Өлкә татар газетасының беренче баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга
7 сентябрьдә 80 яшь тулган булыр иде
Рәфгать Нәбиуллович Әһлиуллин 28 ел буе Самара өлкәсенең милли матбугат кырында үз халкына хезмәт иткән милләтпәрвәр һәм журналист.
Каеннарның яшел күлмәкләре саргылт төскә керә башлаган зыңгылдап торган алтын көз башында туган Рәфгать Әһлиуллинның гомере, шулай ук көзен, тик күк йөзен кара болытлар каплаган елак һәм караңгы иртәдә өзелде.
Ул үләсен алдан белде. Бәлки газета укучылары хәтерлиләрдер, 75 еллык юбилее алдыннан “Бердәмлек”тә дә, башка өлкә газеталарында да аның турында күп мәкаләләр басылып чыккан иде. Мин, ул вакытта газетаның корреспондентлар бүлеге мөдире булып эшләгән кеше, редакторыбыз турында язылган чираттагы мәкалә газета папкасында яткач, түзмәдем, кабинетына атылып кердем: “Рәфгать Нәбиуллович, кешеләрдән яхшы түгел бит инде, гел-гел сезнең турыда гына язып торабыз!” – дип башлаган идем, сагыш тулы авыр карашын күреп, абынган кешедәй, ярты сүземне дә әйтеп бетерә алмадым. “Бәлки бу минем соңгы җырымдыр”, – диде ул, аска карап.
Кабинет ишеген әкрен генә ябып чыктым да бу теманы башкача кузгатмадым. Ике атна үтте микән, ашыгыч ярдәм машинасы аны кардиология үзәгенә алып китте. Соңгы сүзе шул булды: “Бердәмлек”не саклагыз!..” Сизе¬гән бит ул, сизенгән! Эх, кирегә әйләндереп булса иде вакыт тәгәрмәчен, бу үкенечле сүзләрне әйтмәгән булыр идем!
Ә күпме яхшылыклар эшләде бит ул халыкка! Хәтерлим, 1992 – 1993 еллар булгандыр, Урта Азиядән бер татар кешесе кайтып, биредә урнашып булыр микән, читтә яшәр хәлебез калмады, куалар, дип зар елады. Кабинетта нәрсә сөйләшкәннәрен мин, ул вакытта секретарь-машинистка, ишетмәдем, редакция машинасына утырып кайдадыр барганнарын хәтерлим, өлкә администрациясенә булса кирәк, анда эш барып чыкмады бугай, кайткач, татар зыялыларына шалтыратып, бу кешегә ярдәм итүләрен сораганы истә калган. Шулай берничә көн йөрделәр алар. Ә икенче атна башында бу кеше кинәт югалды. Соңрак билгеле булганча, бу мәшәкатьләргә олы яшьтәге абзый түзмәгән, инфаркттан вафат булган…
Рәфгать Нәбиуллович, абзыйның гәүдәсен гаиләсе яшәгән якларга озату мәшәкатьләрен үз өстенә алып, Республика хөкүмәте белән элемтәгә керде, тимер юл вокзалына барып оештырып йөрде, тимер юл администрациясе белән талашып бетте, ниһаять, юлын табып, халык садакасыннан җыелган акчабызны түләп, поездга урнаштырып җибәргәне истә. Икенче берәү булса, минем эш түгел бу, дип кул гына селтәгән булыр иде. Бер белмәгән кеше бит инде… Юк, башлаган эшен ахырына җиткерүчеләрдән иде редакторыбыз. Журналист һәм җитәкче, илдәге сәясәтне аңлап, халыкның бу турыда нәрсә уйлаганын шәйләп, барысын да анализлап эш итә белергә тиеш. Рәфгать Нәбиулловичның бу адымы нәкъ шундый сыйфатлары турында сөйли.
Шул ук чорда ул татар зыялысы, шагыйрь һәм журналист, ләкин инде олыгайган һәм ялгыз яшәүче Фаикъ Давыдовның язмышында да зур роль уйнаганын хәтерлим. Аның рус телендә язылган мәкаләләрен, шигырьләрен тәрҗемә итеп, газетада бастырып, гонорар түләп булса да, авыр матди хәлдән чыгару юлын эзләде. Авырганда, табиблар чакыртып, хастаханәгә урнаштырып йөргән чаклары да булды. Ә вафат булгач, гомере буе рус газеталарында эшләгән кешене җирләү мәшәкатьләреннән дә читтә калмады. Рәфгать Нәбиуллович үзе вафат булган көнне, зиратка барып, Фаикъ Давыдовның каберенә истәлек ташы кую эшләрен оештырырга җыена иде. Бу эшен инде безгә, Шамил Галимовка һәм миңа, тәмамларга туры килде.
Гакыйль Сәгыйровның иҗатын популярлаштыру, аның турында китап язып, бастырып чыгару, музей-йортын булдыру эшләре буенча да Кошки районы белән Самара арасын иңләп йөргәнен, шагыйрь Рөстәм Мингалимнең иҗатын популярлаштыру өчен иҗат кичәсе оештырганын, дүрт томлы китабы басылып чыккач, редакция акчасына тиражның шактый өлешен сатып алып, китапханәләргә, мәктәпләргә, аны белгән кешеләргә таратканын күпләр белмидер әле. Безнең гаиләдә дә ул дүрт томлы китап бар, чөнки әнием Сәхия Шәвәлиева Рөстәм Мингалимнең укытучысы иде.
Исебез китә иде инде бу кешегә — исән бер әгъзасы да юк, ә ул, үз-үзен саклау урынына, икейөзле кешеләргә хакыйкатьне ярып салырга да кыенсынмый, көн кадагына язылган кискен язмалары белән тын күл өстеннән дулкын йөгертеп алырга да куркып тормый иде…
Ә инде бәйрәм яисә кунак-фәлән килеп чыкса, Рәфгать абый киң күңелле хуҗага әверелә. Кызлар өстәл корып җибәрәләр, мәрхүм Идеал Муса улы Галәветдинов гармунын күтәреп килеп җитә дә, кичкә кадәр милли матбугат, мәгариф, мәдәният турында сөйләшүләр тынмый, Халыклар дуслыгы йорты коридорлары буйлап татар җыры агыла иде…
Журналистлар берлегенең Самара бүлеге оештырган чараларда катнашкан вакытларыбыз үзенә бер бәйрәм була иде. ГТО нормаларын үтәдек, спорт уеннарында катнаштык, Пресса көннәрендә, өлкәдә милли матбугат булуын раслау өчен, татар уеннары, концертлар оештыра идек, Сабан туйларының барысын да күрдек, яздык, геройларын мактадык, кайсын ачуланып та алдык. Газета шуның өчен кирәк тә бит ул. Бүреләр урман санитарлары булса, газета, җәмгыять санитары буларак, булдыксыз җитәкчеләр, ваемсыз хезмәткәрләр белән көрәшү ысулы. Моңа да безне беренче редакторыбыз өйрәтте.
Ул кадәр киң атлап булмаса да, Рәфгать Нәбиуллович күрсәткән юлдан бүген дә барабыз. Шундый юбилей көннәрендә, тавык та чүпләп бетермәслек көндәлек эшебездән аерылып, үткәннәргә борылып карыйбыз да утыз өч ел гомеребез юкка үтмәгән, дигән нәтиҗәгә киләбез.
Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле беренче редакторыбыз. Урыныгыз җәннәттә булсын. Ә безнең бу дөньяда эшебез күп әле, без “Бердәмлек”не саклыйбыз!