Татарстанның “Яңа Гасыр” телеканалында күрсәтелә торган “Кәмит Җәвит” тапшыруының бер чыга-рылышында татар-башкорт эстрадасы артистлары – бертуган Рәфинә һәм Люция Ганиуллиналар, игезәкләр Айдар һәм Ринат Әскәровлар, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар чыгыш ясады.
Игезәк егетләр, ике кашык су кебек, ничек шулай охшаганнар диген! Гармунда уйнап, мәзәк сүзләр сөйләп, бии-бии җырлаулары, сәхнәдә тотышлары белән тамашачыларның күңелен яуладылар да куйдылар. Җәвит үзе дә, кушылып бии-бии, араларында йөреп, хәлдән таеп, хәл алмакчы булып туктаган иде, караса, күктән очып төшкәндәй, игезәк кызлар Рәфинә һәм Люция Ганиуллиналар пәйда булдылар. Ярымшәрә дисәм, ялгыш булыр. Тәннәренең 80 проценты да капланмаган! Аккош канатыннан ясалган веерларын болгый-болгый килеп чыктылар да биергә керештеләр. Игезәк егетләрнең берсе хәтта күзләрен ике кулы белән каплады! Белмим, күзләре чагылдымы, әллә оялудан булдымы бу мизгел. Ә Җәвит үзе артка ук барып басты, мескен генә бала шикелле, кулларын күкрәгенә кушырып, кашлары белән каплап торган күзләрен кысып, тынсыз калып, бию беткәнче астан гына күзәтте, кушылып биергә дә чыкмады. Ә кызлар каурыйларын читкә куеп, кызганнан-кыза бардылар.
Сыерны да Аллаһы Тәгалә шулай яралткан: арт ягын күрсәтеп йөрмәс өчен, койрык бүләк иткән. Ә болар урта ноктаны каплар өчен алтын-көмеш билбау салындырып такканнар, хет анысы биегәндә ачык күренми, ә күкрәкләренә ап-ак йомры – затлы укалар белән чигелгән янчык элеп куйганнар. Селкеткән саен әйтерсең күктән йолдызлар атыла. Мондый биюне беркайчан да күргәнем булмады. Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!
Мин үзем гомерем буе сыер савучы булып эшләдем. Лемеха кушаматлы 20 литр сөт бирә торган сыерым бар иде. Имиенә, күз тимәсен дип, иске колготкиемны кисеп, янчык тегеп кидердем. Бу кызларның әти-әниләре, бигрәк тә әтиләре, биюләрен күргәне булдымы икән? Әллә, кызларым акча эшли дип, сөенеп утыралармы? Алар кияүдә, кайнана-кайнатасы күргәч, нинди бәя бирәләр икән? Басып кул чабалармы икән? Бу чибәрләргә, шушы киемнәрен киеп, “Башваткыч” тапшыруына барырга кирәк. Безнең татар җырчылары анда яулыксыз, ачык изүле күлмәк белән күренәләр, аларга шулай кирәктер, мөгаен. Ә менә керәшеннәрнең йөзләре дә куллары гына ачык, башка җирләре капланган, изүләре беркайчан ачык түгел. Ул ягы белән алар мөселман татарларын уздыралар.
Мин бу тамашаны ике ай элек карап, хәйран калган идем. “Кәмит Җәвит”не караучылар – олы кешеләр. Миңа кызым, шушы мәнсез ахмаклар турында газетага яз әле, диде. Нигә безне – мөселманнарны, болай кимсетеп, мыскыллап йөриләр. Акча кирәксә, бу биюне чит илдә биесеннәр!
Йа Аллам, йа Раббым! Нинди көнгә килеп җиттек бит, ниләр генә әйтеп хурламыйлар үзләрен. Казан шәһәре нинди генә конкурслар, чаралар уздырмый, милләтен, татар халкын яклап, күпме чыгымнар чыгарып, бөтен төбәкләргә булыша, менә бу бер кысага да сыймый торган хәлләргә дә әзрәк игътибар итсен иде! Нигә ир-егетләр трусиктан яки шортыдан сәхнәгә чыкмыйлар? Чөнки алар үз дәрәҗәләрен түбән төшермиләр.
Җәвит, башкача мондый шәрәләрне чакырып, син дә дәрәҗәңне төшермә! Шулкадәр яратып карый торган “Кәмит Җәвит” тапшыруы белән бергә бу кызлар безнең якларга, бигрәк тә Гали авылына килеп чыга күрмәсеннәр! Залда беркем дә калмас, качып бетәрләр! Милләтебезне хурлауга ирек куймагыз! Мин бу язманы авылдашларым соравы буенча яздым.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.