Домой Жизнь татар Татары в регионе Крутые Ключи бистәсендә текә Яңа ел

Крутые Ключи бистәсендә текә Яңа ел

0
Крутые Ключи бистәсендә текә Яңа ел

Самараның Крутые Ключи бистәсенең 7 санлы мәктәбендә эшләп килүче татар төркемендә Яңа ел бәйрәме гөрләп узды. Чараны “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте оештырганнар иде.

Чараны татар төркеменә йөрүче балаларның укытучылары Гөлфия Рәшит кызы Глушкова ачып, котлау сүзләрен әйтү өчен чыршы янына “Туган тел” җәмгыяте директоры Гүзәл Рамазанованы чакырды. Ул балаларны һәм ата-аналарны Яңа ел бәйрәме белән котлады. “Шушы төркемгә балаларын йөртүче ата-аналарның милләтебезне саклап калу эшендәге роле бик зур. Алар балаларын татар итеп тәрбияләргә теләк белдергәннәр икән, димәк, мәктәп тә, иҗтимагый оешмалар да, Татарстан да дәреслекләр, уку әсбаплары белән ярдәм итә, шәһәр мәгариф бүлеге татар төркеме эшчәнлеген хуплый. Хәзер барысы да ата-аналардан тора – активлык, бердәмлек күрсәтеп, дәресләрне калдырмыйча балаларны йөртсәгез, өйдә дә татарча сөйләшсәгез, иҗтимагый эшләрдә дә катнашсагыз, һичшиксез, уңышларга ирешербез”, – диде.

“Чыршы-чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матуррак,
Бизәлгәнсең бу юлы, – дип башлады сүзен “Дуслык” оешмасы вице-президенты Минәхмәт Хәлиуллов. – Кадерле дуслар, ата-аналар, без инде өченче ел бу мәктәптә Яңа ел бәйрәмен каршы алабыз. Сезнең дә, безнең дә тырышлыгыбыз юкка түгелдер, чөнки без туган телебезне саклап калу юлында. Бу өлкәбезнең татар иҗтимагый оешмалары алдында торган иң мөһим мәсьәлә. Балаларыгызны бирегә китергән өчен ихлас күңелемнән рәхмәтләремне белдерәм. Чөнки ана телен, тарихын, ата-бабаларын белү һәр кеше өчен дә мөһим”, – дип сөйләде.

“Бердәмлек” газетасының әдәби мөхәррире дә, балаларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлап, Крутые Ключи татарларының бердәмлегенә соклану белдерде һәм киләсе елга газетага язылырга өндәде. Чөнки “Бердәмлек” – ул татарларны берләштерүче, аларның эшләрен, уңышларын күрсәтеп торучы басма, дип белдерде.

Котлауларның тәмамланганын гына көтеп торганмы ни, Кар кызы (Фәрзанә Мәхмүтова) пәйда булгач та, зал җанланып китте – хәрәкәтле уеннар, җырлар, музыка бер минутка да тынмады. Ата-аналар да сикерешеп тордылар, бертуктаусыз балаларны фотога төшерделәр. Гадәттәгечә, Кыш бабай (Альберт Минатдинов) соңга калды, Яңа ел алдыннан эше күп булган ахыры. Ул балаларны өченче тапкыр кычкыргач кына ишетте. Балалар аңа өйрәнеп килгән җыр һәм шигырьләрен сөйләделәр. Ә “Бердәмлек” хәбәрчесе, активрак балаларны һәм ата-аналарны тотып, сорау алып йөрде.

Яңа танышларым – пират костюмы кигән Дамир һәм әнисе Эльмина Деляевлар. Дамир зур гына аккордеон тотып килгән. Ул Крутые Ключи бистәсендәге музыка мәктәбендә дүртенче ел укый һәм аккордеонда шактый моңлы көйләр чыгара башлаган:

– Без Оренбург өлкәсенең Карамал авылыннан, – дип таныштырды ана үзе белән. – Самарага күчеп килгәч, Крутые Ключида фатир сатып алдык. Улым татар төркеменә үз теләге белән йөри башлады. Мин аңа хәзерге дөньяда инглиз теле кирәгрәк, дип әйтеп караган идем, ә ул: “Нәрсәгә кирәк ул миңа, минем татар буласым килә, мин бит татар!” – дип кырт кисте. Шулай ук музыка мәктәбенә дә үз теләге белән барып язылды.

– Нигә аккордеон дисезме? Гитара классы юк бит безнең музыка мәктәбендә, – дип җавап бирде малай. Ләкин аккордеончы тальян гармунда уйнарга өйрәнергә дә вәгъдә итте.

Баянчы Георгий Никифоров та, оста иттереп татарча шигырь сөйләгән Ярослав Пурис та, тагын күп кенә рус балалары да бар иде бу бәйрәмдә. Алар да бик теләп татар телен өйрәнәләр икән. Бигрәк тә Ярослав Пурисның шартлатып татарча шигырь сөйләве сокландырды.

Гөлназ Хәсәншина – ата-аналар комитеты җитәкчесе, шушы бәйрәмнең төп оештыручысы гына түгел, ул шушы төркемнең башлап йөрүчесе дә. Ничек ата-аналарны туплап, татар төркеме ача алдыгыз, дигән сорауга ул болай җавап бирде:

– Без бит бер тирәдә яшибез, бер балалар мәйданчыгында җыелабыз. Татарлар үзара тиз дуслашып киттеләр. Һәм шунда ук, балалар уйнаган арада, татар классы булдыру турында сөйләштек.

Өч ел элек мин бу мәсьәлә буенча Халыклар дуслыгы йортына мөрәҗәгать иттем. “Туган тел” җәмгыяте бүлмәсендә утыручы Шамил абый Галимов идеябезне хуплады һәм “Туган тел” җыелышына чакырды. Аннары “Дуслык” җәмгыяте дә безнең мәсьәләне хәл итүгә килеп кушылды. Фәхретдин Канюкаев, Искәндәр Сәетов, мәктәп директоры белән очрашып, шәһәр мәгариф бүлегенә чыктылар. Шулай йөри торгач, өч ел элек, ноябрь ахырында дәресләр башланды. Ул вакытта татар телен укытырга шушы мәктәптә эшләүче Миләүшә Нурислам кызы Рәхмәтуллина алынган иде. Быел “Яктылык” мәктәбенең тәҗрибәле укытучысы Гөлфия Рәшитовна Глушкова укыта.

Элек атнасына кырык минутлык бер дәрес кенә булса, быел күбрәк вакыт сорадык. Шулай итеп, хәзер ике дәрес укытыла башлады. Балалар бик теләп, яратып йөриләр.Ләкин өйдә дә татар телендә сөйләшү, балаларга китаплар уку кирәк. Бер атна эчендә дәрестә өйрәнелгән темалар онытыла бит ул.

…Ә залда бу вакытта бәйрәм тәмамланып килә иде инде. Балаларга Кыш бабай “Дуслык” оешмасы җибәргән күчтәнәчләрне таратты, ата-аналарга “Самара татарлары” журналлары, календарьлар тапшырылды. Ахырда, татар гореф-гадәте буенча, балалар өчен чәй өстәле әзерләнгән иде.

Шулай, яңа елда да татар төркеменә уңышлар теләп, киләсе елга кадәр хушлаштык.

Эльмира Шәвәлиева