Домой Жизнь татар Татары в регионе Күңелебезне җылытып тора

Күңелебезне җылытып тора

0
Күңелебезне җылытып тора

Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының Озерная урамы аша үткәндә кечкенә генә булса да, пөхтә һәм чиста өйгә күз төшмичә калмый. Балаларын сагынып көткән әниләр һәм әбиләр карап тора сыман ул йорт тәрәзәләреннән. Бу матурлыкны оештырып, туплап, һәрчак яңартып торучы Бадия Хәлил кызы Йосыпова (Мусина) һәр язда, гомере узган Баулыдан туган йортына кайтып төшә һәм көзгә хәтле биредә тора. Бу йорт аны үзенә тарта сыман, урамнан ук уңай аурасы сизелеп тора.

Әти-әнисе гүр иясе булгач, Бадия Хәлил кызы уйлап-уйлап тора да, әти-әнисеннән калган бер генә әйберне дә чыгарып ыргытмый, ә үткән гасырның илленче елларындагы йорт-музей итеп сакларга ният итә. Чөнки бу өйдә Бадия апаның да арбалы һәм чаналы бәхетле балачагы узган бит.

Шушы көннәрдә Ярмәк җирлегенң социаль реабилитация бүлегендә ял иткән унлап хатын-кыз бу йортка экскурсиягә барырга булдылар. Моны ишеткәч, Бадия апабыз бик шатланды, кунакларны капка төбеннән үк каршы алып, ялт итеп торган өй алдын, чигешләре белән күз явын алып торган кечкенә генә верандасын күрсәтте. Өенә керсәң – хушың китәрлек: идәнендә тукыган паласлар, дорожкалар. Аш бүлмәсендә күмер үтүк, гөбе, чуеннар, керосин лампалары – барысы да матур итеп тезеп куелган. Безнең чор балалары инде белмәгән борынгы өй җиһазлары да байтак. Тәрәзәләр дә үткән заманның кул белән эшләнгән челтәр пәрдәләре белән капланган. Килеп керү белән әби-бабаларыбыз заманына әйләнеп кайткан кебек булдык: түр яктагы тимер карават татар бизәкләре чигелгән япма белән капланган, мендәрләрендә дә зәвыклы челтәрләр. Карават янында чәбелдекле бишек тә эленеп тора, хуҗабикә сүзе буенча, ул үзе дә шул бишектә тибрәлеп үскән икән. Диварларында – чигешләр, идәндә – киндер палас, чормада – яңа мендәрләр… Диварда шулай ук милли киемнәр дә эленеп тора: ир-атларның – киндер ыштаны, кыек якалы ак күлмәге, камзолы һәм түбәтәе. Янында ук татар хатын-кызлары костюмы – бала итәкле, чигүле күлмәк, камзол, калфак… Болар барысы да Бадия апаның әти-әнисе киеп йөргән киемнәр.

Кечкенә генә өстәлгә әтисенең медальләрен, сугыштан язган хатларын, курсант вакытында язган язмаларын, колхоз һәм авыл советы рәисе булып эшләгән вакытындагы документларын барлап, аерым файлларга салып, папкаларга туплап куйган. Күп кенә фотолар стенага эленгән, икенчеләре өстәлгә куелган. Магнитофонны кабызып җибәрсә, Хәлил абый башкаруында мөнәҗәт яңгырый, ул үзе еллар аша килеп чыккан кебек тоела.

Иске акчаларга багышланган аерым коллекция дә бар. Икенче бүлмәдә да шулай ук карават, борынгы шкаф, чигүле сөлгеләр, ә диварда – йөз елдан да артык тарихы булган сәгать. Бу инде бабасыннан калган истәлек. Бадиянең мәктәп формасы, пионер галстугы, ак алъяпкычы һәм хәтта октябрят, комсомол һәм башка значоклары да сакланган һәм үзенә бер экспонат булып торалар.

Милли татар сәхнә костюмнары үзенә бер матурлык өсти. Бадия апаның да, аның мәрхүм ире Нурсәхи абыйның дә сәнгать кешеләре булганлыгы күренеп тора. Озак еллар алар клубларда, мәдәни чараларда җырлап-уйнап, халыкның кәефен күтәргәннәр. Өстәлдәге китаплар һәм альбомнар да аның мәктәп еллары истәлеге булып саклана. Классташлар очрашуында ясаган коллажлар да игътибарны алып тора. “Зингер” тегү машинасы тәрәз төбенә менеп кунаклаган. Беренче тузан суырткычка да инде сиксән еллар бардыр. Шкаф өстендә исә музыкаль уен кораллары: гармун, скрипка, мандолина…

Биредәге һәр әйбердән үткән заман дулкыннары сирпелеп тора сыман. Музей-йорт крестьян тормышын да, Советлар чорын да хәтерләтә. Тарих һәм халык бер-берсеннән аерылгысыз. Һәр илнең һәм авылның, хәтта аерым бер нәселнең дә үзенчәлекле үткәне һәм бай тарихы бар. Борынгы заманнардан ук татар халкында ата-баба нәселен белү һәм үзеңнән дә лаеклы өлеш кертү изге бурыч булып саналган. Бадия апаның да шундый нәсел шәҗәрәсе бар. Ул аны киләсе буыннарга калдыру өчен ясаган.

Менә шундый тырышлык белән җыелган әйберләр туган ягының, туган авылының, анда яшәүче нәселенең тарихын саклый. Бүгенге буталчык чорда әхлаклы, изге урыннарыбызны хөрмәт итүче әдәпле шәхес тәрбиялим дисәң, эшне туган төбәгенең, нәселенең тарихын өйрәтүдән башларга кирәктер. Бадия апабыз! Үз нәселегез, туган җирегез белән горурлану хисләре сезнең генә түгел, бөтен Иске Ярмәк авылы халкының да күңелен күп еллар буе җылытып торсын иде!

Нурия Гафурова