Чүпрәле районы “Җәмигъ” мәчетендә имам-хатыйблар җыелышы узды. Анда мөхтәсибәтнең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, агымдагысына бурычлар билгеләнде.
Җыелыш эшендә район башлыгы Марат Гафаров, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов катнашты. Әлеге чара Кече Чынлы авылы мәчете имам-хатыйбы Муса хәзрәт Шәйдулловның Коръән укуы һәм дога кылуы белән ачылды.
Район имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов катнашучыларга сәламләү сүзләре җиткерде. Чыгышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ел башында үткәрелгән пленум утырышында күтәрелгән мәсьәләргә тукталды. Аерым алганда авыл имамнарын үз эшчәнлекләрендә Диния Нәзарәте тарафыннан әзерләнгән Нигезләмәгә таянып эш итәргә чакырды.
— Без барыбыз да тынычлык өчен җаваплы. Шуңа да бердәм булып, бергә булып эшләргә тиешбез. Бөтен эшләрне бергә алып баргач, эшләр уң була, — дип билгеләп үтте имам-мөхтәсиб. Агымдагы 2020 ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Туган тел елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан, мөхтәсибәтләр алдында да зур бурычлар тора.
— Милли үзаңны үстерүдә, татар теленең куллану даирәсен киңәйтүдә, туган телне өйрәтү мәсьәләләрендә мәчетләр бүген хәлиткеч роль уйный. Татар телен саклау, татар халкының үсеш стратегиясендә диннең ролен көчәйтү һ. б. шушы юнәлештә элек тә уңышлы гына эшләр алып барылды, киләчәктә дә ул дәвам итәргә тиеш.
Билгеле, күп кенә гаиләләрдә бүген ата-ана баласы белән туган татар телендә аралашмый, бала үз туган телен белми. Болай дәвам итсә, телебез югалачак, гореф-гадәтләребез онытылачак. Телебезне белмәү, өйрәнмәү, безне рухи яктан зәгыйфьләндерә, ярлыландыра. Татар телебез искиткеч матур һәм камил. Гаиләләребез, туган-тумачаларыбыз һәм дин кардәшләребез белән ана телебездә аралашыйк. Балаларыбызга дини тәрбия белән бергә милли тәрбия дә бирү зарур. Шуңа да балалар өчен чаралар оештыру, мәчетләр каршында татар теле курслары булдыру кирәк, — диде Данир хәзрәт Шәрәфетдинов. Әлеге уңайдан агымдагы елда Иске Чүпрәле авылы мәчетендә сентябрь аеннан татар теле курслары ачылуын хәбәр итте.
Моннан тыш, мөхтәсиб имамнар алдында мәктәпләрдә сыйныфтан тыш әдәп-әхлак дәресләре кертү, балаларны хәләл ризыклар белән тукландыру, алга таба аларның туган, татар телле мохитне үз эченә алган җәйге ялларын оештыру кирәклеген дә билгеләп үтте. Район башлыгы Марат Гафаров халыкны иманга җәлеп итүгә салган хезмәтләре өчен имамнарга рәхмәт сүзләрен белдерде.
— Халыкка дөрес фикер йөртү изгелеккә, шәфкатьлелеккә өндәү, ул һәммәбез өстендәге бурыч. Хезмәтегез бик катлаулы. Күп бурычлар йөкләнә, уңышлар телим, — диде ул. Шушы көннәрдә гомер бәйрәмен билгеләп үткән Яңа Кәкерле авылы имам-хатыйбы Әмирҗан хәзрәт Баһутдиновка Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.
Район җитәкчесе ел дәвамында башкарылган эшләргә тукталып, алар арасында Авыл көннәре үткәрүнең күркәмлеген һәм кирәклеген ассызыклады, әлеге юнәлештә дә имамнарның хезмәтләре бәһасез булуын әйтеп, активлашырга өндәде. “Авыл бәйрәмнәре ул безнең тарихыбыз, йолаларбыз, аларны сакларга кирәк”, — диде.
Район мәчетләренең еллык эшчәнлегенә мөхтәсибәтнең исәп-хисап, оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргать Нәүметов йомгак ясады. Мәчетләргә ел дәвамында күпме акча кергәнлеге һәм аларның нинди эшләргә тотылганлыгы турында ул чыгышында тулы анализ ясады.
Имам-хатыйблар җыелышы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында Ватанны саклаучылар көненә багышлап Коръән мәҗлесе белән тәмамланды.
Гөлия Фәизова
dumrt