Домой Наши партнёры Айсылу (Автобиографик очерк)

Айсылу (Автобиографик очерк)

0
Айсылу (Автобиографик очерк)

17

– Сине, Айсылу, бүген шундый матур итеп төштә күрдем, белсәң икән. Имеш, син гашыйк булгансың. Сезнең мәхәббәтегез шундый саф, серле. Син күк йөзе төсендәге җилбәзәк күлмәк кигәнсең дә, шатланып, елмаеп, чәчәкләр арасында йөзеп йөрисең, имеш.

Сезнең шартыгыз да бар: әгәр болында сез билгеләгән ак чәчәк таҗларын ачса, сез, имеш, бүген очрашасыз, әгәр ачмаса – юк. Сезнең бер-берегезгә булган мәхәббәт, имеш, дөньяда юк, – дип сөйли Оксана лекция вакытында, ә Айсылу елмая гына. Күңеленнән сөенә, төштә булса да шундый мәхәббәт яшәгәнгә шатлана, әлбәттә. Ичмасам, төштә булса да…

* * *

Ләйсән тынычландырган була бит әле. Я җырлап күрсәткән була, һәрвакытта да яхшылык кына көтеп яшә, ди. Ул үзе, әлбәттә, тик яхшылыкка, киләчәгенең бәхетле буласына ышанып яши. Дустының да күңелен күтәрергә тырыша. Ә үзе соң, үзе дә бит Айсылу кебек ут эчендә.

…Алар нишләптер бу җәйне бик якын булып киттеләр. Ләйсән стройотрядта чакта хатлар алыштылар. Көз җиткәч тә гел бергә генә йөрделәр. Ә йөрәкләрендәге серләрне… колхозга эшкә баргач белделәр.

Айсылуның түзәр хәле калмаган иде инде:

– И, мин сантыймын да инде, Ләйсәнкәем, – дигәнен үзе дә сизми калды. Ә тегесенә шул җитә калды:

– Нигә алай үзеңне әрлисең әле, – дип Айсылуны аптыратып бетерде.

– Их, белсәң иде. Менә инде бер елга якын бер кеше турында уйлап йөрим, үзе әйбәт тә түгел. Кызы да бар. Ә мин, сантый, шуны уйлап йөрим, – дип, Айсылу серен ачты.

– Син үзеңне гаепләмә. Монда синең йөрәгең гаепле, беләсеңме, йөрәк бит ул аңны тыңламый. Мин үзем дә менә ике ел инде… Ә ул белми, бернәрсә дә белми… – Ләйсән уйга чумды.

Тукта, тукта! Айсылу бит Ләйсәннең мондый уйчан вакытын бик еш күргәне бар иде. Нишләп ул бер дә аңламады икән дустын?!

Бәй, хәзер Ләйсән Айсылуны тагын аптырата башлар бит инде. “Кем?” дә, “Кем?”, дияр.

– Ун көннән белерсең, үзем күрсәтермен. Тик син егылып китмә, яме, – дип тынычландырырга тырышты Айсылу дустын. Әйтмәскә булды.

Әйе, ун көн генә көтәсе калган иде шул. “Генә” дисәң ярамас та. Чөнки бу көннәр Айсылуны мең кат утка салып, күкләргә очырачаклар әле.

Җәй көннәрен көч-хәл белән үткәреп җибәргән иде ул. Ә менә укырга килгәч, тулай торакта бөтен нәрсә Рөстәм турында искә төшереп торгангадырмы, егерме көнен ут эчендә үткәрде. Тагын көтәсе бар бит әле. Айсылу хәзер укымый да, бернәрсә дә эшли алмый. Хәтта ашамас булды. Ә бит ни өчен?! Бер күрер өчен! Ерактан булса да, бер күрер өчен…

* * *

Уф! Шул будильникны! Төшнең иң кызыклы җирендә уятты!

…Янәдә, ул диңгездә су керә. Еракта кемдер күренә. Тик көтәргә генә, тик аз гына түзәргә кирәк. Хәзер йөзеп чыга ул, менә якыная… Тагын авыз- борынга су тулды, кычкырып та булмый, ичмасам. Диңгез дигәне дә очсыз-кырыйсыз, бер терәк тә юк. Тик яр, каршында гына – яр. Ә яр башында – Рөстәм. Нишләп күрми ул?! Айсылуның хәле бетте бит инде, бата бит!…

– Рөстә-ә-әм!!!

Ишетте. Икенче караганда ул суда иде инде. Менә якынлаша, менә килеп җитә, менә… Ә диңгез дулкыны хәлсезләнгән Айсылуны һаман эчкә алып китеп бара. Бата, бата, бата… Юк, батмады. Кемдер аны чәченнән тотып алды…

Шул вакытта будильник шалтырады. Торырга кирәк. Башта юынып килергә. Аннан… Аннан соң нәрсә булганын Айсылу тик үзе генә белә.

Бит-тешләрен юып, бүлмәсенә кереп барганда, ул Рөстәмне күрде. Бер караш кына җитә калды Айсылуга… Керде дә караватка ауды. Үз хәлен үзе генә белә иде кыз. Ничә ай күрми торганнан соң бер караш…

Шул көннән соң ике ай үтте инде. Айсылу да тынычланды. Чөнки хәзер Рөстәме аның янында гына йөри, Айсылу белән бергә түгел, әлбәттә, аларны таш стеналар аерып тора. Айсылуга Рөстәм якында булса, шул җитә иде. Димәк, ул барыбер аның янында, монда гына. Көненә бер күрсә дә риза Айсылу… Тик бер генә күрсә дә риза…

* * *

Кар ява. Ябалак-ябалак кар…

Айсылу белән Ләйсән Александр Матросов исемендәге паркта бер-берсенә кар бәрешеп уйныйлар. Көлешә-көлешә, бер-берсен карга чумдыралар да тагын йөгереп китәләр. Менә Ләйсәнне шушы килеш кенә фотога төшереп алсаң иде. Ак каеннар арасында, ап-ак кар яуганда. Кечкенә зифа буена килешеп торган ак якалы пальто кигән, башына ак шәл бәйләгән, ак карга манчылган итеп рәсемен төшерсәң дә була да, ләкин Айсылу табигатьнең шушы гүзәллеген барыбер чынбарлыктагы кебек төшерә алмас иде шул. Рәссам булу хыялы тормышка ашмады инде. Ә бәлки, кем белә… Язмышыңа нәрсә язылган бит…

Әнә нинди көләч йөзле, шат күңелле ул Ләйсән. Үзе моңлы кыз. Белмәгән җыры юктыр. Һәрвакыт җыр белән генә яши ул, күңелен җыр белән тынычландыра. Табигатьнең ак карларына сокланса да, язны көтә, ләйсән яңгыр яуган вакытны көтә, мәхәббәтен көтә. “Ышан син, Ләйсән, һәрвакыт шундый көләч бул, киләчәкнең гүзәллегенә ышанып яшә, яме”.

Ләйсән белән Айсылу һаман көлешәләр, шатланалар. Һәрвакыт шулай булсын иде. Теләкләре гел тормышка ашсын иде. Ак саф карлар сезгә тик бәхет кенә китерсен, кызлар-аккош л ар!

18

Шуннан соң ярты ел үтте. Урамда тагын кар ява. Әйе, аптырамагыз, май аенда да буранлап-буранлап, ябалак- ябалак кар яуган чаклар була. Яңа гына шытып чыккан яшел үләннәр, нәни яфраклар өстенә ак юрган бөркәп, кар ява.

Бүлмәдә суык.

Айсылу тәрәзәгә караган да, боек күзләрен төбәп, вакытсыз яуган карларга карап утыра. Ләкин шатланмый ул хәзер ак карларга. Өзелеп көткән язгы гүзәллекне каплап, аның күңеленә боз катырып ява бит алар. Кайчандыр ул кар яуганны сокланып карап тора иде, күңеле каядыр оча, ашкына иде… Ә бүген… Юк, ул хәзер бервакытта да кышны шулай өзелеп көтмәячәк. Быелгы кыш аның күңелен туңдырып китте. Моңсу, күңелсез бит ул кышкы суык көннәр. Ә бит кайчан гына ул шатланып, ак кар бөртекләренең бер-берсе белән шаярышып уйнаганнарын карап, мәхәббәт утында яна иде… Шигырь дә язган иде:

Белсәң иде, иркәм:

Ак кар яуса –

Гүя минем ак-саф

мәхәббәтем

Сиңа барып аша.

Тик син генә һаман шулай –

Борылып карамыйсың.

Ябалак карлар артында

Бик еракта калгансың.

Гомерем буе мин сине,

Тырышып та, оныта алмам,

Кышкы салкын кичтә уйлап,

Җылыныр бер җан.

Мин дә керермен беркайчан

Иң матур төшләреңә.

Димәк, сагынып килгәнмен,

Бәхетле бул, дияргә…

Дөрес әйтәләр икән. Мәхәббәтле йөрәк җырлый да, шатлана да, теләсә нинди батырлык та эшли ала. Хәтта, Айсылу кебек, шигырьләр дә иҗат итә ала. Әлбәттә, аның шигырьләре чын шагыйрьләрнеке кебек рифмага туры килеп бетми, ләкин аның үзенә никтер ошый иде. Ул үзе язган шигырьне берничә көннән соң укып караса, үзе язганына ышанмый иде. “Мин дә шулай яза алам икән, булмас ла”, – дип уйлап куя.

Айсылуның гомерендә икенче яз килде, әйе, икенче мәхәббәтле яз гына. Ләкин быел ул аны бөтен йөрәге белән түземсезләнеп көтте. Җылы кояш нурлары аның күңелен эретер, йөрәген дәвалар, яшь яфраклар күз нурын назлар кебек тоелды.

Ә менә бүген тагын кар ява. Түземсезләнеп көткән яңа бәхет өстенә … Ә ул бәхет булырмы икән соң бер заман?! Айсылуның өмете бетте инде. Ул Рөстәмне әллә нигә бер генә очрата хәзер. Очраганда да күтәрелеп карамый. Ә бит кайчан гына мәхәббәтен бер күрү өчен әллә ни эшләргә дә риза иде! Кайда инде ул сөйләшү! Ул аның өчен зур бәхет булыр иде.

Чү! Кыш көне бер хәл булган иде бит. Имтиханнар биргән вакыт. Айсылу хәзер дә имтиханнарын ничек итеп биргәнен күз алдына китерә алмый. Әзерләнә алмады шул ул… Чөнки Рөстәм чирле иде.

Азат кухняда табак-савыт юа иде. Айсылу аш пешерә, ә ашны бутарга кашык алып килмәгән икән.

– Азат, кашыгыңны биреп тормассыңмы икән, – дип, кашыгын алды да ашны тәмләп карады. Ә Азат бүлмәләренә йөгерде.

– Тукта, Азат, хәзер бирәм, – дип тә карады, ләкин өлгермәде. Ә Азат бит Рөстәм белән бер бүлмәдә яши. Айсылу уйлап-нитеп тормады, ишекне ачты да кашыкны сузды. Шулвакыт… Рөстәм, караватыннан башын күтәреп, Айсылуга карады… Ничек үзгәргән иде ул! Күзләре эчкә баткан, йөзе суырылып төшкән, үзе кып-кызыл булган.

Айсылу, элекке кебек башын иеп чыгып китә алмады. Акыл белән эш итмәде, әлбәттә, ул бу чакта. Йөрәге борылып китәргә кушмады.

– Исәнме, Рөстәм, авырыйсыңмени? – дип сораганын үзе дә сизмичә калды. Тагын нәрсәдер сорады, ул җавап бирде. Ләкин ул аны аңларлык хәлдә түгел иде. Яна иде ул. Тыштан түгел, йөрәге яна иде. Ярый әле “Тизрәк терел инде” дип әйтергә көче җитте.

Күпмедер вакыт үткәч кенә Айсылу шушы минутларның иң бәхетле вакыт булуын аңлаячак. Хәтта, берничә ай вакыт үткәч тә, дулкынланмыйча уйлый алмас.

Шул ук көнне кич белән Людмила Айсылуга аптыратырлык хәбәр әйтте:

– Азат бүген миңа “Әллә Айсылуның Рөстәмгә карата берәр серле ягы бармы? Мин бит аны беренче күргән көнемнән яратып йөрим”.

Менә хикмәт нәрсәдә! Рөстәм белән Айсылу сөйләшкәндә, Азат бер Айсылуга, бер Рөстәмгә карап торган иде шул. Азатның шул вакыттагы карашы яңа гына Айсылуның күз алдына килеп басты. Әйе, ул кузгалмыйча да аптырап карап торган иде шул. Гашыйк йөрәк икенче гашыйк йөрәкне сизә, диләр бит. Сизгәндер инде, шуңа күрә Людмилага да серен тишкән…

 19

Бу вакыйгадан соң бик күп вакыт үтте. Айсылу беренче мәртәбә балаларга дәрес бирде, укытучының нинди булырга тиешлеген үзе эшләп белде. Аның практикасы 2 ай дәвам итте. Айсылу, әлбәттә, Уфада калды, Рөстәмне көненә бер мәртәбә күрү өчен булса да. Ләкин ул аны атналар буе күрә алмый иде кайчакта.

Ә мәктәптә бөтен кайгылар онытыла икән. Анда син үз тормышың белән яшәмисең, дәрестән соң да төрле кичәләр, җыелышлар, газета, альбомнар чыгару – менә шулар барысы да Айсылуны икенче дөньяга алып кереп киттеләр. Күңелсез уйларыннан арындырдылар.

Айсылуга да балалар белән бергә булу, дәресләр бирү бик тә ошады. Шушы практика вакытында ул укытучы әнисенең бик кыен якларын да, шатлыклы якларын да күрде. Һәр дәрестән чыккан саен әнисе исенә килеп төшә иде. Аңа бит мәктәптә генә түгел, өйдә дә нинди кыен булган. Ә аны берсе дә аңламый иде. Менә Айсылу да хәзер генә аңлый башлады әнисен. Балаларга дәрес бирү күп түземлек, көч таләп итә икән. Нишләп Айсылу шуны элегрәк аңламады икән? Барысын да әнисенә сөйлисе килә иде аның. Ул сөйләр әле, һәрбер дәресен ничек үткәргәнен, һәрбер укучысын сөйләр әле.

20

Айсылу авырый… Күп табибларга да күренде инде, ләкин дәвасын таба алмыйлар. Ә өянке бик еш кабатлана. Башы авыртудан башлана да йөрәгенә күчә, аннан, хуштан язар хәлгә җитеп, хәле бетә, ятасы гына кала. Нидән шулай булганны да белми ул. Бик тереләсе килә дә бит…

Хәзер бөтенләй диярлек укый алмый инде. Дәресләрдән кайтып киткән чаклары да күп булды. Ләкин барыбер түзәргә тырыша. Ул чирле түгел, сәламәт, дип үзен күпме тынычландырырга тырышты. Эх… Янында Рөстәме булса иде шул вакытта, бер генә сүз дәшсә иде.

* * *

Бүлмәдәшләре аның кайгысын беләләр инде хәзер. Яңа елга кадәр белделәр. Оксана сизде аны. Лекциядә Рөстәм белән бергә туры килеп, сөйләшеп утыралар иде, ә Айсылу аларның алларына туры килде. Әлбәттә, лекторның бер сүзен дә тыңлый алмады ул. Җитмәсә, Рөстәм дә аның белән шаяртып утырды. Ә Оксана сизгән:

-Менә, әйтми йөргән идең, барыбер белдем, -ди. Айсылу дулкынлануын яшерә алмады, әлбәттә. Шуннан соң ул Оксанага серен сөйләп бирде.

Ә соңыннан шундый кешегә иң изге серләрен сөйләгәненә бик нык үкенде. Бик күп тапкырлар үкенәчәк әле ул. Чөнки Оксана Айсылу алдында Рөстәм белән юри биеп, сөйләшеп йөрде. Монысы Яңа ел кичәсендә булды.

* * *

… Бу Яңа елда Айсылуга чыннан да бик кыен булды. Беркайчан да бу кадәр авыр булганы юк иде. Ярый әле авылдан иптәш кызы Айгөл килде. Югыйсә Айсылу үләр иде. Мәхәббәте йөрәген тимер кыршау белән уратып алган кебек тоелды аңа. Ул кыршауны тик Рөстәм генә вата ала иде. Ләкин ул югалды, күренмәде. Айсылуның кичерешләрен сизмәде, карашларын аңламады. Ә бит Яңа ел кичендә биегәндә, хәтта Айсылу ул биегән түгәрәккә кереп биергә дә батырчылык итте, ул аерылып китсә – гел аны эзләде.

Беренче январь көнне Айсылу ачынып-ачынып елады. Исенә төшсә, хәзер дә дерт итеп куя ул. Юк, мондый кайгылы көннәр аның күңелендә кабатланмасын!

Ни өчен соң

Миңа шундый ачынулар?

Бирә алсам икән

Сиңа шундый сораулар.

Өметләнеп көткән көннәр

Үтте инде…

Йөрәк янып, көеп

Сүрелә инде…

Бу Айсылуның соңгы шигырьләренең берсе.

Азат нинди хәлдә дисезме? Ул һаман Айсылуны ярата, чын ярату белән, яшерен ярата. Ләкин Айсылу өчен беренче мәхәббәте онытылмаслык булып йөргәндә, мәңгегә сакланыр. Шигырьләрендәге кебек мәңге яшәр. Бәхет телим аңа, гомерендә шатлыкны бик аз күргән кыз балага киләчәктә тик бәхет кенә телик. Бәхетле бул, без барыбыз да яратып өлгергән кызыбыз, Айсылу! Ак юл сиңа тормышыңда!

21

Бишенче курс… Беренче сентябрь. Аяз, кояшлы җылы көн. Быел җәй буе шундый җылы булды көннәр.

Айсылу, әлбәттә, җәй буена өйдә тормады.

Бергә укыган иптәш студентлары белән Прибалтикага барып кайтты. Латвия, Литва, Эстония республикаларында, Калининград өлкәсендә экскурсиядә булдылар, завод-фабрикалар, музейлар карадылар. Ул көннәр Айсылу күңелендә якты бер эз калдырып китте.

Язмышыма үкенмәс тә

идем,

Йөрәгемнән каннар

таммаса,

Яшьли сөйгән ярым,

туганнарым

Гомерлеккә ташлап

китмәсә…

Үзе дә сизмәстән ул лекция дәфтәренә йөрәгеннән сытылып чыккан шушы сүзләрне язып куйды. Хәтта ничек языйм икән, дип уйлап та тормады. Күңеле кушты, бик тулган иде шул кыз баланың күңеле.

…Ул башка дәресләрдә утыра алмады. Общежитиегә кайтты да, күңеле бушаганчы елады. Еларлык иде дә шул.

* * *

26 август көнне кич белән булды бу хәл. Айсылу, тулай торакта урын алырга дип, алданрак килгән иде. Кунарга Демадагы туганнарында тукталган иде, картинәсе дә монда икән.

Бәләкәй апасы (әтисенең иң кече сеңлесе) кыз килеп керү белән ачы сүзләр белән ташланды. Айсылу әйберләрен алырга дип кулын сузган иде -апасы бирмәде. Айсылу чыгып йөгерде. Зур апаларына кереп барганда, артыннан бәләкәй апасы килеп җитте. Әнисе дә аның белән иде… Картинәсе Айсылуны яклап бер сүз дә әйтмәде. Ул кече кызына килене турында булмаган нәрсәләрне дә булды дип сөйләгән, мине өйдә яшәтмиләр, миңа гел кычкыралар, дигән. Ул карт инде хәзер, 82 яшендә, тик… үз улына “тизрәк үлсәң иде” дип кычкырган ананы аңлавы кыен. Ә әтисе дүртенче ел инде аягына баса алмый, урын өстендә ята.

…Айсылу, бу сүзләрне ишетмәс өчен, икенче бүлмәгә йөгереп керде дә җизнәсенә ишекне бикләргә кушты. Аннан… аннан соң ул бернәрсә дә хәтерләми. Елаудан шешенгән күзләрен ачканда янында зур апасы белән җизнәсе генә иде. Кычкыручы да юк, бернинди тавыш-тын да ишетелми иде.

Төнлә кыз бөтенләй йоклый алмады -елады да елады. Бөтен кыска гына гомере күз алдына килеп басты. “Син әтиеңнең кызы түгел, без сине ничә ел буена туган итеп карадык, ә син бит безгә бөтенләй чит кеше…”

Чит кеше… Ничек инде ул әтисенең кызы түгел, ә чит кеше? Димәк, алар Айсылуны бала чагыннан ук чит кешегә санаганнар? Ә ул аларны нинди якын күреп йөри иде бит…

“Сез әниең белән әтиеңне сихерләдегез. Сез кара эчле кешеләр. Синнән яхшы кеше чыкмаячак, укытучы булам дип уйлама да… Синең монда туганнарың юк, Уфада да юк. Берсенә дә барасы булма! Эзең булмасын”…

Юк, бармас Айсылу. Гомерендә бер тапкыр да бармас…

* * *

Ә өенә кайткач, Айсылу боларны әнисенә сөйләмәде. Тик бәләкәй апасының авылга кайтып, йортны урталай бүлеп, инәсенә өй салдырачагын гына әйтте. Башкача ул берни дә сөйләмәячәк. Чөнки ул үзе дә бу сүзләргә ышанмый, ышанырга теләми дә иде. Өйгә кайткач та, тынычлана алмады ул, чөнки әти-әнисе күз алдында иде.

Кыз Уфага китте. Бу көннәрдә, аңсыз кеше кебек, бернәрсә дә аңламый иде ул. Тик аның йөрәген азрак кына җылытып торучы очкын кебек Рөстәме бар иде.

* * *

31 август көнне Айсылу Уфада иде. Бүлмәсен ачып керде. Лариса да (ул аның белән 4 ел буе тора), Ләйсән дә, яңа кыз Дания дә килмәгән иде әле. Урын кирәк-яраклары алып йөргәндә ул кызлардан тетрәндергеч хәбәр ишетте -4 сентябрьдә Рөстәмнәрнең туе була икән, ди… Кем?! Рөстәм?! Өйләнә?! Ничек инде ул?!

Айсылуның ышанасы килмәде, чак кына егылып китмәде. Акрын гына атлап бүлмәсенә кайтып җитте дә караватына егылды…

Бу Айсылу өчен гомерлек кайгы иде. Әле берничә көн элек кенә булган вакыйгадан арынып бетмәгән йөрәккә тагын да авыр кайгы килде. Аны җир өстендә йөрткән, күңелсезлекләргә баш идермәгән мәхәббәте югалды. Айсылуның яшәүгә өметен, көләч елмаюын, йөрәк җылысын алып китте ул. Башкорт иде шул аның Рөстәме. Хәзер аныкы түгел инде… Шуның өчен шигырь юлларын да үзе дә сизмәстән башкортча язып куйган:

Язмышыма үкенмәс тә инем

Йөрәгемдән кандар

таммаһа…

“Акыллым, бик өзгәләнмә, яшисең бар бит әле. Тормышың башланып кына килә, туачак таңнарың алда әле. Син көчле ихтыярлы кеше, әлеге авыр көннәрдә түзем бул! Чын мәхәббәтең эзләп табачак әле. Башыңны түбән имә, кыз бала, үз-үзеңне кулга ал”, -дип юатучы булса иде… Тик әлегә барыбер аңлап бетерә алмас шул, вакыт кына кайгыларын таратыр. Айсылу үскән кыз инде, үз-үзен киләчәк тормышка әйбәтләп әзерләде, димәк, бәхетле булырга да хаклы ул. Күп тә үтмәс, балалар укыта башлар, насыйп ярын очратып гаилә корыр, үз балаларын үстерә башлар… Айсылу хатын-кыз бәхетенә, һичшиксез, лаек!