110 ел элек, 1914 елның 31 маенда, Самарада милли бәйрәмебез узган
XIX гасыр ахырында, бигрәк тә Беренче рус инкыйлабыннан (революция) соң, Россия империясенең җәмәгать тормышы үсеш ала. 1905 елгы инкыйлаб патша хөкүмәтен диннәргә ирек игълан итәргә, җәмәгать оешмаларының хокукларын киңәйтергә һәм башка күп демократик үзгәрешләр кертергә мәҗбүрили.
Мөселман халыклары җәмәгатьчелеге рухланып китә: меценатлар тагын да активлаша, һәр җирдә диярлек хәйрия фондлары эшли башлый, алар инициативасы һәм ярдәме белән тагын да күбрәк мәчетләр төзелә, мәдрәсәләр һәм милли мәктәпләр ачыла. Шулай ук татар мохитында мәдәни тормыш дигән күренеш барлыкка килә.
…1914 елның 13 маенда Самара губернаторы Николай Протасьевка мөселман җәмгыяте вәкиле, Самара шәһәре, Оренбургский урамы, 38 адресы буенча яшәгән Шәгънияз Рәҗәпов үтенеч белән мөрәҗәгать итә: “18 майда ипподромда хәйрия мөселман бәйрәме – Сабан туен, төгәлрәк әйтсәк, ат чабышларын, көрәш, йөгерү ярышларын һәм башка чараларны үткәрергә сездән рөхсәт сорыйбыз. Бәйрәмнән җыелган акчаларның 90 проценты Самараның өченче Җәмигъ мәчетенә өстәмә бина салуга, ә 10 проценты икенче рус-татар мәктәбенең ярлы укучыларына ярдәмгә тотылачак”.
Әлбәттә, бу турыда хакимият белән сөйләшүләр Сабан туена 5 көн кала түгел, ә күпкә алданрак алып барылган, һәм мәсьәлә хәл ителгән була инде. Шуңа күрә тарихи документта губернаторның: “Рөхсәт ителә”, – дигән фикере теркәлгән.
…Сугыш алдыннан Самара ипподромы Семейкино һәм Смышляевка шосселары арасында (алар хәзерге Мәскәү шоссесы һәм Гагарин урамы буенча узганнар), медицина институты клиникалары урынында урнашкан булган.
Сабан туе узгач, 20 майда, “Голос Самары” газетасы татар бәйрәме турында язып чыга: “18 майда шәһәрнең бөтен мөселман халкы диярлек ипподромга озак тукталыштан соң җирле мөселман җәмгыяте тарафыннан беренче мәртәбә уздырылган Сабан туена (яз бәйрәме) юнәлде. Хәлле мөселманнар үз атларында, бөтен гаиләләре белән шәһәр экипажларында бардылар. Үзләре белән бер көнлек азык-төлек тә алганнар. Ярлыраклары, берничәшәр гаилә бергә җыелып, зур авыр арбаларга утырганнар иде. Көндезге сәгать 12гә ипподромда гадәттән тыш күренешләр күзәтелде: утыргычлар, трибуналар, алар алдындагы мәйданчыклар мөселман халкы белән тулган. Кулбашларына төрле төстәге тасма, күкрәкләренә төсле бант таккан җаваплы оештыручылар (распорядитель) тәртип урнаштырып тордылар. Җиңүчеләр өчен бүләкләр дә, күбесенчә сөлгеләр, әзерләнеп куелган иде.
Тантана билбаулы көрәш белән башланып китте. Беренче бүлектә 6 кешене еккан Зиннәтулла Гыйниятулловны тамашачылар аеруча яратып кабул иттеләр. Гыйниятулловны җиңгән Якуб Биктаев та үзенең көче һәм матур көрәш ысуллары куллануы белән гаҗәпләндерде. Төрле нәтиҗәләр күрсәтеп көрәшкән Али Мөхәммәтов һәм башкалар да халыкның игътибарын җәлеп иттеләр һәм һәр җиңү өчен сөлгеләр белән бүләкләнделәр. Ике сәгатьлек көрәш бәйгесеннән соң тәнәфес ясалды, ә аннан балалар өчен бер чакрым (верста) арага йөгерү ярышлары оештырылды. Кәлимулла исемле малай – беренче, Заһретдин – икенче һәм Хәсән өченче булып килеп җиттеләр. Җиңүчеләргә шулай ук сөлгеләр тапшырылды. Ә олылар арасындагы йөгерү ярышларында гомумән көлке хәлләр күзәтелде: чабырга җиңелрәк булсын өчен катнашучылар меңләгән кеше алдында эчке күлмәк-ыштанга кадәр чишенеп ташладылар. Ике чакрым араны беренче узган Шәрифкә – фәс (феска), икенче урын алган Дәүләтдингә – көмеш жетон, өченче булып килеп җиткән Зарифка сөлге бирелде.
Ә велосипед ярышларында катнашкан 10 кешенең икесе генә мөселман, калганнары руслар иде. Үләнле юлдан дүрт чакрым араны беренче узган Зотов, финишка икенче килгән Рудьянов һәм Панков, өченче урын яулаган Щукин жетон һәм сөлгеләр белән бүләкләнделәр.
Бәйгеләр дәвам итте. Дөрес, коштабактагы катыктан авыз белән 50 тиен эзләргә теләгән биш кеше генә табылды һәм аларның берсе генә морадына иреште.
Бәйрәм кояш баеганда гына тәмамланды. Сабан туенда барлыгы 500 сум акча җыелган.
Мөселман халкының күңеле күтәренке. Бу көнне туган тәэсирләр күпләрнең, бигрәк тә хатын-кызларның, күңелендә озакка сакланыр, мөгаен. Коръән таләпләрен бозучылар да табылды (журналист шулай язган – авт. искәрмәсе): кайбер җиңүчеләрнең исерек булуын күргәннәр”.
…Нәтиҗәләр чыгарганнан соң, 25 июньдә Сабан туеннан алынган керем – 525 сум 80 тиен Самара казначейлыгы депозитына языла. Ә киләсе документта “1914 елның 12 сентябре” дигән дата күрсәтелгән. Шәгънияз Рәҗәпов, акчаларны алып, аларны билгеләнгәнчә бүлә алмый, чөнки, өченче мәхәллә мулласы Һадиулла Батталов язганча, ул “гамәлдәге хәрби хезмәткә чакырылган һәм фронтка җибәрелгән”. “Акчаны миңа бирергә мөмкин, – дип язган Һадиулла Батталов, – мин дә – мөселман җәмгыятенең вәкиле һәм икенче рус-татар мәктәбенең попечителе”.
Ә 27 октябрьдә Самараның 5 часте полиция идарәсе, шәһәр казначейлыгына Сабан туенда җыелган акчалар тиешлечә кулланылды, дип раслый.
…Шушы вакыйга булып узгач, 75 елдан соң, 1989 елда, без Куйбышевта беренче Сабан туен үткәрергә җыенганда, беребез дә 1914 елның 18 маенда (искечә) Смышляевка шоссесында, Самара ипподромында оештырылган ул бәйрәм турында белми идек – бу хәзер генә билгеле булды. Ул вакытта “Туган тел” җәмгыятенең оештыру комитеты чараны үткәрер өчен шулай ук ипподромны сайлаган иде. Дөрес, яңа ипподромны, һәм бүген ул да юк инде…
Мәкаләне әзерләгәндә Самара өлкәсенең Үзәк Дәүләт архивы документлары, Г.В. Бичуровның “Самара открыткаларда һәм фото-графияләрдә” интернет-сайты мәгълүматлары, Морат Сафинның шәхси архивы һәм 1914 елның 20 маенда дөнья күргән “Голос Самары” газетасы кулланылды.
автор: Шамил Галимов
Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”