Күптән түгел Сызран хакимиятенең социаль һәм яшьләр сәясәте идарәсендә «Халыкка хезмәт иткән өчен» дип аталган истәлек билгесе тапшыру тантанасы узды. Әлеге бүләк Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров карары буенча быел гына кертелгән. Мактау билгесе яңа коронавируска каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләренә, эшмәкәрләргә, волонтерларга, җәмәгать эшлеклеләренә һәм актив гражданнарга тапшырыла.
“Халыкка хезмәт иткән өчен” истәлек билгесе белән бүләкләнүчеләр арасында милләттәшләребез – Сызран мөселманнары да бар иде. Тантанадан соң “Азан” мәчете имамы Фәрит хәзрәт ИБРАҺИМОВ белән хәйрия эшчәнлеге турында сөйләшеп алдык.
– Фәрит хәзрәт, Сезне шундый зур бүләк алуыгыз белән котлыйбыз. Мәчетегезнең хәйрия эшчәнлеге турында тулырак сөйләп китә алмассызмы?
– Котлавыгыз өчен зур рәхмәт. Өлкәдә короновирус белән бәйле үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәч тә, яшь активистларыбыз өлкән яшьтәге гражданнарга, ялгыз яшәүчеләргә ничек тә булса ярдәм итәсе иде, дигән тәкъдим керттеләр. Без мохтаҗларны барлап, исемлек төзедек һәм һәр җомга намазыннан соң, кайвакыт атнага икешәр тапкыр, азык-төлек, дарулар, көндәлек тормышта кирәк әйберләр тутырылган тартмалар тарата башладык. Исемлегебездә барлыгы ике йөзгә якын кеше иде.
– Әлеге кирәк-яракларны сатып алу өчен акча да байтак киткәндер?
– Мохтаҗлар өчен барлык кирәкле әйберләр “Азан” мәчете мәхәлләсе халкы җыйган садака акчасына сатып алынды. Алар арасында шактый хәлле кешеләр, эшмәкәрләр дә бар. Алар безнең идеяне хуплап, әлеге акциядә бик теләп катнаштылар. “Сәлам” яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Ильяс Ирек улы Шәкүровка, Сызранда танылган һәм хөрмәтле кеше, уңышлы эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе һәм меценат Илдус Гаяз улы Гыйльмановка, Наил Рәхимҗан улы Байбиковка, хәйрия фонды активисты Илгиз Биккиняевка аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Форсаттан файдаланып, аларны да «Кешеләргә хезмәт иткән өчен» дип аталган истәлек билгесе белән бүләкләнү уңаеннан котлыйм.
– Белгәнемчә, Сызран шәһәре мөселман җәмгыяте пандемиягә кадәр дә хәйрия эшчәнлеген актив алып бара иде. Мөмкин булса, бу турыда да бераз сөйләгез әле.
– Әйе, мохтаҗ булганнарга хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Мәсәлән, берникадәр вакыт элек, мөмкинлекләре чикләнгән ике улы белән яшәүче олы яшьтәге бер апа мөрәҗәгать иткән иде. Ул гаиләдә проблемалар бихисап. Без аларга өйләрен төзекләндерергә ярдәм иттек, йорт тирәсендә вак-төяк эшләрне башкарабыз, гомумән, алар белән һәрдаим элемтәдә торабыз. Бәлки ишеткәнсездер, быел май аенда Ми-8 вертолетында Чукоткада 26 яшьлек пилот Хәмзә Солтанов һәлак булды. Ул Сызран очу училищесында укыган безнең яшь активистларның берсе иде. Аның ике баласы калды. Бу гаиләне дә ярдәмебездән ташламыйбыз. Гомумән, безгә ярдәм сорап килгән һәрбер кешенең зарын тыңлап, ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Пандемия вакытында мохтаҗларның нинди диндә, нинди милләт кешесе булуын карап тормадык, бөтенесенә дә бертигез тараттык, – дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәшем.
Әйе, коронавирус пандемиясе гадәти тормыш рәвешен үзгәртте. Ул җәмгыятьне берләштергән гомуми бәлагә әверелде, кеше кайгысына битараф булмаган кешеләр күбәйде. Әлеге күркәм сыйфатларыбыз коронавирус зәхмәтен җиңеп чыккач та саклансын иде.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Бердэмлек