Ләйлә Дәүләтова: «Заказга да әйбәт язам»

0
172

Татар эстрадасында көн саен диярлек яңа җыр чыга. Кайсы көе белән истә кала, кайсы сүзләре белән, ләкин бар җыр да хит була алмый. Җырны тыңлаганда кайвакыт кем башкарганын да белмичә каласың. Көннән-көн күбәеп торган ул җырларга сүзләрне кемнәр яза соң?

Ләйлә, җырга сүзләрне күбрәк мөрәҗәгать итү буенча язасызмы, әллә үзегез шушы җырчыга бирер идем дипме?

Төрлечә була. Мәсәлән, Салаватның «Юк, юк» җыры шушылай язылган иде. Миңа Альфред Якшимбетов әзер биш көй бирде. Аларны ошатып, сүзләр яздым. Биш көйнең берсен аеруча ошатканымны әйткән идем, Альфред Якшимбетов башта «Әй, Ләйлә, бу бик гади генә көй бит», — дигән иде, аннары шалтыратып: «Карале, Салаватка да шул җыр ошады», — дип әйтте. Менә, «Юк, юк» җыры шулай туды.

Икенче мисал — Ранил Нуриевның «Син минем янымда» җыры. Ул үзенә туры китереп — көй, ә мин аның көенә сүзләр яздым. Менә нәкъ Ранилгә туры килә торган итеп: җиңел, җайлы, яшьләрчә.

Җырны махсус җырчыга язарга кирәк, ул булып карап. Әйтик, Салават белән Ранил — алар шулкадәр төрле. Салаватка төпле, көчле текст, ныклы фикер кирәк, ул шул фикерне җиткерә торган кеше. Ранил — яшь кеше, аңа заманча, яшьләрчә кирәк. Һәрбер җырчыга үзенә туры килгәнне язып бирергә кирәк, миңа калса. Әлбәттә, хәзер ике сүзне бертуктаусыз кабатлап торган текстлар да бар. Аңламыйм, ничек җырчы оялмыйча андый җырларны башкара ала? Үз-үзен хөрмәт иткән җырчы яхшы җыр җырларга тиеш. Аның яхшымы, юкмы икәнен белер өчен текстны аранжировкасыз, көйсез карарга, укыгач, «Аның мәгънәсе бармы?» — дигән сорау бирергә һәм көйне аранжировкасыз җырлап буламы икәнен ачыкларга кирәк. Шулай ук, җыр истә каламы — шуңа карарга киңәш итәм. Элекке җырлар истә кала бит, менә шулай булырга тиеш.

Күбрәк илһам килгәндә генә язасызмы, әллә сатып алырга мөрәҗәгать итүчеләр булганда, язарга кирәк дипме?

Миңа заказ буенча да күп мөрәҗәгать итәләр. Кыйбатка язам. Мин инде шундый яшьтәдер, заказга язган очракта да, илһам килгән кебек итеп, чып-чын итеп, яхшы яза алам.

Димәк, бу тәҗрибә эше?

Эчке дөньяңның бай булуы кирәк. Көй язар өчен талант җитә, ә яхшы шигырь язар өчен башыңда акылың һәм кешегә әйтерлек фикерең булырга тиеш. Буш матур сүзләр, «Әй, яратам, сагындым» кебек әйберләр язарга яратмыйм. Хәтта шул ук мин әйткән «Юк, юк» яки «Син минем янымда» җырларында да «Мин сине яратам» дигән сүзләр юк. Икесе дә мәхәббәт турында: берсе бик бәхетсез, икенчесе бик бәхетле, ләкин аны аңлар өчен текстын укып карарга кирәк.

Ранил Нуриевка язылган җыр сүзләре турында искә алдыгыз. Сез аның белән хәзер дә элемтәдәме? Ул соңгы арада татар эстрадасыннан югалып торды кебек.

Ранил башта ук: «Мин бары тик синең сүзләреңә җырлаячакмын», — диде. Ул сүзендә торды. Ранил хәзер бик текә проект булдырыр өчен эшли, без аның белән тагын да күбрәк аралашабыз, ләкин аның проекты турында сөйләргә хакым юк. Тиздән сез аны ишетәчәксез һәм шаккатачаксыз. Ул бик тырыш, талантлы кеше.

Сер булмаса, заказга язган очракта, иң кыйммәткә һәм иң арзан бәягә саткан җырларыгыз ничә сум иде?

Иң кыйбатлысын әйтә алмыйм, ул бик кыйммәт, үз бәясеннән ун тапкырга кыйммәтрәк, ә минималь бәя — ун мең.

Бәясе җырга карап билгеләнә. Һәрвакыт бартерга эшлибез, без бит иҗат концертлары да үткәрәбез. Без, авторлар, аларга җыр язып бирәбез, алар безнең концертка килеп җырлый. Бу — иҗади дуслык. Бу җырчылар арасында да бар, алар да бер-берсенең концертына килеп җырлый. Мин һәрвакытта да үземә ошаган җырчылар белән эшләргә тырышам һәм үземнең концертыма да ошаган җырчыларны гына чакырам. Үзеңә ошаган артист сиңа бушка килеп җырлаганда, нәрсәгә аңа җырны сатып торырга?

Композиторлар белән ничек эшлисез? Гел элемтәдә торып, бергә эшли торганнары бармы?

Беренче көйләрне миңа Фирзәр Мортазин язды. Мин аның аркасында гына эстрадага кереп киттем. Аның җырларын тыңлап, блокнотка язып, җырларын кассетада әйләндереп, татар эстрадасына гашыйк булдым. «Бәрәңге чәчәге», «Бер генә минутка» җырлары заманы иде ул. 

Ул минем сүзләргә көйләр яза башлагач, мин шаккаткан һәм нык шатланган идем, чөнки ул тиз яза. «Мин синең шигырьләреңә бер минутта язам», — ди ул. Башта аның белән эшләдек, ул вакытта Салаватның да иң популяр җырлары язылды. Фирзәр абый һәм Альфред Якшимбетов язалар, Салават җырлый иде. Салаватта гына 30 җырым бар. Утыз җыр — ул нәрсә дигән сүз? Салават бертуктаусыз минем җырны җырлап, ике концерт куя ала дигән сүз. Шулай ук Айдар Галимовта ун җыр бар, Хәния Фәрхидә ун җыр иде, Гүзәл Уразова белән Дилә Нигъмәтуллинада 6-7 җыр.

Хәзер Айдар Тимербаев белән эшләргә җыенабыз. Марат Мухин белән күп яздык. Дилә Нигъмәтуллинага «Хатын-кыз бәхете» җырын Оскар Усманов белән яздык. Ул, гомумән, заказга язылган җыр иде. Миңа Сәнифә Рангулова, эчтәлеген әйтеп, заказ бирде. Аның заказы белән мин «Хатын-кыз бәхетен» яздым, ләкин ул аны ошатмады. Шул ук көнне Дилә шалтырата, «Ләйлә, миңа тиз генә „Татар җыры“ на чыгарга җыр кирәк, Оскар Усманов белән яздырасы», — ди. Мин аңа «Хатын-кыз бәхете»н телефоннан гына сөйләдем.

«Кирәк түгел алтын-көмеш,

Кирәкми тәхете дә.

Насыйп ит мине, Ходаем,

Хатын-кыз бәхетенә».

Заказга язылса да, начар түгел бит. Эчемдә әйбер күп, нәрсәдер кирәк икән, аннан теләсә нинди үсенте чыга ала. Фикерләрем күп, шуңа күрә «Ай, ничек языйм икән?» дигән проблема юк. Мине берәр сәгатькә үземне генә калдырсалар, шул җитә.

Соңгы арада язылган җырларыгызның кайсын хит дияр идегез?

Гомерлеккә кала торган, көе дә, сүзе дә, аранжировкасы да, җырчысы да туры килгән җырлар була. Мәсәлән, мин башта ук ике җырны әйттем, димәк, болар чыннан да «Менә, ичмаса, җыр бу!» Мәсәлән, «Юк, юк»ны соңгы егерме елның хиты дип әйтергә кирәктер, аны белмәгән кеше юк. Мин шулай дип уйлыйм.

Ә соңыннан язган җырлар күп, мин әйтә алмыйча, аптырап утырам икән, димәк, алар хит түгел. Алай ук та түгел, минем, гомумән, соңгы елларда язганым юк. Мин хәзер үземә яза башладым. Ничек ул үземә? Менә «Кеше булып кал» бөтен интернетта чыкты. Ул илле куплетлы шигырь, аннан егерме җыр ясап булыр иде. Мин аны үзем укыр өчен яздым. Хәзер менә шуның яңасын яздым, анысы инде үлем турында, әле тагын язам — темаларын әлегә әйтмим. Хәзер фәлсәфи, үзем сәхнәдән укый ала торган шигырьләр яза башладым.

Шуңа күрә үземнең хитым дип шушы «Кеше булып кал»ны әйтә алам. Мин аны юбилейларда яттан сөйлим, мин туктаган җирдә әйтеп җибәрәләр, кешеләр яттан белә һәм миңа әйтеп торалар. Димәк, ул популяр. Әле шундый шатландым, районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов та ул шигырьне яттан сөйли икән.

Башта сүзләр языламы яки көйме?

Әзер көйгә язарга яратам, ләкин мин аны сайлап кына язам. Мәсәлән, Альбина Апанаева җырлый торган «Син минем матур кызым» җырын алыйк. Ул миңа унлап көй җибәргәндер, мин аларны ошатмадым. Ошаганын җибәргәч, «Менә монысы шәп, мин моңа язам», — дидем.

Башка җыр авторлары белән элемтәдә торасызмы?

Гөлүсә Шаһбан беренче тапкыр иҗат кичәсен үткәрде, аңа таяныч булдым, чөнки минем тәҗрибәм бар, андый кичәләрне еш ясыйм. Дөнья шул хәтле киң, без Гөлүсә белән бер-беребезне кабатламыйбыз һәм бер-беребезгә комачауламыйбыз. Ул яза торган мәхәббәт темасына мин инде күптән язмыйм. Кешеләр дустанә мөнәсәбәттә булырга тиеш. Минем концертыма Закир белән Гөлүсә Шаһбан берсүзсез килеп җырладылар. Бер-береңә ярдәм итеп яшәргә кирәк.

Без матурлык, яхшылык таратырга тиеш. Җыр да нәкъ шулай, аны тыңлагач, кешенең яхшы булырга теләге уянырга, яшәү көче артсын иде.

Гөлия Хәсбиуллина

Фото Салават Камалетдинов

intertat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here