Домой Жизнь татар Татары в регионе Бердәм булып яшик, туганнар!

Бердәм булып яшик, туганнар!

Бердәм булып яшик, туганнар!

“Бердәмлек” газетасының 30 еллыгы һәм “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбленең 55 еллыгына карата юбилей чаралары дәвам итә. Узган шимбәдә редакция хезмәткәрләре һәм артистлар Камышлы районының Иске Усман, Татар Байтуганы һәм Иске Ярмәк авылларында булдылар. Халык белән очрашулар искиткеч җылы атмосферада, бәйрәм рухында үтте. Бу чараларда Самара төбәге тарихчысы Шамил Галимов, Тольяттиның “Идел” ансамбле җитәкчесе Зөлфия Галиханова һәм ансамбльнең солисты Алмаз Галиханов та катнаштылар.

Бердәмлеклеләр һәм “Ялкынлы яшьлек” артистлары бу очрашуларны оештыруда һәм уздыруда зур өлеш керткән Камышлы районы администрациясенә, районның Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсенә, Иске Усман һәм Иске Ярмәк авыл җирлекләре башлыкларына Мидхәт Шәйдуллинга һәм Минсәгыйть Шәйхетдиновка, Мәдәният йортлары җитәкчеләре Гөлнара Абдулловага һәм Ришат Ибраһимовка, китапханәчеләр Гөлнур Вәлиуллина һәм Әлфирә Калимуллинага, Татар Байтуганында урнашкан “Әлифба” музее җитәкчесе  Нурания Абзаловага һәм кунакларны каршы алуда катнашкан һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерәләр. Һәрвакыт шулай бердәм булып яшик, туганнар!

Камышлы районында узган бу чара турында тулырак материал “Бердәмлек” газетасының киләсе санында бастырылып чыгачак.

IMG_4864
IMG_4885
IMG_4917
IMG_4919
IMG_4939 (1)
IMG_4945
IMG_4953
IMG_4957
IMG_4966
IMG_4969
IMG_4974
IMG_4975
IMG_48291
IMG_48321
IMG_48711
IMG_48741

“Бердәмлек” редакциясе.