән. Чәчәк яраткан кешеләр иң изге күңелле кешеләр бит алар.
Бә-ә-й, Айсылуның су да алып кайтасы бар бит әле, тиз генә Айгөлне күреп сөйләшәсе дә килә.
Мария Ивановна бүген төнге дежурда икән, Айгөл берүзе генә яңа гына теккән юбкасына чәчәк чигеп утыра. Айсылуны күргәч, шатланып китте.
-Көне буе берүзем утырам, ярый әле син килдең. Әйдә, түрдән уз, -дип, сөйләнә-сөйләнә, хәстәрле әниләр кебек, чәй куярга дип икенче якка чыгып китте.
-Әй, ахирәткәем, чәй-мазар куеп мәшәкатьләнмә, мин суга барган уңайдан гына, хәлеңне белим дип кердем. Нинди эшләр бетереп йөрисең? Берәр кая урнаштыңмы?
Айгөл озын буйлы, сап-сары чәчле матур кыз иде. Аның калын чәч толымнары гәүдәсенә зифалык өстәп торалар.
15
Менә бервакыт, шау-гөр килеп, Людмила белән Оксана кайтып керделәр.
– Беләсеңме, Маша (алар Айсылуны шулай атыйлар иде), магазинда шундый матур пальто күрдек! Сиңа үлчәп тегелгән диярсең.
– Эх, аны алырга минем акчам юк шул, – дип көрсенеп куйды Айсылу.
– Туганнарыңнан алып торырсың да, каникулга кайткач, әти-әниеңнән алып килерсең, – дип кызлар Айсылуны тынычландырырга тотындылар.
Әлбәттә, Айсылуның Демада да, Уфада да туганнары күп. Бәләкәй апаларыннан алып торса да була инде.
Икенче көнне иптәшләре Айсылуны яңа пальтосы белән котлыйлар иде инде. Котламаслык та түгел! Әнә ничек килешеп тора үзенә. Хәтта бүреге дә кара төстә, ничек туры килгән диген!
Ә ике көннән Яңа ел кичәсе иде. Айсылу беренче мәртәбә Яңа ел балына барды. Әйтсәң – кеше ышанмас: Рөстәмне күрергә… Ә ул күренеп кенә алды да югалды. Икенче көнне кичен Айсылу беренче мәртәбә Рөстәм өчен елады. Яңа елга каршы төндә ул бер кыз белән йөргән, имеш. Кызлар күргәннәр. Беренче январьда беренче тапкыр гашыйк булган кыз баланың беренче ачыну яшьләре бәреп чыкты…
Имтиханнарны тапшыру да Айсылуга бик кыен булды. Шулчаклы булыр дип, уена да килмәгән иде. Китабына карый да Рөстәм турында уйга бата… Хәтта иптәш кызлары да моны сизеп алдылар. Люда әйтә: “Гашыйк булган ул. Шуңа күрә башына берни дә керми”. Дөрес уйлый, ни әйтәсең инде. Моны алар белмиләр һәм беркайчан да белмәсләр инде.
Ни генә булмасын, бәхет Айсылуга елмаеп карады, имтиханын бишлегә тапшырды.
“Әгәр берәр имтиханымны тапшыра алмасам, барам да Рөстәмгә әйтәм. Син генә гаепле, диям. Син генә башымны әйләндердең, дип әйтәм”, – дип ачуланды ул үзен дә, Рөстәмне дә. Ләкин җәйге имтиханнарын гел бишле билгеләренә тапшырды.
Элек бик авырый иде ул. Икенче курста кышкы сессия вакытында бик нык башы авыртты. Ләкин, ятып булса да укып, имтиханнарын бирде. Өченче курста да шулай ук кышкы сессия вакытында грипп белән авырды. Ләкин аңа ул вакытта җиңелрәк булды. Янында һәрвакыт Рөстәме саклап торган кебек тоелды. Менә килеп елмаер да: ”Терелеп чык инде, акыллым, кар бәрешеп уйнар идек”, – дип әйтер кебек иде. Әйтер кебек кенә булып калды шул…
16
Шуннан соң тагын бер ел үтте. Менә Айсылу бүген дә авырып ята. Янында һаман Рөстәме. Хәзер ул аның белән зурларча сөйләшә инде. Ләкин барыбер күңеле белән генә… Шушы бер ел эчендә Айсылу сизелерлек үзгәрде. Кеше шулай үзгәрсә дә үзгәрер икән. Күңелле, шат кызга әйләнде, авырлыкларны тыныч кына кичерергә, кеше күңеленә сизгер булырга өйрәнде. Аның сүз белән түгел, хәтта карашы белән дә кешеләрне рәнҗетәсе килми иде. Ул гел шат булып күренә иде. Күренә генә иде шул… Ә үзенең йөрәгендә ут яна. Кая куярга белмичә йөри ул үзен.
Җәйге практикадан соң Айсылу өйләренә кайтты. Әти- әнисенә яфрак әзерләшергә булышты, печән җыешты. Бу елны урманда җиләк-җимеш күп булды. Айсылу җиләк, бөрлегән, кура җиләге, карлыган җыйды быел.
Аңа быел 20 яшь тулды. Картәнисе белән чагыштырганда, чирек гомер дә түгел, әлбәттә. Ә бер уйлаганда, бик күп тә кебек. Кеше туганнан башлап 20 яшенә кадәр үзгәргән кебек, башкача бервакытта да үзгәрә алмый бит. Аннан соң инде тормыш аңа акыл гына өйрәтә.
Әгәр кеше гомерендәге елларны ничек күз алдына китерәсең дисәләр, Айсылу бер 20 яшькә кадәр булган сызыкны астан башлап, туп-туры өскә таба сузар иде. Аннан соң гына горизонталь буенча баскычлап үстерә барыр иде. Башкалар ничек уйлыйдыр, ә менә Айсылу тик шулай гына күз алдына китерә гомер баскычларын. Ул менә шушы бер ел эчендә генә дә бик күпкә олыгайды да куйды. Сәбәпчесе, әлбәттә, Рөстәм иде.
Дәвамы бар…