Домой Главные новости В стране и мире Башкортстанда бер-бер артлы 39 машина бәрелешкән

Башкортстанда бер-бер артлы 39 машина бәрелешкән

0
Башкортстанда бер-бер артлы 39 машина бәрелешкән


Авариядә 10 кеше имгәнгән, шул арасында ике бала бар.

23 февральдә Башкортстанның Авыргазы районында бер-бер артлы 39 машина бәрелешкән. Авариядә ун кеше, шул исәптән 12 һәм 16 яшьлек ике бала имгәнгән. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

https://youtu.be/hpQ5s0ptIko

Юлда күз күреме бик начар, юл бозлавык, машиналар тормозларга өлгермичә, бер-берсенең артына бәрелеп барган.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, урынга ЮХИДИдан биш экипаж бара. Полиция хезмәткәрләре кешеләргә машинадан чыгарга ярдәм итә, табиблар килгәнче беренче ярдәм күрсәтә торалар.

«Башинформ» агентлыгы ЮХИДИга сылтама белән хәбәр иткәнчә, авария Уфа-Оренбург юлының 79 дан 81 нче километры аралыгында була.

ЮХИДИ матбугат хезмәте биредә 39 машина бәрелешүен раслаган.

intertat.tatar