Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Аның хезмәте халык күңелендә калачак

Аның хезмәте халык күңелендә калачак

0
Аның хезмәте халык күңелендә калачак

4 июльдә Вагыйз хәзрәт Яруллинга 90 яшь тулган булыр иде

Вагыйз хәзрәт Яруллин, күренекле дин эшлеклесе буларак, регионыбызда ислам динен торгызу өчен бөтен көчен куйган сирәк кешеләрнең берсе. Аның тырышлыгы белән туксанынчы елларда өлкәдә бик күп мәхәлләләр, мәчетләр торгызылды, Самараның Җәмигъ мәчете корылды.

Вагыйз Лотфулла улы 1983 елда – Куйбышев мәчете имам-хатыйбы, 1994 елда Куйбышев мөхтәсибәте мөфтие итеп билгеләнә, 2012 елга кадәр Региональ Диния нәзарәте идарәсен җитәкли. Мөселманнар аны чын ислам дине кыйммәтләрен яклый белүе өчен хөрмәт итсәләр, өлкә җитәкчелеге башка конфессияләр белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра алуы өчен авторитетын таный. 2012 елда Россиянең Югары мөфтие аны юкка гына Россиянең Үзәк Диния нәзарәте баш казые итеп билгеләмәгәндер, бу бер дә очраклы хәл түгел.

Вагыйз Яруллин Татарстанның Аксубай районы, Иске Ибрай авылында туып-үскән. Бу авылда ислам дине советлар чорында хөрмәттә булмаган, әлбәттә. Халыкның ислам диненә тартылу көчен, дини йолаларны үтәп яшәү теләген коммунистлар идеологиясе һәм репрессияләре дә тыя алмый, мәчетләр ябылганда, мулла өендә җыелып булса да, намаз укыйлар, яшьләргә сабый чакларыннан дин нигезләрен өйрәтәләр…

Ә мулла өе дигәнебез – булачак Самара мөфтиенең туган йорты була инде. Лотфулла хәзрәтне һәм Камәрия абыстайны авыл халкы әле дә яхшы сүз белән искә алалар – бик тыйнак, кеше хәленә керә белә торган кешеләр иде, дип сөйлиләр. Бәйрәм булсынмы, кайгы килсенме – мулла өендә җыелалар. Аның өе ишекләре, мәчет ишекләре кебек үк, гел ачык була.

Лотфулла башлангыч дин белемен әтисеннән – Ярулла мулладан ала. Үскәч, Кизләү мәдрәсәсен тәмамлый, үз авылына кайтып, имам булып эшли башлый. Советлар, әлбәттә, ул җәелдереп җибәргән эшчәнлеккә кырын карыйлар, ләкин, бәхетенә, эш репрессияләргә кадәр барып җитми, колхозга керергә теләмәгәннәре өчен икеләтә салым түләргә генә мәҗбүр итәләр. Маллары булмаганлыктан, аларның салымын түләргә авыл халкы ярдәм итә. Менә шундый шартларда Яруллиннар дүрт кызларын һәм бер малайларын үстерәләр.

Вагыйз, бала чагында татар язуы гарәп графикасында булганлыктан, дини китаплар укып үсә, Коръән аятьләренең күпчелеген яттан белә. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, такта ярдыручы булып эшли башлый. 1950 елда, бәхетен шәһәрдән эзләп карарга теләп, Куйбышевка килә. Әнисе, урнашканчы акчасы булсын дип, сату өчен мендәрләр тутырып җибәрә. Ләкин пропискасыз эшкә урнашуы мөмкин булмаганлыктан, абыйсы өендә туктаган егет биредәге завод-фабрикаларның тупсаларын күп таптаса да, эшкә урнаша алмый. Булмады инде дип, базарга чыгып мендәрләрен сатып торганда, Вәлиәхмәт исемле ерак туганын очрата. Вәлиәхмәт ага, егетнең хәленә кереп, пропискага кертә, һәм Вагыйз караватлар ясаучы артельгә эшкә урнаша.

Яхшы тормыш эзләп, Вагыйз Таҗикстанга китә. Нәкъ шунда – Ленинабад шәһәрендә насыйп яры Асияне очрата. Бу вакытта инде ул андагы икмәк заводында эшли була. Никахка әтисе белән әнисе дә киләләр. Бераздан Лотфулладан хат килеп төшә: “Улым, Таҗикстанда күргәннәрем миңа бик ошады, ләкин кеше туган җирендә яшәргә тиеш, кайтыгыз”, дип язылган була анда. Ул вакыттагы яшьләрнең ата-ана сүзеннән чыга торган гадәте булмый, күп тә үтми, яшьләр Куйбышевка кайтып төшәләр, апасы яшәгән йортка пропискага керәләр, гаилә башлыгы кибеттә эшли башлый. Апасының өенә төртеп бер бүлмә салалар да шунда яши башлыйлар. Кызлары Сания дә шул йортта туа. Бераздан, Радиальная урамыннан үзләренә аерым өй сатып алгач, уллары Талип белән Мансур дөньяга киләләр…

1967 елда Куйбышевның Малый тупик урамында Иб¬раһим хәзрәт Ганиев муллалыгында мәчет ачыла. 1991 елның 5 гыйнварында гына Куйбышев мөхтәсибәте оеша һәм имам-мөхтәсиб итеп Вагыйз Лотфулла улы Яруллин билгеләнә. 1994 елдан башлап, Вагыйз Яруллин Региональ Диния нәзарәтен җитәкли.

1990 елда, рухи һәм милли үзаң күтәрелеше чорында халык Самарада Җәмигъ мәчете төзү эшләрен башларга ниятләде. Югары мөфти Тәлгать Таҗетдин, әлеге башлангычны куәтләп, сатып акча эшләү өчен Согуд Гарәбстаныннан кайтарылган утыз мең Коръән бүлеп бирә. Күбесен Үзбәкстанга сатып, 1 миллион сум акча эшлиләр. “Бу акча фундаментын салырга гына җитте, – дип искә ала Талип хәзрәт Яруллин. – Төзелешне туктатып торыргамы инде, дип аптырап йөргән чакта Вагыйз хәзрәт Попечительләр советы оштырыга тәкъдим итте. Аны өлкә хөкүмәтенең икътисад үсеше министры Габибулла Хасаев җитәкләде. Шулай итеп, мәчет төзелешенә үз өлешен һәркем кертә алды. 1999 елда мәчетебез тантаналы рәвештә ачылды”.

Самарада мөселман өммәтен булдыру һәм үстерү эшенә Вагыйз Яруллин керткән өлешне сүз белән генә бәяләп бетерерлек түгел. Бу авылларда торгызылган һәм шәһәрләрдә салынган мәчетләр дә, дин белеме бирү өчен оештырылган мәдрәсәләр һәм укулар да, хөкүмәт органнары белән булдырылган хезмәттәшлек тә, мигрантлар белән алып барыла торган чиксез четерекле эш тә…

Бүген Вагыйз хәзрәтнең эшен аның балалары һәм оныклары дәвам итә. Аларның тырышлыгы белән өлкә мәчетләре дин йортлары гына түгел инде хәзер, мөселман халкының берләшү урыны да, киң җәмәгатьчелеккә ислам дине нигезләрен сеңдерү һәм агарту үзәкләре дә. Халык күңелендә аның кебек көрәштәшләрнең исеме озакка саклана…

Данияр Сәйфиев

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”