Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Фотограф Таңсылу Галимова: «Миллилек көндәлек тормышка үтеп керә башлады»

Фотограф Таңсылу Галимова: «Миллилек көндәлек тормышка үтеп керә башлады»

0
Фотограф Таңсылу Галимова: «Миллилек көндәлек тормышка үтеп керә башлады»

Фотограф һөнәренең нинди кызыклы яклары бар? Фотосурәткә төшергәндә нәрсә мөһим? Милли фотосессияләргә ихтыяҗ зурмы? Бүгенге төрки йөзләр – нинди алар? Сәхифәбезнең кунагы – фотограф, «Төрки йөзләр» проектының авторы Таңсылу Галимова белән әнә шулар турында сөйләштек.

«Ир-атларны «селкетү» кыенрак»

– Ни хәл?

– Ярап тора. Ил-көндәге хәлләр тотрыклы булмагач, фотосессияләргә ихтыяҗ бөтенләй бетәр инде, дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады. Гаилә белән фотога төшәргә теләүчеләр артты. Күрәсең, соңгы вакыйгалар кешеләргә гаилә кыйммәте турында искәрткәндер. Аннан соң, мин «Төрки йөзләр» проекты өчен ел фасылы алышынган саен яңа образ ясарга тырышам. Хәзерге вакытта көзге образ белән мәш киләм.

– Гомумән, фотография белән кайчаннан бирле кызыксынасыз? Һәм бу кызыксыну кайчан һөнәрегезгә әверелде?

– Мәктәптә укыганда ук кызыксына идем инде. Безнең гади генә фотоаппарат бар иде, шуңа нәрсәдер төшереп маташканым хәтердә. Институтта укыганда, абый белән апам профессиональ камера бүләк итте. Фотога төшерү бер мавыгуыма, хоббига әйләнде. Төп һөнәрем буенча икътисадчы мин. Кире банкка эшкә чыгарга теләмәгәнлектән, декрет ялында утырганда фотограф булып карарга уйладым. Менә шулай әкренләп кызыксынуым кәсепкә әйләнде.

– Әти-әниегез (Сәрия һәм Энгель Фәттаховлар) каршы булмадымы?

– Башта аңлап бетермәделәр. Җитди эш кирәк, диделәр. Ләкин мин барыбер үземнекендә тордым. Соңыннан күнделәр, ахры, каршы сүз әйтмәделәр.

– Фотографлар – шактый кызыклы һөнәр ияләредер ул, әйеме?

– Алар әйләнә-тирәдәге дөньяга сизгеррәк, димме соң. Ниндидер үзенчәлекле урын, кызыклы күренеш күрдеңме, я булмаса фильмнан берәр кадр ошадымы – күз алдына фотосурәт рәвешендәге образ килә. Һәм тиз генә шул кадрны эләктереп калырга тырышасың.

– Фотога төшәргә килүчеләр белән уртак тел табу ничегрәк бирелә сезгә?

– Үзем бик аралашучан кеше булгач, миңа әллә ни кыенлыгы юк. Ләкин ир-атлар белән бераз авыррак (көлә). Аларны «селкетү» кыенрак. Тиз арыйлар, киреләнә башлыйлар. Хәйләләргә, җайларга туры килә.

– Һәр сурәт – шәхси тарих, диләр бит. Бу тарихны объектив аша күрсәтү кыенмы?

– Гади фотосессияләрдә әллә ни катлаулы түгел. Андый чакта кеше үзен матур итеп кенә күрергә тели. Һәм син аны матур итеп күрсәтергә тырышасың да. Ә инде сюжетлы, тематик фотосессияләрдә, әйтик, шул ук «Төрки йөзләр»дә фотосурәттә модельнең холкын да чагылдырырга кирәк. Ничегрәк чагылдырырга икәнен процесста аңлыйсың.

Күпләр камерадан бик ояла. Аларны беренче берничә минутта «кымшатасың», бер-береңә ияләнәсең. Шуннан ачылып китә алар.

«Милли фотосессияләргә ихтыяҗ сизелә»

– «Төрки йөзләр» проекты турында сөйләгез әле. Ниләр белән рухланып башладыгыз сез аны?

– «Төрки йөзләр»не ел ярым тирәсе элек башлап җибәрдем. Дөресен генә әйткәндә, милли стильдә фотосессияләр уздыру турында күптән хыяллана идем. Костюмнарны мәдәният йортларыннан алып торырмын дигән идем. Ләкин, кайсын гына алма, артык чуар тоелды алар миңа, ошамады. Ярар, бер вакыт килеп чыгар әле, дидем дә, ул уйны калдырып тордым. Шулай берсендә үземнең икенче бер проектыма реклама ясар өчен, милли стильдә фотосессия уздырырга булдым. Образны үземдә булган киемнәрдән җыйдым, биюче кызлардан толымнар алдым. Матур гына фотосессия килеп чыкты. Социаль челтәрләрдәге аккаунтларыма куеп караган идем, кызлардан бик күп комментарийлар килде. Баксаң, күп кенә туташ-ханымнарның милли стильдә фотога төшәселәре килә икән. Шуны белү җитә калды, образлар уйлап, киемнәрен табып, фотога төшерә башладым.

Мондый милли фотосессияләр башка төрки халыкларында бик популяр бит ул. Хәзер бигрәк тә. Мин исә Башкортстаннан Илнара исемле фотографка карап рухландым.

– Образларны уйлаганда, тарихи китапларга, чыганакларга мөрәҗәгать итәсезме?

– Эчке тоемлавыма таянып эшлим. Гап-гади кеше моннан берничә ел элек ничек киенер иде, шуны күз алдына китерәм. Интернет та ярдәм итә. Аннан соң, образларны ел фасылына туры китереп эшлим. Әйтик, җәйге фотосессияләрдә җиңеллеккә, табигать күренешләренә игътибар бирәм. Яз көне язның беренче чәчкәсен – умырзаяга туры китереп, ак төсләрне алам. Көзгесе чак кына караңгырак.

– Милли фотосессияләргә ихтыяҗ зурмы?

– Әйе. Кызыгып, кызыксынып киләләр. Аеруча кызлар арасында ихтыяҗ зур.

– Кызларның милли стиль белән күбрәк кызыксынуы нәрсәгә бәйле икән?

– Ир-атлар бизәнеп, ясанып йөрергә электән яратамаган бит инде ул. Ә хатын-кызлар һәрвакыт матурлыкка омтылган, үз-үзләрен күрсәтергә, үзенчәлекле булырга тырышкан. Һич югы, күлмәге булса да башкалардан аерылып торырга тиеш булган. Бу безнең канда бар.

– «Төрки йөзләр» дигәч, иң беренче чиратта, озын кара чәчле, кара күзле кызлар килеп баса. Сезнең модельләрнең барысы да шундыймы?

– Юк, мин аларны тышкы кыяфәтенә карап сайламыйм. Теләгән кешене төшерәм. Бу проектым турында ишетеп, бер мари кызы да элемтәгә чыккан иде. Аны үзләренең милли киемнәре белән төшердем.

– Ә сезнең өчен төрки йөзләр – нинди ул?

– Озын кара чәчле, йөз чалымнары Азия халыкларына тартым булган, холкы буенча ирекле, үз бәясен үзе белә торган хатын-кыз.

– Гомумән, милли стиль модага керерме икән, ничек уйлыйсыз?

– Әйе. Хәзердән үк миллилек көндәлек тормышыбызга үтеп керә башлады. Милли брендлар арта, көндәлек тормышта милли орнаментлар ешрак күренә. Элеккеге кебек читекләр, катлы-катлы күлмәкләр үк киеп йөрмәбез инде. Кеше тизлеккә ияләнде, шунлыктан киемнең уңайлысы кирәк. Менә шул көндәлек киемнәргә, көндәлек тормышка кереп китәр дип уйлыйм.

Блиц-сораштыру:

– Төсле сурәтләрме, аклы-каралымы?

– Аклы-каралы.

– Ни өчен?

– Алар холыкны, атмосфераны яхшырак чагылдыра.

– Фотограф өчен иң мөһиме нәрсә?

– Фантазия булу, кадрны күрә белү.

– Ә бу – сәләтме, әллә өйрәнеп тә буламы?

– Өйрәнеп була. Эшләргә, шомарырга, тәҗрибә тупларга гына кирәк.

– Соңгы арада телефон профессиональ камераны кысрыклый башлады кебек. Сезгә алай тоелмыймы?

– Әйе, чыннан да шулай. Бик уңайлы да бит ул. Телефонга төшерәсең, шунда ук эшкәртәсең. Киләчәктә без дә телефонга күчеп бетәрбез кебек.

Лилия Гыймазова