Чишмәләр – Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең иң олысы, тормыш чыганагы. Чишмәләрнең саф сулары сусауны да баса, тәнгә – сихәт, беләкләргә көч бирә, туган авылын сагынучыларның йөрәк яраларын төзәтә, диләр. Шуңадыр да кешеләр чишмәләрне саклыйлар, чистарып, төзекләндереп торалар.
Безнең Камышлы яклары да чишмәләргә бай, ә халкы игелекле. Авылдашыбыз Хәйдәр Кәшип улы Гаязов та шундый изге җанлы кеше. Ул туып-үскән, ә бүген инде таралып беткән Кызыл Яр бистәсе өчен борчыла. Уйлана торгач, монда борчылу гына аз, эш кирәк, дигән фикергә килә һәм авылдашларын җыеп сөйләшә. Барысы да аның фикерен хуплап каршы алалар, акча җыялар һәм, җыелышып, башта зиратларын чистарталар, коймаларын яңарталар, корыган агачларны кисәләр, үләннәрне кыркалар.
Күмәк эш нәтиҗәсен күреп, авылдашлар тагын да дәртләнеп китәләр һәм авыл чишмәсен дә ныгытырга ният итәләр.
Хәйдәр ага эш фронтын билгеләү өчен, җиңел машинасына утырып, берничә тапкыр Кызыл Яр яныннан әйләнеп кайта. Күргән-белгән авылдашлары белән киңәшә. Башында бөтен эш планы тугач, район администрациясе башлыгы белән сөйләшә. Рафаэль Камил улы аның идеясен хуплап каршы ала: “Чишмәләрне төзекләндерү – изге гамәл. Тик өстеңә йөкләмә алсаң, аны башкарып чыгарга кирәк бит. Шуны аңлыйсызмы соң? Ир-егетләр башлаган эш – беткән эш, диярлек булсын. Башлыйсыз икән, җиренә җиткереп яңартып куегыз”, – дигән. Район башлыгы үз ягыннан торбалар, техника, башка кирәк-ярак материаллар вәгъдә иткән. Ә авылдашлар тагын акча җыярга керешкәннәр.
Кызыл Яр авылы ир-егетләре чыннан да сүзләрендә торучылар булып чыктылар – “Дуслык” чишмәсе өстенә бура бурап, өстен яптылар, тирә-ягын койма белән уратып алдылар, аңа төшә торган юлны һәм баскычларны цемент белән катырдылар, халык яраткан шифалы суын утырып эчәр өчен беседка ясап куйдылар.
Яңартылган чишмәне ачу тантанасына да ныклап әзерләнделәр: район хакимияте башлыгын да чакырганнар, элек шушы посёлокта яшәгән халык та балалары, оныклары белән кайтканнар.
Иске Усман авылы мулласы Зәкиулла абый Гыйниятуллин азан әйтеп чишмәне ачып жибәргәч, сүз район башлыгына бирелде. «Тирә-як авыллардан Кызыл Яр посёлыгы иң яше булган. Аның халкы Байтуган авылыннан аерылып чыккан һәм бер урам булып яшәгән. Урамында да, йортларында да чишмә суы агып торган.
Изге эш башкардыгыз, егетләр. Зиратыгызны чистартырга килгәндә, чишмәгездән су эчәрсез, шушы җирдә яшәгән һәм илебезгә хезмәт иткән туганнарыгызны яхшы сүз белән искә алырсыз”, – дип, Хәйдәр абыйга да, авыл халкына да чиксез рәхмәтләрен белдерде.
Шуннан соң мин, көянтә-чиләк асып, гармун көенә чишмәгә су алырга төштем. Җыелган халык, чишмә суын эчеп, Камышлы бавырсакларыннан авыз иттеләр.
Аннары күмер самавырда чәй кайнатып, учак ягып бәрәңге тәгәрәттек, авыл хатыннары әзерләп килгән сый-хөрмәтләр белән сыйландык. Әнгәм абый Вильданов гармунда уйнады. Бу көнне Кызыл Яр кыр-болыннары яңгырап торды. Ярмәк вагына оныклары белән бергәләшеп биючеләр дә булды. Таралышканда авылдашлар киләсе елларда да чишмә янында очрашырга сүз куештылар.
автор: Җәмилә Минегалимова
Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”