Домой Главные новости Халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесе финалистлары билгеле

Халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесе финалистлары билгеле

0
Халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесе финалистлары билгеле

Казанда халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесенең ярымфиналы тәмамланды. Бөтендөнья татар конгрессында бәйгенең финалистларын игълан иттеләр.

Финалистлар исемлеге

  1. Батыркаева Ангелина – Пермь
  2. Бәдриева Фәизә – Мәскәү
  3. Байгильдина Алсу – Оренбург
  4. Габдуллина Энҗе – Татарстан
  5. Галивеева Асия – Кыргызстан
  6. Дәүләтшина Алсу – Башкортстан
  7. Закирова Ленара – Үзбәкстан
  8. Йосыпова Диләрә – Ленинград
  9. Мәхмүтова Фәрзәнә – Самара
  10. Нәсретдинова Вәсилә – Казахстан
  11. Сәйфуллина Алсу – Пенза
  12. Сәйдуллина Лилия – Төмән

Шулай ук, ике кыз – Ростовтан Юлия Бараева белән Кировтан Илнара Әхәтова махсус призга лаек булып, «Татар кызы-2024» титулы өчен көч сынашмыйча гына, финал бәйгесендә катнашу хокукына ия булды.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров ярымфиналда катнашучы кызларны бүләкләде.

«Сез барыгыз да җиңүчеләр. Үз төбәгегездә җиңү яулап, мәркәзебез Казанга җыелдыгыз. Ярымфиналда, конгресс канаты астындагы бәйгедә катнашу хокукына ия булуыгыз белән котлыйм», – диде ул.

Халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесе финалы 11 сентябрь көнне Пенза шәһәрендә узачак. Аңа кадәр кызлар Казанда әзерлек үтәчәк.

https://tatar-inform.tatar