Домой Главные новости В стране и мире Күзне кыссам, мин башкортмы?

Күзне кыссам, мин башкортмы?

0
Күзне кыссам, мин башкортмы?
Гөлназ Шәмсинең Фейсбук аккаунтыннан

Журналист Гөлназ Шәмси татарларны башкортлаштыру сәясәте хакында үз фикерләрен җиткерә.

Автор: Гөлназ Шәмси

Башкортстанның татар районнарында «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында» диктант яздырдылар. Фирүзә Ибәтуллина инстаграмда бу чараны яктырта һәм үзен «урман башкорты» дип яза.

Шунысы аптыратты — татарның йөзек кашы булган җырчы Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе бит ул. «Интертат» моны «Бер гаиләдә ике милләт!» дип язып та чыкты. Төрле кеше үз фикерен әйтте. Мин исә бер сүз генә яздым — «Оятсыз». Апаң татар җырчысы булып күтәрелде, аның исеме белән бүген сез күтәрелмәкче буласыз. Апасы исән чакта Фирүзә дә татар булды. Тәтешле районы мәдәният бүлегендәне методист башкортча диктант язуда катнашканнан соң һәм үзен урман башкорты дип игълан иткәннән соң, директор булып үсү ихтималы да юк түгел.

Фирүзә ханым җавап йөзеннән «Башкортстанда оятсызлар юк, булса сездә инде, минем кем икәнемне беләсезме соң, кемгә язганыңны чамаладыңмы…» — дип тезеп китте. Ахырда кара исемлеккә үк тыгып куйды.

Танышыйк соң? Соңгы 14 елда «Российская газета» белән хезмәттәшлек итүче халыкара журналист булам. Башкортстан да минем иҗат зонасына керә.

Гомумән, күрше республика чигеннән 13 чакрымда гына, Бакалы, Илеш белән чиктәш яшим мин. Әйтик, минем өйдән район үзәкләре — Мөслимгә дә, Бакалыга төгәл 25 шәр чакрым. Кайда әйбер очсызрак — шунда йөрибез. Бакалы — зерә дә рәхәт район. Анда милләт проблемасы юк. Татарлар, руслар, керәшеннәр — дус-тату яшибез. Гәрчә, Башкортстан мәгълүмат чыганакларында ул башкорт районы исәпләнә. Дөрес, 5-6 башкорт килене булмый калмас анысы Бакалыда. Минем үз туган авылымда да алар өчәү бит. Баймак, Иглин, Свердлау якларыннан килгән башкорт кызлары.

Илеш белән дә шул ук хәл. Без анда Ралиф Сафин куйдырган заманча УЗИ аппаратларына күренергә, базарга йореп торабыз. Күршеләр Википедиясендә җырчы Алсуның әтисе Илеш башкорты дип язылган, ә әнисе — Бөгелмә татары. Югыйсә, Уяндык авылы да, Илеш районы да — чеп-чи татар оясы. Алсу үзе татар йөри.

Чын башкортны мин беренче тапкыр Чиләбедә курдем. Уфага кадәр бездән 200 чакрым. Юк та юк инде ул башкортлар бездә. Ә башкорт районнары бар.

Ни өчен бу катлаулы, четерекле теманы кузгаттым мин бу язмада?

Ә бит туйдырды җәмәгать! Җанисәп алу вакыты җитә башласа, һаман шул бер балык башы. Син татар да, мин башкорт, әйт дөресен ичмасам! Карьерасының башында ук Элвин Грей: «Мин башкорт!» диде. Гәрчә аның әнисе Гафури районыннан чыккан, ул татар районы. Әмма Элвин Грей үзенең милләтен билгеләгән, бу — аның хокукы. Татар дип атаган булса, ул Башкортстан Башлыгының киңәшчесе була алмас иде билгеле. Әмма ул башта ук үз милләтен әйтте. Бу очракта — афәрин!

Ә Хәния, Салават кебек җырчыларыбыз заманында татар дөньясына татар булып килеп керделәр. Чыннан да, иң көчле, иң талантлы татарларны дөньяга Башкортстан бирде. Әмма күрше Республикада бүген китапханәләрдә татар китаплары юк ителә. Илештә Хәтта ки Роберт Миңнуллинныкы. Ә бит Роберт Миңнуллин Илешнеке. Аның туган авылы да башкорт исәбендә. Аның районында музее ачыла, ә китаплары китапханәләрдән алына. Бу — тикшерелгән факт. Мин коллегаларым белән аралашам, алар шул сүзне әйтә. Аларның фондларын тикшереп карасаң, анда татар китаплары калмады да бугай инде, башкорт, рус китаплары гына.

Кайчандыр мин «Акчарлак» өчен талантлы композитор-башкаручы Зифа Нагаевадан интервью алган идем. Бер соравымны сыздырды ул. Гади сорау:

— Башкортстанда татар булып яшәү авырмы?

Ә «Урман татарлары» дип аталсалар? Башкортстандагы милләттәшләребезгә җиңелрәк булмасмы икән?

Берәүләр әйтер — үз татарың өчен борчыл, юкка чыгалар телсез дияр! Хак сүзләр… Әмма телне камил белгәннәрен снайпер кебек чүкеп, башкортка әйләндерергә торалар әле монда. Рәсми мәгълүматлар буенча, күршеләрдә 1 миллион тирәсе татар исәпләнә. Элегрәк саннар күпкә зуррак иде. Мортаза Рәхимов чорында шактый кимеде татар. Алар чынлыкта бар — милләтләре генә башка… 

Дагыстанны мисалга китерәсем килә. Әлеге таулы республикада 3 миллионнан артык кеше яши. Алар рәсми 14 милләткә бүленәләр. Әмма бер милләт эчендә тагын 5-6 төрле бүленеш бар. Әмма лезгинны табасаран яки кумык итеп яздыру дигән күренеш юк! Булмас та! Кавказ бит ул… Ә без түзәбез. Ә кайберәүләре үзләре сатылырга әзер тора.

Үзем белән булган хәл дә гомерлек сабак. 2014 елда авырып киткәч Төркия дәүләте мине дәвалау өчен Израильгә акча күчерде. Шунда бик күп документлар тутырасы булды, матавыклар туды. Төрекләр:

— Әллә үзегезне мөсхет төреге (ягъни Рәсәйдә туып-үскән төрек) итеп күрсәтәсезме соң? Күп кәгазь эше җинеләячәк бит! — диделәр.

Кулым бармады. Татар мин! Мәңгелек урыным да татар зиратында.

Мөслимнән Актаныш, Минзәлә яклап Лениногорск районына кадәр элек Уфа өязенә кергәнбез… Барысын да башкорт дип язарга була! Язалар да. Башкорт ясасы килгән милләтчеләргә безнең авыл да — үзе бер хәзинә. Теләсәләр, бүген үк безнең авылны кәгазьләрдә башкорт авылы ясый алалар. Авыл Уфа губерниясенә кергән — Минзәлә өязе, Әмәкәй кантоны, Иске Карамалы авылы. Анда башкортлар урамы да булган, Казан татарлары дигәне дә. Казан урамы дигәненә күз йомып, рәхәтләнеп башкорт итәргә була.

Әмма мин биш буын бабамны беләм! Барысы да татар булып көн иткәннәр. 17 гасырда яшәгән ерак бабам Шаһиәхмәт указлы мулла булган. Ул үзен дә татар кешесе дип язган, авыл халкын да татар дип яздырган. Аны ул вакытта беркем дә җанисәп белән кысмаган бит. Ул вакытта башкорт булсаң, җир биргәннәр. Шуңа да карамастан, ул ирекле рәвештә үзен татар дип яздырган. Авыл халкы да татар дип язуга каршы булмаган. Димәк, татар булган инде алар.

Үземнең нәселемне тагын да төгәл ачыкларга теләгән идем. Әмма Казан архивын Уфаныкы белән чагыштыра торган да түгел. Иң бай архив Уфада. Әмма шәҗәрә ясату 2007 елда ук 10 мең сум иде. 7 буын әби-бабамны беләсем килеп барган идем шул чакта. Акча җитмәде.

Тарихны ничек язсаң да, ялганлап булмый ул. Дөреслек калкып чыга. Башкортның бит килеп чыгышы аерым. Безнеке аерым. Башкорт дип яздырып була, әмма күзне кысып кына башкортка әйләнеп булмый.

Мәскәүдә исә республикаларны кушып янә эреләндерү турында сөйләшәләр. Әле Татарстан белән Башкортстанны берләштерү уйлары да юк түгел… Башкортстан территориясе белән зуррак. Анда сәясәт бар. Башкортлаштыру сәясәте. Ә бездә сәясәт юк. Бездә — акча һәм эшли белү бар. Берләшсәк, бездән — акча, ә алардан — сәясәт булырмы?

Минемчә, кешенең үзеннән тора: я син — татар! Я син — башкорт!