Домой Главные новости Көрәш буенча иң яхшы тренер исемен ничек алырга?

Көрәш буенча иң яхшы тренер исемен ничек алырга?

0
Көрәш буенча иң яхшы тренер исемен ничек алырга?

Көрәшче егетләр үз остазларына елның иң яхшы тренеры булып танылырга мөмкинлек бирә. Кайбер көрәшчеләр берничә тренерны иң яхшысы итә.

Хәбәр иткәнебезчә, 2019 елның иң яхшы тренерлары булып Җәүдәт Хөсәенов, Ильяс Билалов һәм Вакыйф Дәүләтшин танылды. Көрәш сөюче кайбер дуслар иң-иңнәрнең ничек билгеләнүе турында сорау биргән иде.

Бар да теге яки бу көрәшченең ярыш алдыннан гариза тутырганда кемне тренер итеп язуыннан башлана. Һәм, әлбәттә, теге яки бу ярышта көрәшченең яулаган үрләреннән тора.

Әйтик, 2019 ел нәтиҗәләре буенча беренче урынны Җәүдәт Хөсәенов яулады. Аның исәбендә 11 очко бар. Төрле ярышларда (титуллы ярышлар турында сүз бара) аның 11 шәкерте призер булган. Икенче урында урнашкан Ильяс Билаловның да 11 көрәшчесе призерлар арасына кергән. Тик Хөсәенов исәбендә 12 чемпион, ә Билалов исәбендә 10 чемпион. Чемпионнар Идел буе районы командасы остазына беренче урынга чыгу мөмкинлеге биргән дә инде. Вакыйф Дәүләтшин — биш чемпион һәм 10 призер әзерләгән.

Шунысы кызык, узган елның иң яхшы көрәшчесе исеменә лаек булган Искәндәр Мортазин тренерлары итеп Җәүдәт Хөсәеновны да, Ильяс Билаловны да, шулай ук беренче остазы Илфир Әнвәровны да язган. Беренче тренерын һаман истә тотуын, уңышларының нигезе нәкъ менә Илфир абыйсына барып тоташуын онытмавы хөрмәт уята, әлбәттә. Искәндәр Әлмәт командасы өчен көрәшә, ә Җәүдәт абыйсында шөгыльләнүләр алып бара.

Илфир Әнвәров яшьләр белән эшләүче иң оста остазларның берсе булуын беләбез. Узган ел ул шәхси күрсәткечләр буенча өченче урынны яулады. Аның 5 чемпионы һәм 8 призеры бар. Икенче урында урнашкан Рузил Ганиевның — биш чемпион һәм ун призер. Елның елында иң яхшылар арасына керүче һәм узган ел беренче урынны яулаган Түбән Камадан Илнар Гәрәев 6 чемпион һәм 10 призер тәрбияләгән.

Менә шулай, көрәшчеләр, ярыш алдыннан гариза тутырганда кемне тренер итеп язу турында уйларга онытмагыз.

shahrikazan