Хөрмәтле Ренат Абдурахманович!
Шәхсән үземнән һәм Самара өлкәсе татарлары исеменнән Сезне туган көнегез белән котлап, изге теләкләремне юллыйм. Үз вазыйфагызда эшләгән елларыгызда тупланган тәҗрибә, алдынгы алым сезгә бүгенге җаваплы вазыйфагызда, туган телебезне, милли мәдәниятегезне һәм гореф-гадәтләрегезне саклауда ярдәм итәчәк. Сезгә киләчәктә дә татар халкы үсешенә багышланган игелекле хезмәтегездә зур уңышларга ирешүегезне телим. Киләчәктә дә бергә эшләячәкбез, ярдәм итәчәкбез.
Ходай сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләсен.
Фәхретдин Канюкаев,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы Бюросы әгъзасы,
Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.