Самара мөселманнары махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен җыелган чираттагы йөкне илтеп куйдылар
Әйе, авыр заманалар кешеләрне берләштерә, дип юкка гына әйтмиләр. Россия махсус хәрби операция башлагач, кайчандыр тугандаш республика булып саналган Украинага таба халык җыйган гуманитар ярдәм колоннары агыла башлады. Баштагы мәлләрдә солдатларыбызга обмундирование, азык-төлек, медицина кирәк-яраклары, җылыту һәм төнлә күрү приборлары кирәк иде. Хәзер, сугыш масштаблары ачыклангач, ил җитәкчелеге куйган максатларга ирешү өчен халык ярдәме гел кирәк булып торачагы ачыкланды.
Бу миссияләрнең ни дәрәҗәдә катлаулы һәм шул ук вакытта мөһим булуын миңа да күрергә насыйп булды: Региональ диния нәзарәте идарәсе, шәхсән мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм Равил Фазлетдинов җитәкчелегендәге “Ихсан” мөселман яшьләре берләшмәсе инициативасы белән җыелган гуманитар йөкне илтеп тапшыруда катнаштым.
Чираттагы гуманитар йөк җыя башлау турында белдерү социаль челтәрләрдә ике ай элек игълан ителгән иде. Илебез язмышына битараф булмаган мөселманнар, эшкуарлар, гади кешеләр кыска вакыт эчендә УАЗ машиналары өчен тәгәрмәч шиналары, газ баллоннары, автоном дизель җылыткычлар, квадрокоптер очыру приборлары, маскировка ятмәләре, хәләл ризыклар, шул исәптән тозлы кыяр-помидорлар һәм бал кебек сугыш кыры шартларында гел кирәк булган ризык җыелмалары китерделәр. Шушы әйберләрне һәм солдатларга балалар язган хатларны микроавтобуска һәм җиңел автомобильгә шыплап тутыргач, юлга җыена башладык.
Юл газабы
Безнең команда алты кешедән тора. Равил Фазлетдинов һәм Вагыйз хәзрәт исемендәге мәчет имам-хатыйбы Ильяс Яруллин микроавтобуста ике көнгә алдарак юлга чыктылар, чөнки аларга Запорожьедагы частьләргә дә сугылырга кирәк иде. 2 октябрьдә Самара өлкәсе шефлыгындагы Снежное шәһәрендә очрашырга сүз куешып, аерылыштык. Ә без – мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Тарихи мәчет Советы рәисе Усман Илингин, эшкуар Айрат Вәлиев һәм мин, җиңел машинада ике көн соңрак юлга кузгалдык. Самара белән Снежное арасы якын түгел, ким дигәндә 1500 чакрым. Без бу юлны 17 сәгать эчендә очып уздык, дияргә була. Талип хәзрәт, Ильяс Яруллин һәм Айрат Вәлиевнең бу якларга икенче тапкыр барулары. Ә без Усман хаҗи белән бу эштә яңа кешеләр. Арабыздан иң тәҗрибәлесе Равил: аның өчен бу миссия тугызынчы икән. Шушы вакыт эчендә күпме гуманитар йөк тапшырылганын да тәгаенләп әйтә алмый инде. Безнең полклар һәм батальоннар белән гел элемтәдә тора, шуңа күрә кирәк әйберләрне генә җыярга һәм кирәк булган урынга гына илтеп тапшырырга тырыша. Менә бу юлы да микроавтобуста тик хәрбиләр сораган бик кирәкле әйберләр генә иде.
Саратов, Волгоград, Ростов-на-Дону, Новошахтинск шәһәрләрен үткәч, Луганск чигенә килеп җиттек. Әйтерсең лә ярты Россияне үткәнбез, арыткан. Таможняны узгач, Россиягә кушылган яңа җирләрдән элдертәбез. Әледән-әле төтен исе сизелә: әллә каршы җил белән тәрәзәгә бәреп керә, әллә каршыга очраган хәрби машиналарга сеңгән сугыш исеме – белмәссең. Юл буендагы блокпостлар еш очрый, гел туктаталар, паспортларны тикшерәләр, йөзләребезне фотоларыбыз белән чагыштыралар, сәяхәтебезнең максаты белән кызыксыналар… Гуманитар йөк белән килүебезне ишеткәч, йомшаграк карый башлыйлар кебек тоела.
Луганск өлкәсе юлларында бераз адашып йөргәч (глушилкалар навигатор сигналын томалыйлар икән), ниһаять, төн уртасында Снежное шәһәренә барып кердек. Ләкин җиңел сулап куярга иртә икән әле. Гостиницага кадәр тагын 13 километр юл үтәргә, кунакханәбез Донецк өлкәсенең Горловка районындагы Торез шәһәрендә булып чыкты. Караш гел биредәге юллар шомалыгына килеп төртелә, ис китәрлек. Шушы кыска гына вакыт эчендә Россия юлчылары, җимерек Донецк өлкәсе юлларын төзекләндереп, югары сыйфатлы асфальт җәеп куярга да өлгергәннәр.
…Кунакханә янында безне Равил белән Ильяс каршы алдылар. Алар, алып килгән әйберләрнең бер өлешен Запорожье, икенче өлешен Донецк өлкәләрендә калдырып, бездән алдарак килеп җиткәннәр һәм инде 2023 елның 4 октябрендә һәлак булган легендар командир кабере өстенә обелиск куюда да катнашканнар. Позывное “Уфа” булган командир Башкортостанның Сибай шәһәреннән сугышка алынган, иң катлаулы, стратегик әһәмияткә ия булган заданиеләрне үтәүдә, ныгытмаларны алганда үзен оста сугышчы итеп күрсәткән. Герой командир каберенә һәйкәлне Самарада ясаганнар һәм без алып килгән йөк белән җибәргән булганнар.
Кунакханәдә иртәгәге эшләребезне барладык та үз номерларыбызга таралыштык. Мотель гади генә булып күренсә дә, мин көткәннән күпкә яхшырак булып чыкты.
Снежное һәм Торез
Берничә “прилет”ны һәм халык саны ике мәртәбә кимегәнне исәпкә алмаганда, бу җирләрне сугыш уты өтеп өлгермәгән, дисәң дә була. Кемдер Россиягә, кемдер Украинага, ә кемдер Европага яисә аннан да ераграк күчеп киткәннәр. Бу шахтер шәһәрчекләрендә бөтен нәрсә дә Советлар Союзын хәтерләтә, хәтта үткән юлыбызга, шушы биш һәм тугыз катлы панель йортларга карап, йөрәк кысып куя кайчакта. Самараның анда-монда төртеп куелган биек һәм шыксыз йортларына караганда, гади генә совет архитектурасы җылырак, күңелгә ятышлырак булып күренә. Сирәк очрый торган һәйкәлләр дә соцреализм стилендә – шахтерлар хезмәтенә яисә Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы геройлары батырлыгына дан җырлыйлар.
Снежное шәһәрендә Самара төзүчеләре мәктәпләрне, балалар бакчаларын, хастаханәләрне торгызалар, ә менә элеккеге Украина хуҗаларының куллары моңа җитмәгән, күрәсең. Үзем дә машина йөртүче буларак, шома юллар темасына әйләнеп кайтмыйча булдыра алмыйм: биредә менә сугыш шартларына да карамастан, ялт иттереп шоп-шома юл ясап куя алганнар бит. Ә ник соң үз шәһәребездә болай булдыра алмыйлар икән? Менә тагын бер күренеш: Торезда иртән мәктәпкә баручы малай белән кыз сөйләшүен ишетеп калдым. Малай әти-әнисенең бензогенератор сатып алулары белән мактана: “Утны сүндерсәләр, бензогенератордан файдаланырбыз”, – ди. Кыз, башын иеп: “Безнең андый мөмкинлегебез юк шул әле”, – ди моңсу гына. Аллаһы Тәгалә бу балаларга башка, кызыграк темаларга сөйләшеп барырга насыйп итсен иде. Ә менә биредәге олырак кешеләр белән сөйләшергә мөмкинлегем булмады. Соңрак билгеле булганча, алар Россия халыклары белән бертигез пенсияләр һәм ташламалар алып торалар икән.
Беренче көн
Иртән, 2 гвардияле армия бригадаларының берсе урнашкан җирдән безне алырга капеллан (хәрби атакай) Александр килеп җитте. Безнең йөкнең бер өлешен аның күрәсен күргән “Нива”сына төядек. Мин дә аның машинасында барырга теләк белдердем. Ә микроавтобус безнең арттан кузгалды. Александр атакай белән сөйләшеп киттек. Үзе Чиләбе өлкәсеннән икән, сугышка мобилизация буенча МХО башында ук алынган. Өендә хатыны белән улы калганнар. Биредә ул полк командиры урынбасары званиесендә рухани булып хезмәт итә, Аллага табынучылар белән эшли. Сүзебез сугышчыларның көнкүреше, дин тирәсендә барды. Мин түзмәдем, сугыш кайчан бетә инде, дип сорадым.
– Мәктәпкә баручы балаларны күрдеңме? – диде ул кинәт кенә. – Без биредә алар шулай тыныч кына үссеннәр, укысыннар, киләчәкләре булсын өчен көрәшәбез. Ә моның өчен без җиңүгә ирешергә тиешбез. Җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак. Мин дә, балалар да шуны беләбез һәм бер дә шикләнмибез. Без бит хаклык өчен көрәш алып барабыз…
Күп тә үтмәде, бригада урнашкан урынга килеп җиттек. Анда безне замполит Дмитрий Холин каршы алды. Аны без Самара өлкә хөкүмәтендәге, Губерна Думасындагы хезмәте буенча һәм Жигулевск шәһәре мэры буларак беләбез. МХОга ул үз теләге белән 2022 елның сентябрендә киткән иде.
– Талип хәзрәт, Сез һәм иптәшләрегез ике көнгә “мобилизациягә” алынасыз, – дип белдерде ул, кочаклашып очрашканнан соң. – Шәхси состав белән башта биредә, аннан тагын бер бригадада эшләрбез, шуннан соң без сезне “демобилизацияләрбез”. Мең ярым чакрым үтеп, безнең сугышчыларга теләктәшлек белдерергә, иманнарын, иптәшләренең һәм командирларының рухын ныгытырга килүегез өчен мин сезгә бик рәхмәтлемен. Һәркемгә дә иманына карап биреләчәк, диелгән бит изге китапларда. Рухи көче булган кешене бернинди дошман да җиңә алмаячак.
Талип хәзрәт һәм Александр атакай хәрбиләр яшәүче блиндажларны карап чыктылар. Аннары хәрби дисциплина, иле, үзе, иптәшләре өчен җаваплылык хисләре турында сөйләштеләр.
– Диненә һәм милләтенә карамастан, чын күңеленнән бер Аллаһыга ышанган кеше мөселман дип атала. Окопларда атеистлар юк. Куркыныч янаганда, һәр кеше, теләсә дә, теләмәсә дә, белгән догаларын укый башлый, һәлак була калса, Аллаһы Тәгалә каршына иман китергән кеше булып барырга тели, кыямәт көнендә җанына җиңеллек сорый.
Барыбызга да Аллаһы каршына барып басарга туры киләчәк. Тумышыбыздан шулай язылган. Кемдер үз караватында үләчәк, ә кемдер иле өчен, балаларының киләчәге өчен яу кырында дан казаначак. Сез туганнарыгызны, үз җиребезне дошманнан азат итү буенча зур эш башкарасыз. Бу бик авыр, ләкин бик мөһим һәм данлы эш. Бүген сез биредә, димәк, илебезгә кем хуҗа булып йөриячәге, нинди сәясәт алып барачагы сезнең өчен барыбер түгел. Шуны аңлыйсыз икән, димәк, сез дөрес юлдан барасыз. Шушы тиңсез эшегез өчен бик зур рәхмәт, аны акча белән дә, бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый, – дип сөйләде Талип Яруллин.
Дмитрий Холин, Диния нәзарәте рәисенә мөрәҗәгать итеп, сугышчылар арасыннан имам булырлык кеше сайлап алып булмасмы икән, дип соралды. Җирле имамнар гел-гел бире килеп йөри алмыйлар, ә рух ныклыгы, дөрес юлны күрсәтә белүче остаз сүзе солдатларга гел кирәк. Иманы нык булган, үз тирәсендә башка мөселманнарны берләштерә алган кеше табылса иде, дип үтенде. Шулай ук замполит ислам флаглары белән ярдәм итүебезне дә соралды. “Иң яхшысы – Россия флагы, Җиңү байрагы, христианнарның Спас Нерукотворный кебек, мөселманнарның да үз флагы хәбәрләр бүлмәсендә генә түгел, сугыш кырында һәм һәр блиндажда булса, шәп булыр иде”, – диде. Мөфти Самарада эшләнгән мөселман солдатлары шевроннарын замполитка тапшырганда, байраклар белән дә ярдәм итәргә сүз бирде.
Дмитрий Владимирович белән мин үзем дә күптән таныш. Әлбәттә, сөйләшеп киттек.
– Беләсеңме, – диде ул миңа, – сугышчы күңелендә мораль-этик, патриотик һәм рухи сыйфатлар тәрбияләү өчен лаеклы үрнәк күрсәтү мөһим. Ә без аңа нәрсә бирә алабыз?
– Бәлки Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыкларын искә төшерергә мөмкиндер, – дип, башка килгән беренче фикеремне әйтеп салдым.
– Әйе-әйе, әле тагын гаилә кыйммәтләрен дә кушып җибәр… Юк шул, барып чыкмый, үткән материал ул. Чынында, без Ватаныбызның яңа геройлары үрнәгендә яңа идеология тәрбияләргә тиешбез…
Әйе, Холин белән бәхәсләшеп булмый. Яңа батырларыбызның җиңүләре яңа дәреслекләргә керәчәк, укучылар горурланырлык, киләчәк буыннар аларга тигезләшергә тырышырлык яңа батырлар кирәк. Бәлки бу сүзләрем бераз пафослырак булып яңгырыйдыр, ләкин бик дөрес, үзәккә үтәрлек сүзләр ул. Күз алдыбызда яңа тарих языла, яңа геройлар туа, аңлыйсызмы?
Шул ук көнне без башка подразделениеләрдә дә булдык, солдатлар һәм командирлары белән очраштык, тагын ниләр белән ярдәм итә алуыбыз турында сораштык. Билгеле сәбәпләр буенча, ниләр турында сөйләшүебез, кайда һәм ничек урнашулары киң җәмәгатьчелек өчен сер булып калачак. Шулай ук без яңа танышкан кешеләрнең исемнәрен дә атый алмыйбыз. Шулай да, командирларның теләкләрен колакларыбызга киртләп куйдык, киләсе очрашуга кадәр теләкләре төгәл үтәләчәк, дип уйлыйм.
Бер расположениедә Камышлы районының Яңа Ярмәк авылыннан сугышка киткән үзбәк кешесе Мөхәммәтҗан Әкбәровны очраттык. Олы яшенә карамастан, дүрт кызын, улын һәм оныкларын калдырып, үз теләге белән сугышка киткән.
– Балаларым тыныч яшәсен, әтиләре һәм бабалары белән горурлансыннар өчен киттем мин сугышка, – дип аңлатты ул бу адымын. – Менә мин үземнең бабам белән горурланам бит, – дип, телефонындагы фотоны күрсәтте.
Нәрсә дисең инде? Мөхәммәтҗан агадан Яңа Ярмәккә чуктин-чук сәлам!
Кичен без Снежное шәһәре мәчетенә барып, имамы Шамил хаҗи Богданов һәм “Исламия” җирле мөселманнар оешмасы рәисе Йосыф хаҗи Әмирханов белән очраштык. Чәйләп алгач, кичке намазыбызны укыдык һәм фотога төштек. Бу җирләрдә 2014 елларда украинлыларга каршы көрәшкән Шамил хәзрәт турында аерым зур мәкалә язып булыр иде. Аллаһы бирсә, бер җыенырмын әле.
Икенче көн
Икенче көнне безне, хәрби УАЗикка утыртып, Донецк юнәлешенә алып киттеләр. Юл буе егетләрдән чит ил наймитлары турында сорашып бардым. Солдатларның сүзләренә караганда, әлегә дошманның сугыштан әллә ни арыганлыгын тоймыйлар алар. Хәрби әзерлекләре дә тиешле дәрәҗәдә, сугыш фәнен дә яхшы ук үзләштергәннәр, тик менә ни өчен сугышканнарын гына аңлап бетермиләр кебек. Наемникларга килгәндә, һәлак булучыларның хәрби формасыннан Америка, Канада, Польша, Чехия шевроннарын кисеп алалар, шулай ук чит илләрдә оешкан шәхси хәрби компанияләр билгеләре дә очраштыргалый икән. Чит илләрдән килгән наймитлар, гадәттә, турыдан-туры сугышта катнашмыйлар, инструктор яисә БПЛА операторы булып хезмәт итәләр. Безнекеләр аларны әсирлеккә алмаска тырышалар.
Еш булмаса да, отпускка кайткалап йөриләр егетләр. Араларында сугышка китәр алдыннан баласын роддомнан алып кайтырга өлгергән бер бәхетлесе бар икән. Бала инде үз аяклары белән йөри, сөйләшә башлаган, ә әтисен әлегәчә күргәне юк. Менә бүген генә отпускка җибәргәннәр үзен. Солдатлар 67 яшьлек разведчик турында анекдотка охшаган кызык хәл дә сөйләп алдылар. Дуслары белән салып утырганда, бер әрҗә аракы хисабына бәхәсләшкән: имеш, аны сугышка алмаячаклар. Нәтиҗәдә, оттырган, сугышта йөри әле, бурычын түләргә вакыты юк.
Сугышчылар арасында элеккеге тоткыннар да бар икән. Күпчелеге хөкем ителүдән котылу һәм яңа тормыш башлау өчен үз теләкләре белән контракт төзегәннәр. Ә җирле халык белән мөнәсәбәтләрне егетләр нейтраль дип бәялиләр. Дөрес, кайберләре үз “хлопчик”ларын көтәләр, әлбәттә. Сугыш тәмамлангач, махсус хезмәт хезмәткәрләре өчен эш күп булачак әле.
Юлда барганда безнең ПВОның дошман ракетасын бәреп төшерүе шаһитлары булдык. Шуңа күрә килеп җитү белән машиналарыбызны яшерергә туры килде, ә очрашу булачак блиндажга кадәр яһәтрәк атлап һәм бер-беребездән ераграк калып барырга куштылар. Бу урында Казан полкы урнашкан икән. Дөрес, бүген ул да инде төрле милләт кешеләреннән тора. Шулай да араларында мөселманнар күбрәк. Безнең килүгә алар чын күңелләреннән шатландылар. “Кызыл почмак”та Талип хәзрәт солдатлар белән ислам дине, сугыш шартларында намаз уку тәртибе, хәрби мөселман статусы турында сөйләште. Равил Фазлетдинов сугышчыларга сугыш аркылы дингә килү, бик авыр хәлгә тарган кешеләрнең дә дога укып исән калу очраклары турында сөйләде. Чөнки алгы сызыкта кеше бар булмышы белән Аллаһыга бирелә, Ул сораучының җан авазын ишетә һәм хәлен җиңеләйтә. Кайвакыт бу могҗиза итеп кабул ителә.
Очрашудан соң Донецкига юнәлдек һәм анда Мәүлид бәйрәмендә катнаштык. Аннан Макеевкага юл тоттык.
Макеевка
2023 елның Яңа ел төнендә Самарадан килгән полк урнашкан өч катлы училище бинасын дошман Хаймерслары утка тота. Бу фаҗига әлегәчә сугыш башындагы иң эре югалту булып санала. Бик күп егетләребез сугышка да кермәгән килеш шәһит киттеләр. Алар арасында Мулла авылы имамы Ирек Насыйров та бар иде. Бер ел элек Равил Фазлетдинов һәм Диния нәзарәте катнашы белән Макеевкада Кинель егетләре истәлегенә обелиск куелган иде. Без училище бинасы хәрәбәләре өстендә шәһит китүчеләр рухына дога кылдык һәм намаз укыдык.
Кайту юлы
Бер машинабыз калган Торез шәһәренә барышлый Равилнең «Док» кушаматлы танышына сугылырга кирәк булды. Ябык кына башкорт егете Камышин шәһәреннән сугышка алынган медик булып чыкты. Ул сугыш кырыннан яраланган һәм һәлак булган сугышчыларны эзләү һәм чыгару, беренче ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Һәрбер һәлак булучы сугыш кырыннан чыгарылырга һәм күмелергә тиеш, дип саный ул. «Док» һәм ул сөйләгән хәлләр турында да мәкалә түгел, тулы китап язып чыгарырга мөмкин булыр иде. Ә менә газета һәм журнал форматына бу хикәя сыймас, бугай. Киләчәктә бу эшне дә эшләрмен, исән булсам, дигән бурыч куйдым үз алдыма. «Док» безгә үзенең эвакуация квадроциклын күрсәтте һәм икенче килүебезгә аның өчен шиннар табып алып килүебезне соралды.
автор: Данияр Сәйфиев