Без Елховка районы, Тупли авылының 8 еллык мәктәбенә 1959 елда укырга кердек, шул мәктәптә барлык фәннәрне дә татар телендә үзләштереп, 1967 елда тәмамлап чыктык. Быел мәктәпне тәмамлавыбызга 55 ел тулды.
Сыйныфыбыз бик тату иде, әле дә очрашып, хәлләребезне белешеп торабыз. Ул чорда мәктәп директоры булып сугыш ветераны Габдулла Нигъмәтулла улы Насыйров эшләде. Без аны бик хөрмәт итә идек. Ул вакытта авылларда балалар күп булу сәбәпле, ике беренче класс иде – “А” һәм “Б”.
Безнең “А” классында 22 бала укыды. Башлангыч сыйныфларда укытучыбыз Гаян апа булса, 5нче сыйныфтан Алия апа Шәкүрова класс җитәкчебез итеп билгеләнде. Ул бик тә абруйлы, төпле һәм үз эшен яратучы ана теле укытучысы иде. Хәзер инде безне укыткан укытучыларыбыз барысы да диярлек бакыйлыкта, аларга Аллаһының рәхмәте яусын, догаларыбыз барсын иде. Бүгенге көндә безнең чор укытучыларыннан Равия апа Насыйрова гына исән.
Татар мәктәбен тәмамлавыбызга карамастан, училищеларга кереп, укуыбызны дәвам иттек, һөнәри белем алып чыктык. Аллаһыга шөкер, ул белемнәр белән тормыш итәргә мөмкин булды, югалып калмадык. Укытучыларыбызга мең рәхмәт.
Бу язманың сәбәбе шунда: быел безгә барыбызга да 70әр яшь тула. Кемнеңдер юбилее үткәндер дә, кемдер каршыларга гына җыенадыр. Очраша алмасак та, классташларымның барысына да корычтай исәнлек, озын гомер, аяз күк йөзе, дөньялар тынычлыгы теләр идем.
Классташларымны юбилейлары белән котлап,
Сафия Сөләйманова – Рәхимова.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.