Исламшәриф – 5 ел буе сугыш кырларында йөреп, 1946 елда туган авылы Галигә кайтып төшкән батыр егет. Озак та үтми, өрмәсәң дә янып китәргә торган, уңган һәм булган иң чибәр кызга өйләнә. Әнисәгә шундук шарт та куя: бер генә баланы да югалтмыйсың, Аллаһы Тәгалә күпме насыйп итсә, шул хәтлене табасың.
Аның шушы сүзләре фәрештәләрнең «Амин» дигән вакытына туры килгән, күрәсең. Гаиләдә 11 бала туа – Халисә, Ильяс, Ибраһим, Мөхлисә, Исламгәрәй, Мәүлетгәрәй, Нурислам, Шамил, Нәфисә, Камил һәм Наил. Унынчы баласын тапкач, Әнисә апа Баһаутдинованы Брежневның алтын медале белән бүләклиләр. 8 баласы – югары уку йортларында, өчесе техникумнарда укып чыгалар. Әнисә апа 90 яшен тутырып бакыйлыкка күчә. Ул соңгы көненә кадәр авылыбызның дәрәҗәле, акыллы һәм иң гадел кешесе булып яшәде. Изгелекле әби 19 оныгы, утызлап (төгәл санап чыгара алмадык) оныкчыгы арасында иң кадерле әби иде.
Аларның йорты нәкъ үзәктә. Авыл халкы Әнисә апа йорты каршысында машиналар җыелганны күрсә, бер дә аптырамый: «Әһә, Әнисә апаларда планерка бара», – дип шаярталар гына.
– Балаларыма да, оныкларыма да исемнәрне үзем сайладым, киленнәремне сорарга да үзем бардым. Аллаһыга шөкер, киленнәремнән бик уңдым, бик тату яшәдек. Ирем бакыйлыкка күчкәч, мин алар тәрбиясендә яшәдем. Гомерем буе догада булдым. Ә Наилем гел минем белән. Чөнки ул – төпчек, димәк, төптә калырга тиеш…
Ул шушы Наиле белән киңәшеп, бергәләшеп «Морат бабкай» чишмәсе өстенә мәчет кебек җыйнак кына өй салдырып, манаралы ай куйдырды. Аны дәрәҗәле, олы җанлы, 11 бала анасы булган өчен һәр бәйрәмдә өлкәгә, районга, төрле төбәкләрдәге чараларга чакыралар иде. Бик күп Мактау хатларына, бүләкләргә лаек булды.
Наил Баһаутдинов Әнисә апаның 1963 елда туган соңгы баласы. Ул алган һөнәре буенча заготовитель булып авылда эшли башлый. 1990 елда аны Заготконтора директоры итеп куялар. Өч ел эшләгәннән соң, абыйлары белән киңәшеп, «Агыйдел» оешмасы, сату-алу белән шөгыльләнү өчен кибет ачып җибәрәләр. 1994 елда Наил Гөлмәрьям исемле кызга өйләнә. Хатыны шәхси кибеттә эшли, бераздан Наилә исемле кызлары туа.
Ләкин Наилнең әтисе бизнеска риза булмый. «Улым, бу эшне ташлагыз! Сату-алу эшендә ялгышлыклар, кеше рәнҗетүләр, хыянәт тә булырга мөмкин. Җир белән эшләгез. Җирнең фатихасы күп», – ди. – Без, бертуганнар, әти-әнинең үгет-нәсыйхәтен тыңлап, фатихаларын алып, акыллы киңәшләрен тотып яшибез. Тормышта бу бик тә кирәкте безгә. Ә бу әтиебезнең соңгы васыяте булгандыр, – дип искә ала Наил.
«Тарзиев» колхозы бик күп еллар Похвистнево районында да, тирә-якта да дан тоткан колхозларның берсе иде. 1999 елда, колхоз таралгач, җирләр кысыр калды. Менә шул вакытта тәҗрибәле ата кешенең үгет-нәсыйхәте кирәгә дә инде.
Наил, район фондыннан 200 гектар җир алып, эшкә керешә. Күмәк хуҗалык бөтенләй таралгач, авыл халкының 550 гектар пай җирен дә ала. Абыйлары белән бергәләшеп эшли башлагач, боларның җирләре 1200 гектарга җитә. Бүгенге көндә Наил, Камил абыйсы белән бергә, барлыгы 1050 гектар җир эшкәртәләр. Ә Нурислам белән Шамил абыйсы калган җирләрне бүлешеп, көнбагыш, иген үстерәләр. Наилнең кияве Рөстәм – бухгалтер, хисап эшләрен алып бара, ә кызы Наилә – экономист. Икесе дә авыл хуҗалыгы академиясен бетергәннәр. Наилнең кул астында барлыгы алты кеше эшли.
– Аллаһыга шөкер, акчасын вакытында түләп торам, зарланмыйлар, – ди Наил. Җир пайлары өчен халыкка иген, көнбагыш, үсемлек мае биреп тора. Уңышсыз елда бирелмичә калса, киләсе елда ике өлеш итеп бирә. Авыл халкы аңа бик рәхмәтле. «Саимә, Наил турында язганда, бездән дә рәхмәт әйтеп яз әле», – дип сорадылар.
Наил бик уңган, тырыш, булдыклы, игелекле кеше. Ул ничә еллар буе авылда уздырылып килүче бик күп чараларга матди ярдәм күрсәтә, күчтәнәчләрен кызганмый. Акыл өйрәтсә – коры үгет итеп түгел, тапкыр мисаллар китереп, дәлилләп үгетли. Ачы иттереп әйтергә туры килсә дә – бик хаклы әйтә. Үз фикерләре белән уртаклашып, киңәшен бирә. Сүз байлыгы, осталыгы белән ирешкән уңышлары бик күп аның. Сорауга да, ярдәм көткәнгә дә җавабы һәрвакыт әзер.
– Тырышып эшләсәң, табыш була, табыш кергәч, акчасы да була. Салымнарны түлим, халык өлешен бүлеп бирәм дә калганын үз кесәмә салып куям, – дип шаярта Наилебез.
Әнисе турында горурланып сөйли ул:
– Безнең әни фантазиягә бик бай иде, чын прокурор инде менә. Әз генә күренми торсак, хәзер шалтыратып таба иде. Барыбыз да бергә җыелганда, Сабан туена җыелган халык кадәр була идек. Әлхәмдүлилләһи! Барыбыз да гаиләле, матур тормышлар белән яшибез. Кызганычка, янәшәдә әти-әни дә, яратып 24 ел бергә тормыш иткән Гөлмәрьямым да юк. Минем ялгыз яшәвемә 4 ел була инде. Наиләне кияүгә биреп, ике катлы йорт салып, тормышыбызга шатланып, рәхәтләнеп яшисе вакытта Гөлмәрьямым авырып китте. 3 ел күтәреп кенә йөрттем үзен. 2015 елда чит илгә алып барып операция дә ясаттык, бармаган санаторийлар калмады. Тик багучы әбиләргә йөртергә булмаган икән. Төрлесе төрлечә дәвалап, массажлар ясап, авыруын көчәйткәннәр генә ахры. Гөлмәрьямым кырау тигән чәчәк кебек сулды, кипте… – дип тынып калды Наил. Күзләреннән сагыш, юксыну, өзелеп ярату яшьләре тәгәрәп төште.
– Бик каты авырый башлагач, Аллаһы Тәгаләдән «Кызымның баласын күрә алсам ярар иде», дип сорап ятты, мәрхүмкәем. Аллаһыга шөкер, күрде. Оныгын кочагына кысып сөяргә дә насыйп булды аңа, – ди Наил. – Кызым, киявем, ике оныгым бар. Һәркөнне буш вакытымда аларга барам, оныкларымны туйганчы сөям, кайгымны да, шатлыкларымны да алар белән уртаклашып кайтам. Алар минем җаныма тынычлык, йөрәгем яраларына дәва бирәләр. Хатыным белән узган минутлар һич тә истән чыкмый, күңел түренә кереп урнашкан. Эш белән көн үтә ул. Бөтен җирләрдән дә уңышны җыеп алгач, техниканы язгы эшләр өчен әзерли башлыйбыз. Техникам чит илнеке, ел да яңартып торабыз. Сукаларны төзекләндереп, чистартып, язга әзерләп куйдык, чәчүгә барысы да әзер, – дип елмая әңгәмәдәшем.
– Халимә апам инәкәй урынына калды, барлык эшләремдә булыша. Аллаһыга шөкер, туганнарым белән дус-тату яшибез. Киләчәк гомерләр Аллаһы кулында. Үткәннәрне генә кире кайтарып булмый шул… – дип тәмамлады сүзен Наил.
Саимә Морзаханова.
Гали авылы, Похвистнево районы.