8 ноябрь көнне Камышлы районың иң актив укучылары Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясендә үзләренең татарча язу күнекләрен тикшерделәр. Диктант үткәрү майдәнчеклры булып Камышлы мәктәбе, өлкәннәргә социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Камышла һәм Байтуган авылы китапханәре сайланды. Катнашучылар үзләренең белемләрен тикшерү өчен Г. Бәшировның “Туган ягым- яшел бишек» повестеннан өзек яздылар.
Бу чара татар телендә әдәби әсәрләр укучыларны берләштерер өчен өештырылды. 100 артык язылган диктантларны Камышлы үзәк китапхәнәсендә мәктәпнең татар теле һәм әдәбияте укытучылары Хисматова Т. Ф. һәм Гарипова Г. С. тикшерделәр. Билгеләр сайтка куела. Акциядә катнашучыларга Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан Рәхмәт Хатлары тапшырылды. Текстны диктовать итте Сиреня Аглиуллина.
Китапханә мөдире Зульфия Яруллина