Домой Главные новости Казан гимназиясе директоры: «Бер генә әти-әни дә, без татар теленә каршы, дип чыкмады»

Казан гимназиясе директоры: «Бер генә әти-әни дә, без татар теленә каршы, дип чыкмады»

0

Казан шәһәре Яңа Савин районының 13 нче гимназия директоры Рамил Гайнуллин фикеренчә, «мәктәптә әти-әниләр, укытучылар белән бер гаилә кебек» яшәгәндә, татар теленнән тиешле сәгатьләр санын саклап калып була. Бу хакта ул журналистларга 2 нче лицей-интернатта узган киңәшмәдән сон әйтте.

«Бездә татар телен укыту буенча проблемалар юк диярлек, чөнки барлык балалар, төрле милләт вәкилләре булса да, 100 процент татар телен сайлап алдылар. Татар, руслар, азәрбайҗан, үзбәк, таҗик, грузин һәм башка милләт балалары, әти-әниләре татар теле укытылышы белән риза. Әти-әниләр алдан ук безнең укыту программасы белән килештеләр. Бер генә әти-әни дә, без татар теленә каршы, дип чыкмады», — диде Рамил Гайнуллин.

Аның сүзләренчә, быелгы уку елында гимназиягә килгән төрле милләт балаларының бер генә әти-әнисе дә, татар телен азрак өйрәнеп буламы, дигән сорау белән кермәгән.

«Бездә татар теле дәресләре нигездә атнасына биш сәгать. Заманында кертелгән укыту планын саклап кала алдык. Бүген тормышка ашырып барабыз», — диде гимназия директоры. Ул татар теле һәм әдәбиятыннан гимназия укучылары Казан һәм республика этабында яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен әйтте. Башка милләт вәкилләренең милли конкурсларда актив катнашуын билгеләп узды.

Рамил Гайнуллин гимназиядә биш татар теле укытучысы эшләвен әйтте. Аның сүзләренә караганда, башлангыч сыйныфларда да татар теле дәресен башлангыч сыйныф укытучысы түгел, ә татар теле укытучысы алып бара. «Укытучылар коллективы көчле. Бүген ул укытучыларның дәрәҗәләре бермә-бер югары. Андый укытучының дәресләре дә кызык», — диде гимназия директоры.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform