Октябрьнең 25ендә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Ахырда мәктәп директоры Радик Газизов аларны актлар залында җыйды. Анда берничә ел элек шушы мәктәпне тәмамлаган укучылар Гүзәлия Шәкүрова һәм Сабир Галимуллин, шулай ук “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева көтәләр иде.
Мәктәп директоры чыгышын болай башлады:
– Шушы очрашуны үткәрү идеясе башымда кичә генә туды. Шунда ук Гүзәлия белән Сабирга шалтыраттым, ә бүген инде алар алдыгызда басып торалар. Димәк, әзерләнеп килергә әле өлгермәгәннәр. Ә хәзер карагыз инде, безнең мәктәпне тәмамлаган балалар ничек матур итеп ана телендә сөйләшәләр. Сабир, әйт әле ата-аналарга, сиңа татар телен камил белү өчен мәктәптә алган белем генә җитәр идеме?
– Безне татар теленнән Нурзидә Әхмәтовна да, Фәния Нурсәхиевна да укыттылар. Чын күңелемнән рәхмәт әйтәсем килә, чөнки алар безгә төпле белем бирделәр. Ләкин мәктәпкә килгәндә мин татарча сөйләшә белә идем инде. Монда әби белән бабамның роле зур булды. Әле бүгенге көндә дә алар алдында русча сөйли башласам, ярар, улым, бетте, башкача сөйләшмибез дип, татарчага күчәргә мәҗбүр итәләр.
Эльмира Мөгәммәровна:
– Сабир, шулай матур сөйләшкән кебек татар телендә укыйсыңдамы? “Бердәмлек” газетасына языласыңмы, – дип сорагач: “Әлбәттә, язылам да, укыйм да. Менә киләсе елга да язылырга уйлыйм, чөнки әле без мәктәптә укыганда ук олимпиадаларда, бәйрәм концертларында, КВНнар үткәргәндә газета хезмәткәрләре шундук килеп җитәләр, җиңүчеләрнең фотосурәтләрен куеп, мәкаләләр бастырып чыгаралар иде. Хәзер дә шулай.
Радик Рәвгатович:
– Син 11 ел буе безнең мәктәптә татар телен өйрәнеп тә татар телен белмәгән сыйныфташларың турында нәрсә әйтә аласың?
– Мин инде өйләнгән булсам да, балабыз юк әле. Ләкин шуны яхшы аңлыйм: бала белән кечкенәдән ана телендә сөйләшмәсәк, ул мәктәптә генә телне өйрәнә алмаячак. Буыннар чылбыры өзелмәскә тиеш, өйдә гел татар мохиты булырга тиеш. Ә күп ата-аналар җөмләне “Улым, кызым” дип башлыйлар да, русча дәвам итәләр.
Шулай ук мәктәптә дә кызыксындыру чаралары булырга тиеш. Мәсәлән, татар телен белгән балаларга “Туган тел” оешмасыннан бүләкләр тапшырыла иде. Миңа да башта МП3-плеер, соңрак 3 мең акча тапшырылды. Бу да бик яхшы этәргеч булган иде.
Гүзәлия Шәкүрова чыгышын Гакыйль Сәгыйровның “Сабый” шигыре белән башлап җибәрде.
– Бу шигырь белән мин татар теле олимпиадасында җиңү яулаган идем. Укытучым Нурзидә апага зур рәхмәт. Белем – ул зур дөньяны ача торган ишек, ә укытучылар балага ул ишекләрне күрсәтүчеләр. Һәр баланың нәрсәгәдер сәләте бар, димәк, һәркем үз ишеген табарга тиеш. Ул ишекләрнең ачкычы ата-аналар кулында, дип исәплим. Бала ана телен белсен өчен, мәктәп кенә түгел, бөтен гаилә дә җаваплы. Татар мәктәбенә ул инде сөйләшә белеп кергәндә, нәтиҗәсе дә озак көттермәс. Ата-аналар һәм укытучылар ярдәмендә ишеге дә тизрәк табылыр, – дип, үз теориясен сөйләп бирде.
Сүз “Бердәмлек” газетасы баш мөхәрриренә тапшырылгач, ул басманың кыскача тарихын сөйләп алды.
– 1990 елдан бирле чыгып килүче татар газетасы – ул Самара татарларының елъязмасы. Газета булмаса, татар тормышы таркау булыр иде. Шушы 32 ел эчендә булган бөтен вакыйгалар да язылып, теркәлеп бара. Берничә ел узгач, аларны Самара өлкә архивына тапшырабыз, шулай итеп, мәгълүмат еллар буе саклана. Мәсәлән, шушы ук Сабирның – “Сәләт” лагерьларында, Гүзәлиянең татар теле олимпиадаларындагы җиңүләре турындагы мәкаләләрне илле елдан соң да алып укырга мөмкин булачак. Шулай ук милли оешмаларыбызның эшчәнлеге дә интернетта түгел, газета битләрендә яхшырак сакланачак. Ә интернеттагы мәгълүмат нәрсә ул? Лента кебек күз алдыннан үтә дә, аска төшеп югала.
Шуңа күрә, татарларның үз газетасы булсын дисәгез, аңа һәр татар гаиләсе дә язылырга тиеш. Бүген безнең газета 1890 данә булып чыгып килә. Бу безнең чыгымнарның яртысын да капламый. Язылучылар саны 4 – 5 мең булса гына без иркенләп эшли алыр идек. Ә сезнең гаиләләргә һәр шимбәдә газета килеп торыр иде, балаларыгыз, бу нәрсә икән дип, кызыксынып карарлар иде. Бәясе дә артык зур түгел, 600 сум гына. 20 декабрь – киләсе яртыеллыкка язылуның соңгы көне. Үзебезнең газетага язылмыйча калмагыз, – дип өндәде.
Ахырда Радик Газизов, “Бердәмлек”не дә, белем ишекләрен ачучы ачкычка тиңләп, татар иҗтимагый оешмаларының хезмәттәшлектә булуын теләде. Бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәсәк кенә алга бара алачакбыз, диде.
Эльмира Шәвәлиева