Бүген татар эстрадасында җырчылар, кем әйтмешли, төрле тәмгә – кайсын телисең, шунысын тыңла. Самарага да Казан артистлары еш килеп, концертлар куеп торалар. Без инде тәмам иркәләнеп беттек: “Миңа бу башкаручы ошый, тегесе ошамый”, – дип, концертларга сайланып кына йөрибез. Бәлки шуңа да соңгы вакытларда бу концертлар ярым буш залда үтәдер.
Мин үзем Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның иҗатына мөкиббән, аларның бер концертын да калдырганым юк. Бу юлы да шәһәребезгә яраткан җырчыларымның килүен ишетүгә, тизрәк үземә дә, сеңелемә дә билет сатып алырга ашыктым. Ә тамаша үтәчәк көнне Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният йортына килеп керүгә билетларны бик вакытлы алганыма куанып туя алмадым – фойеда алма төшәрлек урын да юк иде, халык Сабан туена кебек җыелган, күбесенең кулларында чәчәк бәйләме. Мәдәният йорты администраторы Флорида ханым Локманова да бер танышына: “Аншлаг! Бүген тулы аншлаг!” – дип сөйләп тора.
Залга кереп утырдык та түземсезлек белән концерт башлануын көтәбез. Ниһаять, ут сүнде, музыка уйный башлады һәм тамаша “Яшәргә безгә, яшәргә” дигән популяр җыр белән башланып китте. Сүзләре дә бик матур, көе дә дәртле, әмма Гүзәл белән биюче кызларның бияләр төсле кыланмышлары бөтенләй урынсыз иде. Җырчының тәненә сыланып торган киеме дә күңелгә бик ятып бетмәде, әйтерсең лә үземне сәхнәгә киемсез чыгарып бастырганнар! Шуңа да алып баручы, сценарий буенча Гүзәлнең продюсеры ролен уйнаучы Рөстәм Салихов җырчыга озын юбка чыгарып, биленә бәйләгәч, җиңел сулап куйдым.
Гадәттә, Гүзәл белән Илдарның программалары бу йолдызлы гаиләнең тарихына багышланып үтә иде. Бу юлы Гүзәлдән “чын йолдыз” ясарга булганнар. “Күз алдыңа гына китер әле – Парижда, Лондонда синең афишалар эленеп торыр”, – дип вәгъдәләр бирә аның “продюсеры”. Һәм Гүзәл самаралылар белән Европа буйлап гастрольгә барыр өчен җыр сайлый башлады. Җырчы үзенә генә хас, моңлы тавышы белән тамашачыларның инде яратып өлгергән – “Ромашкалар”, “Килче, килче яныма”, яңа “Мәхәббәт бит ул шундый серле нәрсә”, “Син әти” җырларын да башкарды. Тик бүгенге йолдызларның күпчелеге кебек Гүзәл Уразова да аларның авторларын әйтеп торуны кирәксенмәде бугай. Бер уйласаң, ул үзе дә җырлар язучы бит, шундыйлардан “Синсез яшәүләре” җырын җырлаганда үзенең иҗат җимеше булуын әйтеп узды.
Җырлар арасында продюсер чыгып, әледән әле яңа “фишка”лар тәкъдим итеп торды. Кайдандыр әтәч тә табып килеп, җырчыга кулына кечкенә эт түгел, ә шушы кошны тотып йөрергә тәкъдим итте. “Европада сакаллы җырчы хатынны күргәннәре бар, ә менә әтәч күргәннәре юк”, – дип үгетләде ул Гүзәл Әскәр кызын.
Бу концертта да (элеккеләрендә дә бу күренгәли иде) халыкны көлдерер өчен, төрле мәзәк күренешләр күрсәткән булдылар. Тик һәр мәзәктә мәгънә булырга тиеш бит, ә бу күренешләр күбрәк әдәпсез анекдотларны хәтерләтте. Сәхнәдә мал табибы сыер караганда кия торган озын перчаткалар киеп, Гүзәлнең сәламәтлеген тикшерергә җыенган “табиб” (икенче алып баручы Наил Мөбарәкшин) көлке образ булса да, тәрбияви мәгънәгә ия түгел инде. “Гүзәл-Илдар” төркеменә залда утыручы балалар, яшьләр өчен гыйбрәтлерәк сценарий төзергә кирәк, дип уйлыйм.
Үткән елларда Гүзәл Уразова Илдар Хәкимов белән парлап байтак җыр башкара иделәр, “Бигрәк матур пар инде”, – дип аларга карап сокланып утыра идем. Ә бу юлы Гүзәл нигәдер концертның күп өлешен сәхнәгә үзе генә чыкты. Аның “продюсеры” Ильдарны “сулга йөри” дип гайбәт сөйли башлагач, тамашачылар бер-берсеннән: “Илдар кая соң? Әллә чынлап та аерылыштылар микән?” – дип пышылдаша башладылар. Билетларда да, плакатларда да бары тик Гүзәл үзе генә сурәтләнгән бит. Юк, Илдарыбыз бер кая да китмәгән икән, концертның беренче өлеше тәмамланганда чыгып, “Тормышта була барсы да” җырын җырлап өлгерде. Соңрак Самара гүзәлләрен үткән 8 Март бәйрәме белән котлап, аларга “Син бит минем җаным”, “Кул селтәп үткәннәргә” җырларын да бүләк итте.
Һәр концертта диярлек, Гүзәл залдагы балаларны сәхнәгә чакырып, алар белән җыр башкара. Бу юлы да бу матур традицияне дәвам итеп, җырчы “Балаларыма” җырын җырлады, сабыйларга бүләкләр тапшырды. Самаралылар да аны чәчәкләргә, бүләкләргә күмде.
Бу тамашаның үзенчәлеген дә әйтеп китәсе килә. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов һәр концертларында залдан бер кешене чакырып алып, җырлаталар һәм видеога төшереп, Инстаграмга куялар икән. Иң күп тавыш җыючыга апрель азагында оештыручылар Дубайга ике юллама тапшырачаклар, имеш. Самаралылар да бу тәкъдимнән читтә калмады. Залдан ике тамашачы чыгып, берәр җыр башкардылар. Концертны алып баручылар Рөстәм Салихов һәм Наил Мөбарәкшин белән “Әлифба” дигән уенда да катнашучылар табылды. Сәхнәгә ике пар чыгып, хәрефләрдән “Гүзәл” исемен төзеделәр.
Тамаша, бер карасаң, бик матур үтте кебек, тик күңел генә никтер чын ләззәт алмады. Әллә миндә генә шулай микән дип, концерттан соң гардеробка чират торганда башкалардан да сораштым. Җиде кешенең алтысы Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның бу концерты ошамавын әйтте. “Пешеп бетмәгән чи коймакны хәтерләтә, нидер җитми төсле”, – диючеләр дә, “Нигә соң Гүзәл шул кадәр еш: “Самара!” – дип кычкыра? Сәхнәгә яңа гына аяк басучы, яшь җырчыларга ярый әле, ә менә Татарстанның атказанган артистына бу бер дә килешми”, – диючеләр дә булды.
Бары тик бер студент кыз гына: “Спектакль карарга килмәгәнсездер бит, җырлары белән канәгать булсагыз, тагын ни кирәк?! Миңа бик ошады”, – дип җавап бирде. Шулаен шулай инде, җырчыларның берсенә дә сүз әйтерлек түгел, моңлы тавышларына сокланып утырдым. Тик сәхнәнең тәрбия чыганагы булуын да онытасы түгел иде бит. Икенче елга матур, эчтәлекле программа белән көтәбез сезне, Гүзәл. Тамашачыларыңның күңелен кайтарма инде.
Алинә Хәмитова.
Самара шәһәре.
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов.