Авылым һәйкәле.
Авылым уртасында
Зур һәйкәл басып тора.
Аның тирә-ягында
Гөлләр үсеп утыра.
Бу һәйкәлне күргәчтен,
Мин сорадым әнидән:
“Аңлат, әни, бу һәйкәл
Кемнәр өчен куелган?
Ә аның өсләрендә
Кем исеме уелган?”
Әнием шунда җавап бирде:
“Моннан күп еллар элек
Бик каты сугышы булган.
Шул сугышта безнең дә
Авылдашлар катнашкан.
Көчләрен җәлләмичә
Азатлык өчен көрәшкән.
Илдән дошманны куганда,
Үз гомерләрен биргән.
Авыр сугыш кырларында
Алар башларын салган.
Авылга кире әйләнеп,
Күпләре кайталмаган.
Безнең бәхетебез өчен
Алар бит сугышканнар.
Солдатларны искә алып,
Монда һәйкәл куйганнар.
Бәйрәмдә һәйкәл янына
Тупли халкы җыела.
Бар шаһитлар рухына
Коръән догасы укыла.
Сугышта калганнарны
Халкыбыз искә ала.
Бик күп еллар үтсә дә,
Рәхмәтлебез аларга»
Йоклагыз, батыр солдатлар!
Онытмабыз сезне мәңгегә!
Рәхмәт тыныч тормыш өчен,
Калырсыз сез безнең күңелдә!
“Яктылык” мәктәбенең
10 “Б” сыйныф укучысы
Исмәгыйлева Айгөл,
2020 ел.