3 февральдә “Азатлык” сайтында “Гали авылында мәктәп укучысына тәнәфестә намаз укуны рөхсәт итмиләр”, дип аталган мәкалә басылып чыккан иде. Анда Самара өлкәсенең татарлар гына яшәгән Гали авылында 9нчы сыйныф укучысына тәнәфестә намаз укырга рөхсәт итмиләр, дип язылган иде. Бу гаиләдәге малайларның икесе быелгы уку елыннан башлап намазларын мәктәптә укырга булганнар. Малайларның берсе намазны тәнәфес вакытында кеше йөрмәгәнрәк аулак урында укыса да, кемдер мәктәп мөдиренә җиткергән. Шуннан әнисен мәктәпкә чакырта башлаганнар. Мәктәп мөдире намазны казага калдырып өйдә укырга тәкъдим иткән. Ә әниләре: «Алар шимбә көнне укымыйлар, шуңа гадәти көннәрдә дәресләр саны тугызга җитә. Кыш көнне бит намаз вакытлары бер-бер артлы бара. Сәгать дүрттә мәктәптән кайтканда, инде өйлә чыгып, икенде намазы кергән була. Шуңа, өйлә намазын калдырмас өчен, 9нчы сыйныфта укучы улым декабрь айларында аны мәктәптә укый башлады», – ди. Адвокат та тәнәфес вакытында балага намаз уку рөхсәт ителергә тиеш, дип белдерә.
Бәхәс әлегәчә дәвам итә. Халыкта төрле фикерләр бар. Менә, мәсәлән, бу мәктәптә күп еллар буе тәрбия эшен алып барган ветеран укытучы, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы ШӘЙХЕТДИНОВА газетага үз фикерен язып җибәргән:
“Октябрят, пионер, комсомол оешмалары булган чорда ничек эшләргә, нинди чаралар үткәрергә кирәклеге билгеле, һәр нәрсәнең законы, тәртибе, таләпләре бар иде. Советлар Союзы таркалгач, мәктәпләргә дә авыр булды. Чөнки мәктәп эшен ничек оештырырга, тәрбия чыганакларын кайдан алырга, дигән җавапсыз сораулар барлыкка килде.
Авылыбызда татар-мөселманнар гына яшәгәнлектән, туксанынчы еллардан соң тәрбиянең төп юнәлешен милләт ягына борып җибәрү яхшы нәтиҗә бирде. Халкыбызның милли бәйрәмнәрен үткәреп, гореф-гадәтләрен яңартып, саф татар телендә сөйләшеп, туган якны өйрәнеп һәм район, өлкә күләмендә үткәрелә торган чараларда катнашып, эшебезне дәвам иттек.
1992 елда Гали авылында мәдрәсә ачылу вакыйгасы халык өчен генә түгел, мәктәп өчен дә бик мөһим вакыйга булды. Шимбә, якшәмбе көннәрендә балалар мәдрәсәдә дини белем ала башладылар. Ул вакытта укыткан Әүһәд хәзрәт һәм Сания абыстай Мингачевларны шәкертләре бүген дә сагынып искә алалар. Мәдрәсәдә белем алган балаларның күбесе әти-әниләрен дә намазга басарга, дини белем алырга өндәделәр. Мәрхүмнәр Мөҗаһит Латыйпов, Рәфкать Бадукшин, балалар арасында дини конкурслар үткәреп, күчтәнәчләрен мәктәп Сабантуенда тапшыралар иде. Әле дә бергә-бергә Болгар җирлегенә, Казанга сәяхәтләргә чыгып китәбез, “Сө-ембикә оныклары” кебек конкурс-викториналарда катнашабыз, күп чараларны балалар үзләре Коръән сүрәләре укып матур итеп ачып җибәрәләр.
Дин – ул бик көчле тәрбия ысулы. Мәктәп директоры вазифасын 24 ел буе үтәп килгән Мөхтәр Исламнур улы Алтынбаев та, хәзер хезмәт куючы Фидаил Мәҗит улы Маннанов та, мәдрәсә җитәкчелеге белән киңәшеп, тәрбия сәгатьләренә хәзрәтләрне дә чакыруны га-дәткә кертеп җибәрделәр. Ул дәресләр өлкән, уртанчы һәм башлангыч сыйныфларда аерым-аерым үткәрелә, хәзрәтләр, мөгәллимәләр, лаеклы ялда булган укытучылар да катнаша.
Фидаил Маннанов – күп еллар икенче мәхәлләдә мулла вазифасын үтәүче Мәҗит абыйның улы, үзе дә намаздагы кеше. Бу эшләрне ул шатланып кабул итә. Балалар өчен шимбә-якшәмбе укулары да алып барыла. Җәйге ял да оештырыла. Аны оештыруда “Ак калфак “ хатын-кызлар оешмасы ярдәм итә. Шулай ук бу оешма балалар өчен төрле дини чаралар үткәрә – дога уку, мөнәҗәт әйтү конкурслары, Мәүлид кичәсе, Корбан һәм Ифтар мәҗлесләре һәм бик күп төрле башка бәйрәмнәр. Үткән елда “Илаһи моң” онлайн конкурста катнашып бүләкләр алдык. Балалар бакчасында да дини дәресләр һәм “Мин татарча сөйләшәм” татар теле дәресләре алып барыла. Аларны Гамбәр абыстай һәм лаеклы ялдагы татар теле укытучысы Зөлфия Нәзәхетдин кызы алып баралар. 16 костюм тегелде, музей почмагы оештырылды, матур стендлар эшләнелде, конгресс аша татарча китаплар кайтарылды. Тәрбиячеләр, укытучылар бу ярдәмгә рәхмәт кенә әйтеп торалар.
Дин дәресләрен хәзрәтләребез, мөгаллимәләребез алып бара. Ә безнең авыл дин әһелләренә бай, Аллаһыга шөкер. Тирән белемле Искәндәр, Юныс һәм Абдрахман хәзрәтләр, Гамбәр Баһаутдинова, үземнең укучым, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем алучы 4 бала әнисе Әлфия Хәйруллина, Зөлфия абыстай Курмаева… Алар кичләрен өч төркем хатын-кызларны һәм бер төркем ир-атларны укыталар. Мәдрәсәдә балалар өчен дә, халык өчен дә төрле чаралар үткәрелеп тора. Бу пандемия аркасында гына бераз кысыла төштек. Киләчәктә барысы да яхшы булыр, дип өметләнеп яшибез.
Ә күпме хәзрәтләрне тәрбияләде безнең мәдрәсә һәм мәктәп? Алар Россиянең төрле почмакларында хезмәт куялар, мулла вазифаларын үтәп киләләр: Самараның Зубчаниновка мәчетендә – Расих хәзрәт Вакказов, Коръән-хафиз Ислам Баһаутдинов, Сызранда – Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, Яңа Усманда – Ринат хәзрәт Калимуллин, Чебоксарда – Нәфис хәзрәт Башаров… Күп еллар мәдрәсәне Минтаһир хәзрәт Сираҗев җитәкләп килде. Мөхәммәдия мәдрәсәсендә Фидаил Нураев укып чыкты, бүгенге көндә анда Айрат Кәлимуллин һәм Расих Юнысов укыйлар.
Татар кешесенең – татарны, мөселман кешесенең мөселманны рәнҗетүе – бик зур гөнаһтыр ул, минемчә. Бер якны гына тыңлап, нәтиҗә ясау бер дә килешми торган гамәл. Кеше йокысыз төннәр үткәрә, чиргә сабыша, төп эшен башкаруда кыенлыклар барлыкка килә. Хәзер аралашу ысуллары бик күп, теләсәң, җаен табып була. Һәр вазгыятьтә ике якның да фикерен белү кирәк бит инде.
Мәктәптә балалар белән эшләү – бик авыр хезмәт ул. Әлеге чорда бигрәк тә, чөнки мәктәпләрдә укытучылар җитешми. Кайбер әти-әниләр, балалар, үзләренең хокукын яхшы беләләр дип, укытучыны кимсетүне бернигә дә санамыйлар. Ә динле кеше белә: Пәйгамбәребез с.г.с. укытучыны хөрмәт итәргә кушкан. Киләчәгебез яхшы булсын, авыл саклансын өчен, без бер-беребезне батырырга түгел, ярдәм итешергә тиеш.
2022 ел “Без – бергә! Безнең көч – бердәмлектә!” шигаре астында узачак.
Бик мәгънәле сүзләр. Ләкин бу сүз генә булып калмасын иде, туганнар һәм дин кардәшләр! Сәламәт булыйк! Бер-беребезнең кадерен белеп, ярдәмләшеп яшик!