Самарада хатын-кызлар өчен интеллектуаль оешма эшли башлады.
Яңа гына ачылган “Самарбикә” хатын-кызлар оешмасы “Тарих күзлегеннән чыгып караганда акча һәм рухи байлык төшенчәләре” дип аталган түгәрәк өстәл уздырды. Газета укучыларыбызны әлеге оешма эшчәнлеге белән таныштыру өчен җитәкчесе Зөлфия Таштабанова белән элемтәгә кердек.
– Без, Самара дәүләт экономика университетының кафедра мөдире, профессор Наилә ханым Таһирова белән башта икәү утырып киңәштек, аннары унлап хатын-кызны чакырып, уй-фикерләребез белән уртаклаштык та Самара өлкәсендә татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм киләчәк буыннар өчен саклап калу нияте белән “Самарбикә” дип аталган хатын-кызлар җәмгыяте оештырырга ният иттек. Оешмада катнашу ирекле булачак, беркемне дә көчләп тотучы юк. Без тәкъдим иткән темалар кызыклы икән – димәк кеше тагын киләчәк, тормыш аның алдына куйган сорауларга бергәләп җавап эзләячәкбез. Мин һөнәрем буенча педагог һәм психолог кына түгел, мәдәниятара коммуникацияләр белгече һәм менеджер да. Шулай ук арабызда тарихчы-галим Наилә Таһирова, педагог Тәслимә Мостафина, җырчы Шамилә Ибраһимова, Лилия Кидрячева кебек белгечләр бар, – дип сөйләп китте әңгәмәдәшем.
– Зөлфия Таһировна, Самарада “Ак калфак” оешмасы бар бит инде. Сезнең эшчәнлек аларның юнәлеше белән киселешмәячәкме?
– Юк, әлбәттә. Без эшебезне “Саф татарча сөйләшик” онлайн клубы оештырудан башладык. Хәзер үзара тик татарча сөйләшәбез, татар шагыйрьләре, җырчылары, зыялы аналар турында сүз алып барабыз. Без татар халкының тарихын тирәнрәк өйрәнергә телибез. Мәсәлән, Казахстанга Тукай музеена баруны планга керттек, шулай ук Казан музейларына, театрларына, мәчетләренә сәфәрләр оештырырга планлаштырабыз. Оешма әгъзалары тәкъдим иткән бер тема да җавапсыз калмаячак. Бүгенге темабыз да катлаулы – ул акча һәм рухи байлык темасын күтәрде, түгәрәк өстәлгә килүчеләрдә зур кызыксыну уятты.
…Чарага килгән утызлап кеше арасында ана теленә битараф булмаган актив хатын-кызлар, эшкуарлар, хәйриячеләр, хәзрәтләр, студентлар һәм мәктәп укучылары бар иде. Яхшы эшнең башы бисмилла белән башланды. Наил хәзрәт Биктаев сүрәләр укып, дога кылганнан соң, сүз Зөлфия Таһировнага бирелде. Ул утыршта катнашучыларны “Самарбикә” оешмасының планнары белән таныштырып үтте һәм бүгенге чара темасына да тукталды. “Татар оешмалары эшчәнлегенә карап, бөтен өлкәләрдә дә хәйриячелек кирәк булуына игътибар итәсең. Сабан туйлары, спорт ярышлары, фестивальләр һәм конкурслар үткәрү, мәчетләр төзү һәм аларның көндәлек яшәешен тәэмин итү кебек милләт эшләре бай эшмәкәрләр һәм гади халык җыйган акча исәбенә эшләнә. Элек тә шулай булган, бүген дә. Шуңа күрә беренче темабыз Коръәндә күп тапкырлар кабатланган “Хәйриячелек” темасына багышлана, – диде ул.
Наилә Таһировага сүз бирелгәч, ул акча тарихын сөйләп үтте: “Цивилизациянең соңгы 500 елы – акчаның “коллыктан чыгып, хуҗага әверелү тарихы, – диде галим. – Халыклар кайчан потларга табына башлаган? Рухи байлык белән матди байлыкның урталыгын табып буламы? Фабрикант Акчуринның феномены; “Самара Рокфеллеры” кем булган? Хәйрия акчасына торгызылган биналарны Самара ничек саклый? Кеше өчен нәрсә мөһим һәм кеше булып яшәү өчен нәрсә кирәк”, – бу сораулар бик катлаулы булып, җаваплар күпләрне уйланырга мәҗбүр итте.
“Болгар мирасы” оешмасы җитәкчесе Гомәр Батршин, үз гаиләсе, үз проектлары үрнәгендә, хәйриячелек әһәмияте турында сөйләп үтте. Ул яшьләрне дә хәйрия эшләренә тартырга өндәде.
Дискуссияләрдә очрашуга килгән бөтен кешеләр дә катнашты – сораулар бирделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. Гомәр әфәнде яңа оешма ачылу белән котлап: “Самара татар оешмаларына хатын-кызлар кулы җитми иде, – дип билгеләп үтте. – Безнең шәһәрдә хатын-кызлар игътибарыннан читтә калган ятимнәр, тулы булмаган гаиләләр, авырулар күп. “Самарбикә”леләр аларга да җан җылысын бирә алырлар”, – дигән өмет белдерде.
Шулай ук “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров та, “Дуслык” җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев та милләтебез өчен күп яхшылыклар эшлиләр. Милли бәйрәмнәр оештыру, “Яктылык” мәктәбенә ярдәм итү, “Бердәмлек” өлкә татар газетасын һәм “Самар татарлары” журналын, “Ялкынлы яшьлек” һәм “Идел” ансамблен яшәтү өчен алар үз кесәләреннән бихисап күп акча чыгарып торалар. Нәкъ алар бүгенге меценатларыбыз һәм халкыбызның милли рухын ныгытучылар.
Беренче түгәрәк өстәл утырышы бик тә җанлы һәм мәгълүматка бай булып үтте. Киләчәге дә шундый ук гүзәл, хәйрия эшләренә бай булсын иде. Хәерле юл сиңа, “Самарбикә”!
Эльмира Шәвәлиева