Домой Главные новости В стране и мире Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» телевизион конкурсына рәхим ит!

Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» телевизион конкурсына рәхим ит!

0
Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» телевизион конкурсына рәхим ит!

Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» XI Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсына гаризалар 2019 елның 15 декабреннән кабул ителә башлады.

2020 елның 15 мартына кадәр Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә турыдан-туры һәм читтән торып беренче сайлап алу турлары узачак.

Катнашучылар яше – 17дән 35кә кадәр.

I нче сайлап алу турлары Н.Г.Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә, Казан дәүләт сәнгать институтында И. В. Аухадеев исемендәге музыка училищесендә , Казан театр училищесендә булып узды.

I нче сайлап алу турлары:

– 18 январь – Теләче;

– 19 январь – Буа;

– 24 январь – Әлмәт;

– 25 январь – Түбән Кама;

– 9 февраль – Әсәкәй авылы – Оренбург өлкәсе;

-28 февраль – Казан (ДК “Северный”);

– 29 февраль – Ульяновск өлкәсе;

-14-15 март – Екатеринбург;Реклама

– 15 март – Мәскәү шәhәре;

– 22 март-Уфа

II тур конкурсы 15-16 апрельдә Казан дәүләт сәнгать институтында булачак .

III тур 17 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә булачак.

Гала-концерт Илhам Шакиров исемендәге концерт залында (Казан Экспо) узачак.

Номинацияләр:

– «Солист-вокалист». Әлеге номинация өч юнәлешне үз эченә ала: академик вокал, эстрада вокалы, халык җыры (ир-егет һәм хатын-кыз тавышлары);

– «Солист-инструменталист».

Читтән торып үткәрелгән беренче турда катнашу өчен конкурсантларга 2020 елның 15 мартына кадәр гаризаларны, аудио – яисә видеоматериалларны tm.ilham@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк, шулай ук музыкаль әсәрнең исеме, катнашучының исем-фамилиясе һәм телефон номеры күрсәтелергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: +7 (919) 690 04 22.

Белешмә өчен: «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов карары белән конкурска РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде.

Конкурсның максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрнең игътибарын милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.

Жюрины ун ел дәвамында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдинов җитәкли.