Быелгы Сабантуй алдыннан Тупли авылының дүрт мәчете биналарына да истәлекле такталар урнаштырылды.
Бу идея белән әле кыш көне быелгы Сабантуйның төп оештыручысы һәм иганәчесе Минәхмәт Хәлиуллов чыккан иде. Шуннан соң, Петербург, Уфа, Самара архивларында иң борынгы авылларыбыздан саналган Тупли тарихына кагылган документларны яңадан күтәреп, кайсы мәчетнең ничәнче елда төзелүе, мулла вазифасына кайчан кемнең билгеләнүе кебек мәгълүматларны тагын бер кат барларга туры килде.
Шулай ук җирле тарихчылар Габдулла ага Насыйров һәм Мурат ага Сафинның язып калдырган хезмәтләрен дә кабат тикшереп чыктык.
Шулай итеп, истәлекле такталарга бик кыска тарихи белешмә һәм дүрт мәчеттә дә төрле елларда имам, мөәзин булып эшләгән кешеләрнең исемнәре кертелде. Шунысы игътибарга лаек: XIX – XX гасырларда Тупли мәчетләрендә хезмәт иткән дин әһелләре исемнәреннән бүгенге көндә авыл халкының күп фамилияләре барлыкка килгән.
Билгеле булганча, шул дүрт мәчетнең берсе (халык телендә ул Мача мәчете дип йөртелә) 1929 елдан бирле үз вазифасын үтәми, биредә заманында мәктәп, почта кебек оешмалар урнашкан булган. Аның тарихы бик гыйбрәтле: ул әле XVIII гасыр азагында беренче урынында – Самара елгасы буенда урнашкан татар казаклары бистәсендә (хәзер бу урында Красносамарское авылы тора) төзелеп, 1840 елларда Туплига күчерелә. Моның турында без, Самара татар тарихчылары, китапларда һәм газеталарда чыккан мәкаләләрдә күп яздык. Шуңа күрә, һичшиксез, Мача мәчете бинасын Самара якларында иң иске дип атый алабыз. Димәк, туплилылар Самара татарлары тарихында бик кыйммәтле хәзинә булган борынгы мәчетне әлегә кадәр саклый алганнар.
Истәлекле такталар барсы да бер төрле – ай белән түгәрәкләнгән мәчет гөмбәзе формасында ясалды. Бу югары зәвыклы эшне дизайнер Гөлнара Гәрәева башкарды. Тарихи белешмә-рәсемне тутыкмас тимергә безнең күптәнге партнер – “Диамант” фирмасында төшерделәр.
Автор: Шамил Галимов, тарихчы һәм проект кураторы
Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”