Домой Главные новости Ирада Әюпова: Мәдәният – халык көзгесе

Ирада Әюпова: Мәдәният – халык көзгесе

0
Ирада Әюпова: Мәдәният – халык көзгесе

Һәр чорда иң кыйммәт нәрсә – тарихны, мәдәниятне саклау, чөнки алар киләчәк буыннарның мәдәни кодына әвереләчәк.

Социаль психологиягә нигез салучы Гюстав Лебонның мондый сүзләре бар: «Чын рәссам искиткеч гомумиләштерүләр аркылы билгеле бер дәвернең һәм халыкның җанын чагылдыра ала… Рәссамнар – үзләре яшәгән чорның иң дөрес көзгесе һәм теге яки бу цивилизациянең сурәтен торгызганда, без аларны шикләнмичә куллана алабыз», — дигән ул.

Һәр чорда иң кыйммәт нәрсә – тарихны, мәдәниятне саклау, чөнки алар киләчәк буыннарның мәдәни кодына әвереләчәк.

Совет властеның беренче елларында мәдәният дәүләт идарәсенең нигезен тәшкил иткән. Мәдәният институтларына халыкның аң-белемен күтәрү бурычы йөкләнгән. Бүген җәмгыятьтә ул елларга карата  төрле карашлар яшәсә дә, халыкны мәдәниятле итүгә корылган сәясәтнең файдасын да инкяр итә алмыйбыз.

Соңрак чорларда унификация башлана, ә глобальләшү аны тагын да тизләтеп, катлауландырып җибәрә. Бүген без бөтенебез дә диярлек бер үк төрле кием киябез, бер-берсенә тамчы бөртегедәй охшаш йортларда яшибез, балаларыбыз бер үк төрле уенчыклар белән уйнап үсә һәм мондый хәл Россиядә генә түгел, бөтен дөнья буенча күзәтелә. Глобальләшү милли  гореф-гадәтләрнең юкка чыгуына китерә. Бу вәзгыятьтә без тарихны саклауда аерата зур үҗәтлек күрсәтергә тиешбез.

Бүген төп  бурыч — шәхес тәрбияләүдә сәнгать, мәдәниятнең әһәмиятен  аңлату. Бу сәясәт ике яклап алып барылырга тиеш. Республикабызда яшәгән һәр кеше һәм җөмһүриятебезнең кунаклары үзләрен иҗади һәм һөнәри яктан үстерә алсын өчен, уңайлы шартлар тудыру кирәк. Бер үк вакытта мәдәнияттә, сәнгатьтә дөньядан артта калмау, Россиядә, чит илләрдә нинди зур чаралар, фестиваль, бәйгеләр үтсә, аларда катнашу, яңа сәнгать юнәлешләреннән һәрвакыт хәбәрдар булу сорала. Бу бигрәк тә республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләрне ныгыту өчен кирәк.

Мәдәният сәясәтен тормышка ашырганда, кешеләрнең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча булмый.

Кызганыч ки, XX-XXI гасырлар чигендә дөньяның зур тизлек белән үзгәрүе сәбәпле, буыннар арасында тирән упкын барлык­ка килде. Өлкән буын  яратып тыңлаган концертларны, бирелеп караган спектакльләрне яшьләр яратмый һәм, киресенчә, яңа буыннарның иҗаты өлкәннәрнең күңелләренә хуш килми.

Яшьләренә карап буыннарны шартлы рәвештә биш төркемгә бүлдек. Һәр төркемнең үзенә генә хас булган үзенчәлекләре бар.

1928-1945 елларда туганнарга традициониалистлар дип  исем бирдек. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, республикабызның 100 еллыгы уңаеннан быел бу төркемгә аерата зур игътибар бирү сорала, дисәм, хата булмастыр. Алар безгә чын милли-мәдәни мирасыбызны белүчеләр буларак кадерле һәм безнең бурыч — исән вакытта алардан өйрәнеп калу. Мәдәният өлкәсендәге ветеран хезмәткәрләрне дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Театр ветераннары өчен, мәсәлән, үзенә күрә попечительләр фонды ролен үтиячәк театрлар ассоциациясе оештыру каралган. Бүгенге көндә документларны теркәү эшләре төгәлләнеп килә. Бөек Җиңүнең -75, республикабызның 100 еллыклары, әлбәттә инде, зур дәрәҗәдә узарга тиеш.

1946-1960 елларда туганнарны беби-бумерлар дип атадык. Бу – иң актив төркемнәрнең берсе. Без яшьләрне үстереп, гомерләрен сәнгать, мәдәнияткә багышлаган шәхесләргә азрак игътибар бирәбез кебек. 2019 елда республикабыз районнарында үткән «Илһамият» оешмасы концертлары исә өлкән буын артистларны һаман да яратып көтеп алуларын аңларга ярдәм итте. Шуңа күрә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җитәкчелегенә «Илһамият»нең районнар буйлап сәяхәтен даими эзгә салу бурычын йөкләдек.

2020 елда  шулай ук 60 яшьтән өлкәннәргә оныклары белән бергә айга бер тапкыр Чаллы һәм Әлмәт театрларында спектакль репетицияләрен карау мөмкинлеге булдырабыз һәм театр җитәкчеләренә бу проектның үтәлешен  тикшереп тору бурычын йөклибез.

Быелдан республика балалар китапханәсендә төрле буын вәкилләрен берләштерүгә йөз тоткан «Гаилә клубы» проекты башланып китте. Традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм балалар китапханәсе елның беренче яртысында  бу проектны таныту, аның үрнәгендә районнарда да шундый «Гаилә клуб»ларына нигез салу максатында респуб­ликабыз буенча аң-белем бирү семинарлары үткәрергә тиеш.

1961-1979 елда туганнар — «X» буын. Үзләрен бизнес өлкәсендә сынап караганнарның күп өлеше әнә шул буынга туры килә. Аларның креатив индустриягә караган, моннан 10-15 ел тәкъдим ителгән бизнес-проектларының бүген дә актуаль булуы сөендерә. 2019 елда эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле зат белән берлектә республикабыз районнарының мәдәният йортларында узган стратегия сессияләреннән күренгәнчә, бу буын кешеләре бүген дә социаль эшмәкәрлектә көчен сынарга, катнашырга тели. Сессияләр вакытында тәкъдим ителгән проектларны быел ук тормышка ашыра башлыйбыз. Бу буын кешеләре мәдәни чараларга да таләпчән, нәзберек. Аларны канәгатьләндерү бик кыен. Шушы буын кешесе буларак мине, мәсәлән,  2018-2019 елларда сәхнәләштерелгән спектакльләр тамырларыбыз,  яшәү мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итте.

1980-1995 елларда туганнарга миллениаллар яки «Y»  буын дип исем бирдек. Бу – арада иң күпсанлы төркем. Аларны ачык һавада уздырыла торган шау-шулы чаралар, халыкара бәйге, фестивальләр, заманча технологияләр кызыксындыра. Үткән елда яшьләр катнашында «7 көн эчендә кино» проекты уздырылды. Чит шәһәрләрдән, ерак илләрдән килгән режиссерлар рес­публикабызның матур табигать урыннарында үзебезнең җирле артистлар белән  10 кыска мет­ражлы фильм төшерде. Шулай итеп кино аша республикабызга инвестицияләр һәм туристларны җәлеп итүгә адым ясалды. Камал театрындагы «Сишәмбе көн кич белән» проекты шулай ук яшьләрдә зур кызыксыну уятты. Казан Кремлендә ел саен үткәрелеп килә торган Таткультфестка да яшь буын бик яратып килә. Яшьләрне мәдәният чараларына тартуда цифрлы технологияләрне куллану әйбәт нәтиҗә бирер иде, әмма бүген бөтен мәдәният чаралары турында мәгълүмат туплаган бер генә электрон ресурс та юк…

2020 елда дәүләт филармониясендә яшь башкаручыларга ярдәм йөзеннән яңа проект башланып китте. Анда эстрада бүлеге барлыкка килде.  «Татар моңы» фестивале шулай ук филармония җитәкчелегенең карамагында булачак. Михаил Глинка исемендәге халыкара бәйге классик музыканы башкаручы яшьләр өчен зур мөмкинлекләр ача. Без бу конкурсны алга таба да Казаныбызда үткәрүне сорап, Россия Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәчәкбез.

1996 елдан башлап бүгенгә кадәр туучы балаларны «Z» төркеме яки яңа буын дип атадык. Тикшерүләр күрсәткәнчә, Татарстаныбызда 0 дән алып 3 яшькә кадәр һәм 14 тән алып 18 яшькә кадәр балалар һәм яшүсмерләр өчен  мәдәният чаралары бик аз. Театрларда 480 спектакльнең 120 е генә бик кечкенә яшьтәге балалар өчен куелган. Алар арасында да  нәниләргә аңлавы авыр булган тамашалар бар. Балалар спектакльләре ул – иҗатчыларны гына түгел, психолог, методист, педагогларны җәлеп итеп сөйләшә торган бик катлаулы тема, шулай да бу мәсьәләгә күз йомып булмый. Статистика күрсәткәнчә, соңгы елларда балалар күп туа. Яңа туган балаларга күрсәтердәй рус телендә бер-ике тамаша бар әле, татар телендә бик кечкенәләр өчен  спектакльләр исә Казаныбызда бөтенләй юк. Шуңа күрә 2020 елда бәби-театрлары халыкара фестивале үткәрергә булдык.

Узган елның 1 июненнән рес­публикабыздагы мәктәп яшендәге балаларга дәүләт музеен бушлай килеп карау мөмкинлеге тудырдык. Һәр айның беренче сишәмбесендә исә дәүләт музейларына мәктәп балалары гына түгел, кем тели шул бушлай керә ала. Быел балаларга театрларны якынайту максатында мәктәп укучылары өчен спектакль репетицияләренә сәяхәтләр оештыру һәм мәктәпләрдә театр дәресләре үткәрү күздә тотыла.

Яшь буынны мәдәнияткә тарту максатыннан шулай ук быелдан Казандагы “IT-лицей”да белем бирү программасына ораторлык осталыгы, халык һөнәрчелеге һ.б. буенча  осталык дәресләре кертә башладык. Тагын бер сөенечле яңалык шул —  8 балалар сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт үткәрү өчен рес­публикабыз бюджетыннан акча бүлеп бирелде. Моның өчен без Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка бик рәхмәтлебез. Тагын 100 миллион сумнан артык акча Милли проект кысаларында яңа музыка уен кораллары  өчен биреләчәк.

Барыннан да бигрәк сәнгать мәктәпләрендә укытучы мөгаллимнәргә ярдәм итү кирәк. 2019 елда авылдагы мәдәният оешмаларында эшли башлаган яшьләргә ярдәм программасы кысаларында урта белемлеләргә – 50 мең, югары белемле белгечләргә 100 мең күләмендә акча түли башладык. Тикшерә торгач, авылларда югары белемле җыр, музыка, рәсем укытучылары бик аз булуы ачыкланды. Ташламалы нигездә җир бүлеп бирелсә, югары уку йортлары тәмамлаган яшь рәссам, музыкантларга зур ярдәм булыр иде дигән фикергә килдек һәм быел Җир кодексына өстәмәләр кертүне оештырачакбыз. Чөнки бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә дә каралды.

Үткән ел авылларда иҗат коллективларының һәм профессиональ җырчы, музыкантларның концертларын оештыру мәсьәләсенә зур игътибар бирелде. Быел да бу эшне дәвам итәчәкбез. Моның өчен бөтен шартлар да бар. Узган елда гына да президентыбызның махсус программасы кысаларында рес­публикабызда 21 өр-яңа клуб сафка басты, кырыктан артык мәдәният учреждениесендә ремонт үткәрелде. Ләкин киләчәктә яңа клубларга лаекмы-түгелме икәнен ачыклар өчен, авылларны бәяләгәндә игътибарлырак булсак иде. Милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне туг­ры саклап килгән, әмма халкы 50-70 кешедән артмаган авыллар да бар бит. Безнең бурыч – авылның зурмы, кечкенәме булуына карамыйча, традицияләрне сак­лап калу.

Узган ел авыл клублары эшен җанландыру максатында  үткәрелгән бәйгедә 180 ләп мәдәният йорты катнашты. Мондый бәйгеләр клуб җитәкчеләрен яңа кызыклы эш алымнары эзләргә этәрә. Безгә, мәсәлән, Мамадыш районында предприятие, белем бирү оешмаларының үзешчән коллективлары арасында үткәрелә торган «Звездопад» фес­тивале аеруча ошады.

Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан районнардагы  кызыклы, үзенчәлекле иҗат коллективларының Казан гастрольләрен торгызмакчыбыз. Быел шулай ук үзешчән театр коллективларын профессиональ театрларга беркетү ниятебез бар.

Милли проект кысаларында төрле учреждениеләрдә виртуаль концерт заллары оештыру каралган булгач, без бу мәсьәләне әйбәтләп өйрәндек. Виртуаль концерт залы өчен җайланмалар әллә ни кыйммәткә төшми – 300 мең сум тирәсе генә. Ә учреждениене интернетка тоташтыру мәсьәләсен хәл итү күпкә авыррак булып чыкты. Бүген Татарстан Респуб­ликасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә интернетка тоташтырылырга тиешле оешмаларның исемлеген төзеп бетердек дияргә була.

Мәдәни байлык  гасырлар дәвамында тупланган,  шуңа күрә мәдәният өлкәсенә яңалык керткәндә бик сак булу сорала, шулай да үзгәрешләрсез алга бару мөмкин түгел. Моңа кадәр Казан циркында башлыча бүтән шәһәрләрдән килгән коллективларның программалары гына күрсәтелсә, былтыр цирк үзе 5 программа сәхнәгә куйды һәм бер урыннан алган табыш ике тапкырга артты. Республикабызның 100 еллыгы уңаеннан милли цирк программасы сәхнәләштерү мәсьәләсе карала.

Шулай ук быел төзекләндерү эшләреннән соң Чаллы драма театры бинасы, Милли китапханәнең яңа бинасы, Казанда берничә мәдәният йорты ачылачак.

Елны «Карнеги-холл»да «Үзгәреш җиле» фестивале белән башлап җибәрдек. Алга таба да милли мәдәниятебезне дөнья мәйданында күрсәтүдән курыкмаска кирәк. Августта исә Казан Кремлендә Казан сәүдәгәре һәм туган як белгече Василий Иванович Заусайловның Финляндия милли музеенда сакланган тупламасын күрсәтәчәкбез. 1878 елда җыела башлаган тупламада 11 мең саклау берәмлеге исәпләнә. Шуларның яртысы — таш гасырга, чиреге бронза һәм тимер чорларга карый, калган өлешен керәч сәнгате әйберләре, пыяладан төрле эшләнмәләр һ.б. тәшкил итә.

Бу тупламадан күренгәнчә, һәр чорның мәдәнияте үзеннән соң эз калдыра. Безнең чордан нинди эз калыр?

madanizhomga