Домой Главные новости «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы – 2024»

«Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы – 2024»

0
«Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы – 2024»

Казанда «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы – 2024» бөтенроссия конкурсының финал өлеше башланды. Конкурска илнең 79 төбәгеннән 112 туган тел һәм әдәбият укытучысы килде. Татарстан Республикасын Казан шәһәре 19 нчы гимназиянең татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова һәм 346 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Солтанова тәкъдим итәчәк.

Шулай ук бәйгедә татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Саратов шәһәре милли (татар) гимназиясеннән Ибраһимова Роза Рәшит кызы, Самара шәһәре “Яктылык” мәктәбеннән Исмагыйлева Румия Әгзам кызы, Төмән өлкәсеннән Гайсина Гүзәл Абдулбари кызы катнашалар.

Укытучыларыбызга тел ачкычлары, матур уңышлар, күркәм җиңүләр телибез!

Конкурс сынаулары 17-21 сентябрьдә “Адымнар” полилингваль комплексында һәм 99 нчы балалар бакчасында узачак.


ТУГАН (ТАТАР) ТЕЛ УКЫТУЧЫЛАРЫ АССОЦИАЦИЯСЕ