Домой Жизнь татар Татары в регионе Хөрмәтле булып яшәсәгез!

Хөрмәтле булып яшәсәгез!

Хөрмәтле булып яшәсәгез!
????????????????????????????????????

Быел Камышлы районының Ба­лык­лы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәҗметдин Йосыпов 96 яшен тутыра.

Сугыш башланганда Нәҗ­метдин Йосыповка 17 яшь кенә була. Ул вакытта егетнең җирле мәктәпнең 4нче сыйныфын гына тәмамлап, механизатор профессиясен үзләштергән, ”Кызыл көрәшче» колхозында корыч атта эшләп йөргән чагы була. 1942 елда ул сугышка китәргә чакыру кәгазе ала һәм, үзе кебек үк яшь егетләр белән бергә, сугышның алгы сызыгына җибәрелә.

Беренче Прибалтика фронты сос­тавында әзерләнүләр үткәч, яшь сугышчы Волгоград, Калининград, Рига шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Сугыш кырында ул өч мәртәбә бик каты яралана. Псков, Мәскәү шәһәре тирәсендәге госпитальләрдә дәваланып, өлкән сержант, взвод командиры дәрәҗәсендә кабат сугышка керә.

Сугышның тузанлы юллары аша атлаганда, ул җимерелгән шәһәр-авыл­ларны, ятим, ач балаларны, чал чәчле яшь аналарны күреп, йөрәге тетрәнә, сугышчан иптәшләренең үлеме күңеленә яра сала. 

1945 елның мартында сә­ламәтлеге тәмам какшаган Нәҗметдин Галәлетдин улы  авылга кайтып төшә. Аның күкрәген «Боевого Красного Знамени» ордены, «За боевые заслуги», «За отвагу», «За победу над Германией» медальләре бизи. Авылның саф һавасында яшәп, бераз тернәкләнгәч, сугышчы, тракторга утырып, күп еллар колхоз кырларында эшли. Аның өстәл тартмасында мактаулы, тырыш хезмәте өчен бирелгән күпсанлы Рәхмәт хатлары, дипломнар саклана.

Фронтовикка үз гомерендә күп югалтулар кичерергә туры килә — 35 яшьлек тормыш иптәшен җирләгәч, 4 баласын үстереп тормыш юлына озатты. Олыгайгач та Нәҗметдин аганың йөрәген югалту ачысы телде: бер-бер артлы кызлары авырып вафат булдылар. Үз-үзен, йорт-җирен бик пөхтә тоткан Нәҗметдин Йосыпов соңгы елларда үзе дә авыр чирләр кичерде, хәзер ул оныклары тәрбиясендә яши…

Менә шулай, сугышның соңгы шаһитлары, ветераннарыбыз яу кырында гына түгел, тормышта да үзләрен батыр, уңган, кешелекле итеп күрсәттеләр. Тәрбияле, хезмәт сөючән балалар үстереп, аларның игелеген күреп, гомер кичерделәр. Рәхмәт сезгә, ветераннар, безгә аяз күк, матур, тук тормыш бүләк иткән өчен. Әле тагын озак еллар безнең арада хөрмәтле булып яшәсәгез иде!

Фәния КӘРИМОВА.

“Бердәмлек”