Авылдашларымны искә алып…

0
149

Дөньяда иң кыйммәтле нәрсә — кеше гомере… Әле яңа гына бәби булып дөньяга аваз салган идең, кай арада су кебек аккан вакыт 70 — 80 еллык гомерне артта калдырган?! Сабый чакта һәр яңа ел шат­лык-куанычлар белән көтеп алына. Зур буласы, тизрәк мөстәкыйль тормышка аяк басасы килә. Еллар узган саен адәм баласы туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый: тагын бер ел үтте, икенче ел…

Артка борылып караган саен күпме истәлекләр күз алдына килә. Хәбәрче буларак, мин еш кына  шул истәлекләргә бай булган авылдашларымның язмышын  күзаллап утырам. Менә бүген дә авыл башында урнашкан бик күркәм йортта гомер итеп, инде бакыйлыкка күчкән Мөхтәр Әхмәтгата улы Гадыев турында истәлекләргә тап булдым. Ул Иске Ярмәк авылында туып, төрле җирләрдә эшләсә дә, авылыбызның иң күркәм, иң мөхтәрәм кешеләренең берсе иде бит. Кызганыч, 1993 елда ук, 63 яшендә, каты авырудан бакый дөньяга күчте. Әгәр исән булса, аңа 80 яшь тулган булыр иде.

Әхмәтгата Һади улы һәм Шәрифелҗамал Әхмәтша кызы Галимуллиннар гаиләсендәге биш бала арасында Мөхтәр дә була. Әхмәтгата абый балаларын үз әтисенең исеменә терки.

Гадыев фамилиясендә йөр­гән Мөхтәр җирле мәктәптә укыганда Бөек Ватан сугышы башлана һәм аңа да, башка балалар кебек, колхоз кырларында бил бөгәргә туры килә. Бик уңган, мөстәкыйль үсмер егетне колхоз җитәкчеләре яраталар, мәктәпне тәмамлагач та, колхозда эшләтү өчен берничә ел армия сафларына җибәрми торалар. Шул арада ул уңган-булган Әнисә Хәбибулла кызы белән гаилә тормышы кора. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан Мөхтәр Әхмәтгата улы берара колхозда  эшли, аннан соң Камышлы авыл хуҗалыгы техникумында укып диплом ала һәм  җирле колхозның икенче бригадасы бригадиры булып китә. Колхоз “Коминтерн” исеменә күчерелгәч, беренче комплекс бригада җитәкчесе итеп билгеләнә. Сугыштан соңгы авыр чорлар үтеп, колхозлар күтәрелеп киткән елларда авылларда зур төзелеш  башлана. Фермалар, мал утарлары һәм башка корылмалар үсеп чыга. 1964 елда Мөхтәр Әхмәтгата улы колхоз рәисе урынбасары итеп сайлана, ә тагын бер елдан, аның оештыру сәләтен күреп, коммунистлар партиясе комитеты җитәкчеләре аны Кләүле районының Иске Сосна авылына, ягъни “Аврора” колхозын җитәкләргә җибәрәләр. Ул эшләгән елларда колхоз югары уңышларга ирешә, халыкның көнкүреш шартлары яхшыра. Салам башлы өйләр шифер белән ябыла, яңа өйләр төзелә, мал сарайлары, орлык амбалары, көнкүреш корылмалары үсеп чыга. Мөхтәр Әхмәтгата улы, төзү материаллары юллап, дистәләгән чакырымнар үтә, бик күп җитәкчеләрнең ишеген шакый һәм буш кул белән кайтмый. Әлегә кадәр Иске Сосна авылы ветераннары аны сагынып телгә алалар.

Җитәкченең, коммунистлар партиясе әгъзасының матур эшләрен искә алып, берничә мәртәбә аны Кләүле район советы депутаты, Сосна авылы советы депутаты итеп сайлыйлар, дистәләгән Мактау граммоталары, Рәхмәт хатлары, “Хезмәт ветераны” һәм башка медальләр белән бүләклиләр.

1971 елда Мөхтәр Гадыев, туган авылына кайтып, җирле колхозда бригадир булып эшли, аннан мал азыгы җитештерү буенча агроном вазифасын башкара. Иске Ярмәктә дә авыл советы депутаты итеп сайлана, авылның иҗтимагый тормышында автив катнаша.

Мөхтәр һәм Әнисә Гадыевлар дүрт малай тәрбияләп үстерәләр, белем бирәләр. Егетләр үзләре дә әти-әнисе үрнәгендә уңган, таләпчән булып, белемгә тартылалар.

Беренче уллары Фәрит, җирле мәктәпне тәмамлагач, Рождествено авыл хуҗалыгы техникумында укый, белемен Куйбышев авыл-хуҗалыгы институтының агрономия бү­легендә үстерә. Хезмәт юлын “Рассвет” колхозында агроном булып башлап җибәрә, аннан Куйбышев исемендәге колхоз рәисе, Похвистнево элеваторында рәис урынбасары, ә 1994 елда Похвистнево РайПосына икмәк комбинаты директоры итеп билгеләнә. Тырыш хезмәте,  югары күрсәткечләре өчен берничә мәртәбә “Центросоюз” Мактау граммоталары, Россия Федерациясе потребкооперациясе, авыл-хуҗалыгы министерствосының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, лаек­лы ялга чыкканда аңа Федераль хезмәт ветераны исеме бирелә. Тормыш иптәше Гаилә Нуркәшиф кызы белән кызлары Гөлшатны һәм уллары Ришатны яратып үстерделәр, аларның да инде үз гаиләләре бар. Гаилә ханым турында да әйтмичә булмый, ул озак еллар медицина хезмәткәре булып эшләгән чорда, өлкә, шәһәр җитәкчеләренең бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Хезмәт ве­тераны медале белән бүләкләнгән. Уңган-булган хуҗа­бикә, хөрмәтле ана әле дә тиктормас. Фәрит белән Гаилә Похвистнево шә­һәре халкына күпереп торган икмәк пешерәләр, он саталар, хәйриячелек итәләр. 

Мөхтәр абый белән Әнисә апаның икенче улы Фәнис, авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаганнан соң, Казахстанда яши, озак еллар авыл ху­җалыгы тармагында эшли, ә хәзер инде лаеклы ялга чыккач, төп йортка кайтты.

Өченче уллары Фәнил Куй­бышев төзү институтын тәмамлап, төзүче-инженер профессиясен алып кайткач, Исак­лы ПМКасында мастер булып эшли. Гаиләсе белән Ставрополь районына күчеп киткәч тә төзү участогында прораб ва­зи­фасын башкара. Тормыш ип­тәше белән ике кыз үстерә­ләр.

Кызганыч, Гадыевларның дүртенче уллары Фаил, исән­леге чикле булу сәбәпле озак яшәми, 23 яшендә вафат була. Әнисә апа үзе дә яшьтән бик күп авырлыклар күргән, чөнки әтисе сугыштан кайтмаган. Шуңа күрә ул 14 яшеннән эшкә җигелгән, сабанчы, хисапчы, урман кисү участогында эшләгән. Авыру бала үстерү дә җиңел түгел. Җитәкче булып эшләгән иренең дә җаена яту ансат булмагандыр. Язмышыңа язылган булгач, берни эшләп булмый, күрәчәкне күрми — гүргә кереп булмый шул. Бүген дә балалары 88 яшенә җитеп бакыйлыкка күчкән әниләренең күкрәген бизәгән медальләрен кадерләп саклыйлар.

…Кеше язмышы. Кемнең язмышын алсаң да, истәлекләр белән ташып тулган. Без һәркемнең тормыш юлын яхшылык белән генә искә алырга тиешбез. Бу язмам да Мөхтәр абый һәм Әнисә апаның рухларына дога булып барсын иде.

Гадыев1

Фәния КӘРИМОВА.

(Фото гаилә архивыннан алынды)

“Бердәмлек”

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here