Ил сагында тора ирләр…

1
186

“Ватанны яклаучылар” көне – хәрби хезмәттә булган һәр солдатның, һәр офицерның йөрәге белән көтеп алынган бәйрәме. Чөнки ике ел гына хезмәт итеп кайткан яшь кеше өчен дә армия хезмәте зур сынау. Ә инде бөтен гомерен хәрби хезмәткә багышлаган, отставкага чыккач та, халкына хезмәт итәргә көч һәм гайрәт тапкан хәрбиләр бик сирәк, шуңа мактаулы да.

Идеал Муса улы Галәвет­динов нәкъ шундыйлардан. Ул Совет армиясендәге хезмәтен үткән гасырның туксанынчы елларында тәмамлаган һәм, очраклы рәвештә баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллин белән автобуста танышып, “Бердәмлек” газетасына хәбәрче булып эшкә килгән. Күрүебезчә, очраклы очрашу бер дә очраклы булмаган. Яшьли татар музыкасына, әдәбиятына, сәнгатенә гашыйк булган Идеал абый бүген дә сафта. Милләт сагында, дип әйтер идем. Без ел саен Идеал абыйны һәм хәрби хезмәттә булган бөтен милләттәшләребезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.

Ә быел аңардан хәрби хезмәттә үткән елларын искә алуын соралдык.

– Сез үзегезнең гомерегезне хәрби хезмәт белән бәйләгәнсез, аның күп өлеше стратегик гаскәрләр (РВСН) сафында узган, шул турыда сөйләсәгез иде.

– Стратегик ракеталар гас­кәр­ләре 1959 елның 17 де­кабрендә барлыкка килде. Аңа кадәр мин ике ел дәвамында Вольск шәһәрендәге хәрби училищеда ул ракеталарны өйрәнә идем инде. Дөрес, без өйрәнгән ракеталарны стратегик дип атау дөрес үк булмаса да, очу принциплары, конструкциясе булачак буын ракеталарының нигезенә салынган иде.

1957 елның 4 октябрендә, дөньяда беренче булып, кос­мос­ка ясалма иярчен җи­бә­релүе бездә зур горурлык хисе тудырды һәм үземнең килә­чәгемне шушы ракеталар белән бәйләргә теләгем зур иде.

Училищены тәмамлагач, ми­не Украинага, Винница ракета армиясендәге Луцк ди­визиясенең Славута полкына җибәрделәр. Алар инде 500 километр ераклыкка оча торган А-1 ракеталары урынына 2500 километрга оча торган Р-12 ракеталары белән тәэмин ителгән иде. Еллар үткән саен безнең хәрби көчләребез яңадан-яңа ракеталар белән тулылана барды, тактик стратегик ракеталар континентара ракеталарга әверелде, һәм бүген Россия дәүләте, космос-ракета өл­кәсендә алдынгы булып, илебез һәм дөнья иминлеге сагында тора. Советлар иленең мылтык, кылыч тоткан чабаталы армиясе бүгенге көндә дөньяда иң көчле хәрби көчкә әверелде.

Узган елның 20 декабрендә мине, РВСН ветераны була­рак, Стратегик ракеталар гас­кәрләренең 60 еллыгы уңаен­нан, Мәскәүдә узган тантаналы җыелышка чакырганнар иде. Ул Мәскәү мэриясе бинасында узды. Зур мәҗлестә ракета төзүче галимнәр, конструкторлар, РВСН ветераннары, космонавтлар да бар иде. Шунда миңа да, башка катнашучыларга да юбилей медале һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

– Ракетачы булып хезмәт итү­егез вакытында истә ка­лыр­лык вакыйгалар бул­ды­мы?

– Ике бик мөһим вакыйга истә калган. Беренчесе Украинада хезмәт иткән елларымда, дөресрәге, 1968 елда, Чехословакия вакыйгалары вакытында булды. Мине, термотөш (термоядерная) бомбаларын өйрәнү үзәгендә алты ай укып кайткан офицерны, шушы бомбалар бригадасына өлкән техник итеп билгеләделәр. Өч ел дәвамында термотөш бомбаларын ракеталарга урнаштыручы вазифасын үтәп килдем.

Бервакыт “тревога” тавышына уянып киттек. Без­не полкка алып киттеләр һәм приказ укыдылар: “Бомба ядрәләрен түбәннән иң югары ноктасына күчерергә һәм ракеталарга беркетергә!”

Бу вакытта Совет хәрбиләре Чехословакиягә кергәннәр иде инде. Ракеталарыбыз старт мәйданчыгында басканнар, полк командиры старт кнопкасына басу приказын көтә. Барыбыз да бик җитди хәлдә: “Термотөш сугышы башланамы, юкмы”, – дигән сорау барыбызны да борчый. Бу хәл бер атна буе дәвам итте. Без хәрби дежурда, киемнәребезне дә салмыйча гына “черем” итеп алабыз. Гаиләләребез белән элемтә юк. Аларның да куркыныч астында булуын хәбәр итә алмыйбыз. Ниһаять, отбой. Ул вакытта дөнья иминлеген Аллаһы саклагандыр инде, атом-төш сугышы башланмый калды.

Икенче хәл Забайкальеда булды. Америкалылар белән төзелгән солых нигезендә континентара баллистик ракеталар санын киметү өчен, очырып, юк итү белән шөгыльләнәбез.

Полк командиры урынбасары буларак, мин, полк командиры белән бергә, хәрби дежур расчетын җитәкләдем. Без ракетаны тиешле ноктага җибәрер өчен приказ көтәбез. Төнге сәгать унбердә, “пуск” приказы алу белән, икебез дә кнопкаларга бастык. 4 секундтан соң ракета күтәрелергә тиеш. Ләкин, шылт та юк…

Р16-У континентара ракеталар йөз метрга якын озынлыктагы шахталарда саклана. Команда пункты – утыз метр тирәнлектә җир астында. Ракета шахтасы бездән илле метр ераклыкта. “Пуск” кнопкасын баскач, шахтаның бетон түшәме ачыла, берничә секундтан соң ракета двигательләре эшли башлый, һәм дүрт секундтан ракета шахтадан күтәрелә дә үз траекториясе буенча билгеләнгән ноктага барып төшә. Без инде моңа кадәр берничә шундый ракетаны уңышлы очырган идек.

Ә бу очракта, ракетабыз двигательләре эшли башлагач та, баштан беренче ступень, аннары икенче ступень шахтада ук шартлаган. Ә ракета эчендә сиксән тоннадан артык ягулык! Ракета башында бомба ядрәсе урынына – 1,5 тонналы ”болванка” беркетелгән. Ракета шартлау нәтиҗәсендә ул өч километр ераклыкка очкан. Шартлаудан биш чакрым ераклыкта урнашкан хәрби шәһәрчектә тәрәзә пыялалары коелып төшкән. Шахтадагы төтен, патерналар аша, команда пунк­тына тулды, ә противогазлар юк иде. Җир астыннан чыга да алмыйбыз: команда пунктының 10 тонналы тимер ишеге ракета шартлавыннан соң ачылмас булды… Җиде кешедән торган расчетны бу бәладән коткару чаралары 30 – 40 минутка сузылды. Безне авыр хәлдә госпитальгә илтеп салдылар. Көзгедә йөземне күргәч, шаккаттым – бер тәүлек эчендә минем кара чәчләрем ап-ак булып агарган иде…

Моңа охшашлы вакыйгалар 35 ел дәвамындагы хәрби хезмәттә төрле сыйфатларда булгалады, әлбәттә. Ләкин, нинди генә авырлыклар булса да, мин һәрвакыт, хезмәтемдә биргән хәрби вәгъдәгә тугры булып, алдыма куелган бурычларны намуслы үтәргә тырыштым.

“Ватанны яклаучылар” көне уңаеннан сугыш ветераннарын, Россиянең хәрби көчләр сафында хезмәт итүчеләрне чын күңелемнән бәйрәмебез белән тәбриклим.

Эльвира Рәфыйкова.

“Бердәмлек”

1 КОММЕНТАРИЙ

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here